РНКАТНО-РЕГИОНАЛЬНАЯ НАЦИОНАЛЬНО-КУЛЬТУРНАЯ АВТОНОМИЯ ТАТАР НИЖЕГОРОДСКОЙ ОБЛАСТИ.
Некоммерческая организация РНКАТНО была официально зарегистрирована Управлением Федеральной налоговой службы по Нижегородской области в 2004 года.
Региональная национально-культурная автономия татар Нижегородской области (РНКАТНО) является формой национально-культурного самоопределения и добровольной самоорганизации татар — граждан Российской Федерации, относящих себя к определенной этнической общности татар, для решения вопросов сохранения самобытности, родного языка и национальной культуры.
Председатель Совета РНКАТНО — Салихжанов Рамиль Ахметович
Нижгар татарларының Региональ милли- мәдәни автономиясе (РНКАТНО) советы агымдагы елның март башларында Пильна районында өлкә дәрәҗәсендәге ике чара оештыруны күздә тота.
Шуларның беренчесе – Петрякста татар авыл администрацияләре башлыкларының беренче өлкә җыены. Аның төп максаты – авыл советлары арасындагы дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру, җирле эшмәкәрләрне авыл файдасына хәйрия гамәлләре кылуга җәлеп итү, үзара тәҗрибә уртаклашу һәм милли-мәдәни традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү.
Ә икенчесе, Сафаҗайда үтәчәге, түбәндәгедән гыйбарәт. Ул күбрәк туган як тарихы белән кызыксынучыларга кагыла. РНКАТНО каршында оешкан һәм эшли башлаган крайны өйрәнүчеләр клубының өченче җыелышын җыеп, бу чара чал тарихыбызны барлауга багышланачак.
Шулай ук РНКАТНО советы “Туган як” һәм “Сельские вести” газеталары редакцияләре белән берлектә, мәдәни-агарту чаралары кысаларында, “Минем шәҗәрәм” һәм “Минем авылым” дигән иҗади өлкә конкурслары игълан итә.
Үзеңнең гаиләң, авылың тарихы турында язмаларны ике телдә — татарча да, русча да әзерләргә мөмкин, тик ана телендә язылганнарына бераз өстенлек биреләчәк. Язма эшләрегезне 20 апрельгә кадәр югарыда телгә алынган газета редакцияләренә, К.Октябрь мәдәният йортына һәм РНКАТНО адресына юлларга мөмкин. Җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү чарасы 19 майда Уразавылда үтәр. Ә иң яхшы язмалар “Нижгар татарлары” журналында һәм өлкә “Туган як” газетасы битләрендә дөнья күрер.
03.02.2017
Илдус АБДУЛЛИН,
автономиянең башкарма директор урынбасары.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)
[info name=»Внимание»]
Жители и выходцы из села Шубино могут заказать родословные у нашего односельчанина Мухамметшина Максута,
как для творческого конкурса Минем шәҗәрәм (Моя родословная),так и для себя сохранения истории и памяти[/info]