Отдых на живописном озере
Наступили долгожданные летние каникулы.
После праздника, мы с учениками пятого, шестого и седьмого классов школы и классными руководителями отправились на пикник на природу.
Для отдыха мы выбрали красивое живописное озеро.Тут было все вкусный шашлык,настоящий самовар с горячим чаем.
Немного поужинав, мы вместе ловили рыбу, играли в подвижные игры, пели красивые песни, танцевали, словом, веселились.
Это был незабываемый веселый «пикник»
Тагын бер уку елы артта калды. Һәр бала сагынып көткән өч айлык җәйге каникуллар җитте.
Соңгы кыңгырау бәйрәмен-нән соң без, мәктәпнең бишенче, алтынчы һәм җиденче класс укучылары, класс җитәкчеләребез белән табигать кочагына пикникка бардык.
Ял итү өчен туган ягыбызның киң урманы янындагы матур күлебез буен сайладык.
Автобус белән бирегә килеп төшүебез генә булды, борыннарга кызган шашлык исе килеп бәрелде,
яктарак самавыр җырлап утыра иде.
Табын корып, безне әтием белән әнием каршы алдылар. Тәмле кызган ит ашап, кайнар чәй эчеп, мәктәп тормышыннан булган кызык-мызыкларны искә төшердек.
Бераз тамакны туйдырганнан соң, бергәләшеп балык тоттык, төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык, матур җырлар җырладык, биедек, кыскача әйткәндә, рәхәтләнеп күңел ачтык.
Ә инде бүгенгесе көн хәтеребездә озаграк саклансын дип, истәлеккә фотога да төштек.
Уку елы тәмамлану тарафыннан безгә шушындый бүләкләре өчен өч класс укучылары исеменнән барча әти-әниләребезгә олы рәхмәтләребезне белдерә-себез килә.
Аеруча әтием Наилгә тәмле шашлык әзерләгәне һәм әнием Рәйсәгә безнең белән булганы өчен аерым рәхмәт.
Бу һәркайсыбыз өчен дә онытылмаслык күңелле “пикник” иде. Әйтерсең лә сайлап алынгандай, көне дә кояшлы, җылы булды.
Село Татарское Маклаково фото и видео
09.06.2017
Марат ХАБИБУЛЛИН,
6 класс.
Татар Моклокасы.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия