Поздравили юбиляра с.Татарское Маклаково

Татары Нижегородской области новости района

Хасян Закеров с.Татарское Маклаково

Свой 95 летний юбилей отметил житель села Татарское Маклаково Хасян Закеров-участник Великой Отечественной войны 1941-1945 годов,
принимавший участие в Сталинградской битвы.Юбиляра поздравили глава администрации района Спасского района Татьяна Бирюкова и глава местного самоуправления Маклаковского сельсовета Салех Щегалёв.

Ветеран юбиляр

Спас районы Татар Моклокасының иң өлкән кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Закировны 95 яшьлек юби​лее уңаеннан район һәм авыл администрацияләре башлыклары Татьяна Бирюкова белән Салех Щегалев котлаганнар, бүләкләр һәм Президентның тәбрик хатын тапшырганнар.

Районнарда

Мәктәп язмышы

Кызыл Октябрь районы ад​министрациясе башлыгы Ха​лит Сөләйманов Кече Рбишча мәктәбендә авыл башлыгы Наил Хөсәинов катнашуында укытучы​лар коллективы белән очрашып, уку йортының киләчәге турында сөйләшкән. Халит Мөхәммәт улы ышандырганча, мәктәпне киләсе елларда ябу планлаштырылмый. Бүген анда 65 укучы белем ала һәм киләчәккә перспектива да бар икән. Хәзерге вакытта ул Зур Рбишча мәктәбенең филиалы статусында эшчәнлек алып бара.

Дини тормыш

Пильна районы Сафаҗайның бишенче мәчетендә икенче ай инде дини мәктәбә эшләп килә. 70кә якын балага һәм дүрт дистә хатын-кызга дини сабакларны Шамил хәзрәт Са​битов белән Гүзәл ханым Бе​ляева бирәләр. Соңгы атнада белемне төптәнрәк үзләштерү ниятеннән шәкертләр өчен уен​нар, конкурслар, викториналар оештырганнар.

Кызларыбыз уңышы

Сергачның “Лидер” ФСКсы тәрбияләнүчеләре Фаилә Ай​малетдинова (Карга), Диана Җамалетдинова (Атяравыл) һәм Самира Арифуллина (Шөбиле) шорт-трек буенча яшүсмерләр арасында Балахнада узган өлкә беренчелегендә уңышлы кат​нашканнар. Өлкә үзәге, дистәгә якын районнардан һәм Чуваш​станнан тимераякта шуучылар арасыннан Диана белән Фаилә үз дистанцияләрендә беренче, ә Самира дүртенче урынны ал​ганнар.



Авылларда

Мәдәнәдә үткән җыенда ха​лык “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” программа​сына керер өчен Ленин урамына 1 километр яңа юл салу проек​тын тәкъдим итәргә килешкән.

Семочкилылар да шундый ук урамны ремонтлатырга җыена.

Ә Пашат халкы Кооператив​ная урамын яңартырга тели.

Шөбиле администрациясе өлкә бюджетыннан ярдәмне клуб территориясендә балалар мәйданчыгы төзүгә һәм һәйкәл тирәсен төзекләндерүгә кулла​нырга җыена.

Кочко-Пожар администра​циясе шәһәр яшьләре һәм авылдашлар булышлыгы белән Октябрьская урамына асфальт салырга планлаштыра.

Сафаҗайда өлкә программа​сы булышлыгы белән берничә урамны вак таш белән сипләргә җыеналар.

Тукай егете Рушан Арифул​лин Ижевскида яшүсмерләр ара​сында бокс буенча Идел буе фе​дераль округы беренчелегендә үз авырлыгында өченче урын яулаган.

Уразавыл балалар бакчасы​на өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Вячеслав Аксиньин килеп, бинаның сыйфатын ка​раган һәм ремонт эшләрендә ярдәм итәргә ышандырган. Бозлау администрация​се башлыгы Али Аймасов белдерүенчә, Президент сай​лауларында Бозлаудан 86, Тукайдан 84, Ишавылдан 75 процент сайлаучы катнашкан.

Печә китапханәсендә бала​лар өчен Әдәби кичә оешты​рылган.

Кече Рбишча һәвәскәре Ил​дус Харрясовның Дамир Фейс​ханов көенә, Камил Арифуллин сүзләренә язылган “Ташлама туган йортыңны” җыры интер​нетта чыккан. Аны «ВКонтакте» челтәрендә тыңларга мөмкин.

Утсыз төтен чыкмый(беренче багана)

Җирле каберлекләр территорияләрен рәсмиләштерү һәм урыннарда ритуаль хезмәт күрсәтү оешмалары булдыру турында безнең авылларда зур бәхәсләр барлыкка килде, халык тирән борчуга бирелде.

Утсыз төтен чыкмый дигәндәй, моның төп сәбәбе – авыл башлыкларына прокуратурадан “Представление об устранении нарушений требо-ваний законодательства о погребении и похоронном деле” дигән рәсми кәгазь килә. 12.01.1996 елда дөнья күргән №8-ФЗ Федераль законның 17, 25 статьялары нигезендә һәм 08.08.2008 елда кабул ителгән №97-3 Түбән Новгород өлкәсе законының 4 ста-тьясы раславынча, бу эшләрне җирле үзидарә органнары, ягъни авыл администрацияләре оештырырга тиеш.

Гади халык арасында аңлашылмаучанлык уяткан бу мәсьәлә өстендә бүген авыл башлыклары гына түгел, район җитәкчелеге дә, өлкә Диния нәзарәте дә эшли. Һәрхәлдә, Сергач районы татарлары лидеры Рушан Идрисов, К.Октябрь районы мөхтәсибе Харис Исмаилов һәм өлкәбезнең рухи лидеры Гаяз хәзрәт Закиров бу проблеманы үз контрольләренә алдылар. Авыл кешеләренең үтенечен һәм фикерләрен истә тотып, алар бу мәсьәләне халык файдасына чишәрләр, дип ышанабыз.

Безгә калса, бу өлкәдә паровоздан алга чапмыйк, җаваплы кешеләр үз ва-зифаларын халык ихтыяҗыннан чыгып хәл итәргә бурычлы һәм алар бу проблема белән җитди шөгыльләнә. Мәсәлән, узган көннәрдә өлкәбезнең Алемнар шурасы Пашатта күчмә утырышын уздырды һәм кайбер авыл башлыклары шул форсаттан файдаланып, Гаяз хәзрәт белән очраштылар һәм нәкъ шул мәсьәлә буенча сөйләштеләр.

село Пошатово

Ә хәзер шәхсән үзебезнең “чирле” мәсьәләбезгә тукталып үтик. 1 апрельдән агымдагы елның II яртысына “Туган як”ка рәсми рәвештә язылу кампа-ниясе башлана. Тиражыбызны саклау максаты өстендә без хәлебездән килгән кадәр эш-либез, тырышабыз, яңадан-яңа мөмкинлекләр эзлибез һәм, Аллага шөкер, күп очракта морадыбызга ирешәбез. Мәсәлән, газетабызга язылу бәясен киметә алдык. Хәзер ярты елга “Туган як”ка 444,78 сумга язылырга мөмкин, ә I һәм II группа инва-лидлар һәм сугыш ветераннары безнең газетаны ярты ел буена 403,80 сумга алдыра ала.

Газетабызга кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер булган дуслары байтак, Аллага шөкер. Менә шушы көннәрдә генә Сергачтагы «Стройцентр» кибете хуҗасы Ринат Мангушев зур күләмле термопот, гади генә әйткәндә чәйнек алып бирде. Хәзер инде без чәй эчкән саен аңа рәхмәт укыйбыз.

Кичә Сергачта язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар булып үтте. Чарада район башлыклары, аграр тар-мак белгечләре һәм хуҗалык җитәкчеләре катнаштылар. Бу хакта тулы материалны киләсе санда укырсыз.

Һәм соңгысы. Семочкилы Равил Мортаза улы Садековның әнисе Рәхимә апа вафат булу сәбәпле, ышанычлы иптәшләренең тирән кайгысын Фаил, Халит һәм Ханнән кебек бер төркем якын дуслары ихластан уртаклаша.

23.03.2018
Илнар САДЕКОВ/Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.