Халкыбызның бөек улы ул



Рашид Вагапов
7 майда Нижгар татарларының асыл ташы, татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел. Ул Кызыл Октябрь районы Актук (элекке сөйләмдә Яңапар) авылында өченче мәчет имамы Ваһап мулла Хәйретдинов (1870–1937) гаиләсендә туган.

Сталин репрессияләре барышында аның әтисе кулга алына һәм «халык дошманы» буларак, 1937 елның июлендә атып үтерелә. Рәшит Ваһапов башлангыч белемне әтисе мәктәбендә ала, аннары 1920-1926 елларда Нижгар татар педагогика техникумында читтән торып укый.

Шул чордан алып 1928 елга кадәр Петрякс, Печә, Рбишча, Актук, Кызыл Яр авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшли, соңгысында мөдир дә була.
1936-1939 елларда Мәскәүдә татар опера студиясендә укый. Шуннан соң берничә ел башкаланың Татар мәдәнияте йортында (Асадуллаев йорты) актер булып эшли. Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегенә әзерләнү максатыннан аны казанга чакырталар.
1941 елның 27 маеннан Рәшит Ваһапов Татар дәүләт филармониясе солисты. Сугыш башланган көннәрдә музыкант Г.Вәлиев, җырчы Җ.Сәлахова һәм биюче Х.Муллахмәтовадан торган төркем белән Татарстан буйлап гастрольләргә чыга.
Якташ артистыбыз 1944 елның декабренә кадәр авылдан авылга арбалы һәм чаналы атларда йөреп, көненә икешәр концерт биргән. Бөтен дөньяны коточкыч куркуга салган сугышта Бөек Җиңүгә халыкның ышанычын үз җырлары белән ныгыткан һәм арттырган.
Гомумән, 20 ел дәвамында ул татар халкының иң яраткан җырчысы булган. Рәшит Ваһапов 1962 елның 14 декабрендә уңышсыз операция вакытында вафат була, казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән.
Рәшит Ваһапов — татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе.
Матур тембрлы тавышка ия буларак, милли музыка мирасының алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен тирәнлеге белән җиткерә белә. Татар халык җырлары «Уел», «кара урман», «Галиябану», «Зөләйха», «Нурия, «Рәйхан», «Эскадрон», «Гөлҗамал», татар композиторлары Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзинең җырлары нәкъ аның башкаруында популярлык казана.
Милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучыларның берсе буларак, ул татар музыка культурасын үстерүгә зур өлеш кертә, актив концерт эшчәнлеге алып бара, СССРның барлык республикаларында диярлек була. Хезмәт казанышлары өчен 1950 елда аңа «Татарстанның атказанган артисты», ә 1957 елда «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелә. Беренче хатыны Хәлифә Рәхимова, аның белән 1927 елда өйләнешкәннәр. Балалары: Шамил, Венера, Равил, Мәксүт. Икенче хатыны — Зәйтүнә Феткуллова.

Бүген Рәшит Ваһапов турында горурланып сөйләгәндә, аның онытылып барган исемен бөтен татар дөньясына таныткан авылдашы Рифат Фаттаховны да, һичшиксез, телгә алырга тиешбез. Бары тик аның эзлекле хезмәте һәм эшлекле булдыклылыгы нәтиҗәсендә генә күренекле якташыбызның исеме башлангыч җырчыларга маяк булып кабынды.

1998 елда Актукта Рәшит Ваһапов музее ачылды. 2000 елда “Рәшит Ваһапов” дигән китап дөнья күрде,ә инде 2003 елда Рифат Әхмәтович энциклопедик форматта Рәшит абый һәм аның иҗаты турында 300 битлек зиннәтле китап басты-рып чыгарды. 2004 елдан башлап Рәшит Ваһапов истәлегенә «Татар җыры» халыкара фестивален оештырып җибәрде.

Ул ук 2007 елның маенда Рәшит Ваһапов исемендәге фонд булдырды һәм бүгенгәчә аның белән уңышлы гына җитәкчелек итә. Нәкъ шул фонд инициативасы белән 2008 елның 28 июнендә җырчының туган авылында һәйкәл, ә 2016 елның 16 июлендә милли район үзәге Уразавылда бөек якташ-җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевка тантаналы рәвештә күркәм мемориал комплекс ачылды.

Бу проектка шактый ярдәм күрсәткән Татарстан Президенты һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы үзләре дә әлеге чарада катнаштылар. Шул тарихи вакыйга аркасында милли район үзәге дә, мәдәният йорты да бераз төзекләндерелде.Рәшит Ваһапов фонды инициативасы һәм ярдәме белән оештырылган «Дуслык күпере» татар җыры фестивале күптән түгел триумфаль рәвештә Россия буйлап атлады.

Ул Мәскәүнең кремль Сараенда старт алып, Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе шәһәрләре буйлап үтте һәм зур гала-концерт белән казанның «Пирамида» концерт залында тәмамланды.
Шуны да әйтеп узарга кирәк, татар җыр сәнгатендә үз тамашачысын тапкан һәм халкыбыз арасында популярлык яулаган Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айгөл Сагынбаева, Марсель Вагыйзов, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Төхвәтуллин кебек яшь талантлар шушы фестиваль лауреатлары.

Алар, Рәшит Ваһапов варислары буларак, олы сәхнәгә юлны безнең Рифат Әхмәт улы булышлыгында таптылар.Рәшит Ваһапов исемен бүген казан һәм Уразавыл урамнары йөртә.

Ә Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Россия чикләреннән чыгып, әлегәчә дөнья буйлап сәяхәт кыла, чит җирләрдә, чит илләрдә яшәүче ерактагы якын милләттәшләребезне сөендерә һәм берләштерә.
Рашид Вагапов фестиваль татарской песни
Димәк, Рәшит Ваһапов үзе күптән булмаса да, аның исеме бүген дә та-тар җыр сәнгатен үстерүдә һәм камилләштерүдә, җәелдерүдә һәм популярлаштыруда үз миссиясен дәвам иттерә.


Иң мөһиме – бу фестиваль бөек җырчыбызның туган якларын бер дә читләтеп үтми — уңае чыккан саен Рифат Әхмәтович якташларын саллы концертлар белән гел куандырып тора. Әлбәттә, бу юбилейлы елда да Рәшит Ваһапов фестивале туган якларын бер урап узар дигән ышанычта торабыз.

04.05.2018
Олег ХөСәИНОВ.

Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (14 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...
Просмотры,караулар 743 просмотров