Новости в татарских сёлах Нижегородской области (12.01.2018)

Новости в татарских сёлах Нижегородской области

Новогоднее праздничное представление в Доме культуры с.Петряксы подготовили сотрудники администрации, школы, клуба, детского сада, больницы, аграрного хозяйства.

Гостей и зрителей ждет незабываемый концерт с татарскими песнями,конкурсами,в конце программы дискотека.

Авылларда яңалыклар.

Петрякс мәдәният йортында Яңа ел тамашасын администрация, мәктәп, клуб, балалар бакчасы, хастаханә, аграр хуҗалык хезмәткәрләре бергәләшеп әзерләгән, ә 2 январьдә сафаҗайлы мәскәүлеләр Марат Эксанов белән Эмиль Сулиманов дискотека оештырганнар.

Шөбиле мәдәният йорты директоры Булат Алиякбәров җитәкчелегендә “Оргкомитет” төркеме әгъзалары һәм җирле үзешчәннәр Яңа ел кичәсенә сәнгать номерлары әзерләгәннәр, гармун көе астына авылдашларын җырлатканнар һәм биеткәннәр, зур салют та ясаганнар.



Булат Алиякбяров с.Шубино

Сафаҗайда Яңа ел чаралары “Сафаҗай-Багдад” мюзиклының дәвамы белән башланган, аннары авыл халкы хоккей корды янында шашлык, пылау белән сыйланган, самавырдан чәй эчкән.

Уразавыл мәктәбенең 10 укучысы апалары Зифа Абдурахманова җитәкчелегендә Дәүләт Думасы депутаты Владимир Панов ярдәме белән Түбән Новгородның Курчак театрында булып кайтканнар.

Бозлау администрациясе авылларында җиде чыршы урнаштырылган иде, ә күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне яңа ел бүләкләре белән җирле мәчетләр һәм РНКАТНО сөендерде.

Кочко-Пожар яшьләре һәм мәскәүлеләр Равил Бәдретдинов җитәкчелегендә ял көннәрендә “Лидер” ФСКсында мини-футбол буенча берничә иптәшләрчә уен үткәргәннәр.

Кече Рбишча егете, авыл советы депутаты Ансар Насибуллин ике авылга биш зур чыршы бүләк иткән.

Грибан малае Айдар Секамов, Кочко-Пожаркызлары Карина Климентьева, Диляра Гаязетдинова һәм Диляра Әхмәтбаева 14 январьдә “Йолдызлы яңгыр” район конкурсының гала-концертында чыгыш ясар.

Кызыл Ярда кибет алдында урнаштырылган чыршы янында район мәдәният йорты артистлары балаларга бәйрәм оештырган, татлы бүләкләр белән сөендергән.

Яндавишча администрациясе мәгълүматы буенча, 2017 елда Янда-вишчада сигез, Каргада бер, Өчкүлдә бер бала туган.

Мәдәнәдә янгын чыгу сәбәпле йортсыз калган Феизухановлар гаиләсе өчен Кызыл Октябрь районы хакимияте яңа торак кайгырткан.

Пашат аша узган елга үзәнен чистарту эшләрен Илдус Сабитов биргән “JVS” тракторы ярдәмендә башкарганнар.

Камка мәктәбе укытучысы Рафаил Әбүбәкиров көрәш секциясенә келәм бүләк иткән Шөбиле “ОРТ” хуҗалыгы җитәкчесе Фаил Арифуллинга рәхмәт белдерә.

Красный Остров администрациясенә су кертелгән һәм канализация булдырылган.

Ишавылның бер төркем үзешчән ханымнары Спаста район халык кул эше үсеше үзәгендә кунак булганнар.

Ыргу мәхәлләсе авыл нужасы өчен чылбырлы трактор сатып алырга җыена.

12.01.2018
Илнар САДЕКОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия газеты



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.