Минимальный размер пенсии в Нижегородской области будет увеличен,при индексации подрастет средний уровень пенсионных выплат.
Пожилые люди в регионе могут получать дополнительные компенсации и доплаты.
Размер страховой пенсии зависит от рабочего стажа, а также возраста и наличия иждивенцев.
Агымдагы атнада редакциябез хезмәткәрләре Ыргуга барып, халык белән аралашты, теләүчеләр-не “Туган як”ка яздырып кайтты.
Изге Рамазан аенда бу сәфәребез файдалы һәм уңышлы булды – 30 ыргулы агымдагы елның II яртысына газетабызга язылды һәм шуның өчен без аларга чиксез рәхмәтле.
Ә без, үз чиратыбызда, олы юл өстендә ыргулылар өчен түбәле һәм эскәмияле автобус тукталышы булдыруда ярдәм итүебезне ышандырдык һәм шул максат белән Белка авыл администрациясе башлыгы исеменә рәсми хат юлладык.
Юл уңаеннан, Ыргуда 10 июньдә 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче гомерлек механизатор, хәзер үзалдына эшләүче Хайдәр Нивмәтуллин белән дә очрашып кайттык.
Аның турында материалны киләсе саныбызда укырсыз, ә без юбилярны гомер бәйрәме белән котлыйбыз һәм аңа исәнлек һәм гаилә иминлеге телибез.
Һәр көн саен без үзебезнең официаль сайтыбызга һәм безнең дусларыбыз сайтында Шубино-Видео.ру,
“Одноклассники” сәхифәбез белән “В Контакте” төркемебезгә фотолар белән яңалыклар элеп барабыз.
Социаль челтәрләрдә алар аеруча кызыксыну тудыра икән.
Мәсәлән, “В Контакте” төркемендәге Ыргу егете, тай боксы буенча дөнья чемпионы Надир Исхаков турындагы хәбәрне бер атна эчендә 825 кеше кереп укыган, икенче урында 685 күзәтү белән яшьләр бүлеге редакторының Уфага барган язмасы тора, ә өченче баскычны велопробег турындагы игълан белән Сергачтагы аю баласы хакындагы хәбәр били – 457 һәм 456 күзәтү.
Әйтергә кирәк, аю баласы турындагы яңалыгыбыз “Одноклассники” сәхифәсендә дә лидерлар арасында. Шулай ук биредә Кече Рбишчадагы “Рамазан чатыры” хәбәре дә зур кызыксыну тудырган.
Безнең яңалыкларны якташ-милләттәшләребез бик теләп Сергачтагы “Татар радиосы” аша да тыңлый.
Димәк, безнең яңалыклар һәр җирдә дә актуаль һәм таләп ителә. Әмма иң отышлы ысул – “Туган як”ны яздырып алу.
Агымдагы елның II яртысына “Туган як”сыз калмасагыз, без барчагызга бик рәхмәтле булып, сезне махсус әдәби кушымта белән сөендерергә планлаштырабыз.Һәм соңгысы.
Пенсия яшен-дәге бер әби ялгызлыкта интегеп тормас өчен үзе кебек ялгызак картны эзли. Аңа ир кеше дә, хатын-кыз булса да ярый, хәтта ул үзе дә күченеп китәргә риза.
Бу хәбәр белән кызыксынучы картлар булса, 8 (987) 753-88-86 телефон номерына шалтыратыгыз.
09.06.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия