Школьная жизнь.
Преподаватель ОБЖ Азизов Мирфаиз Ваизович МБОУ Уразовская СОШ проводит учебные военно-полевые сборы с учащимися 10-го класса,инструктаж по мерам безопасности при проведении учебных стрельб из боевого оружия.
Задача учебно-полевых сборов как формы обязательной подготовки граждан к военной службе преследует конечный результат — готовность юношей к защите Отечества, которая представляет комплекс морально-психологических, военно-технических и физических качеств, способность к их мобилизации в экстремальных ситуациях.
Районнарда
Мәктәп тормышы
Кызыл Октябрь районы Уразавыл мәктәбе директоры Фәрит Хайруллин редакциягә шалтыратып, мәктәп тормышындагы соңгы яңалыклар белән уртаклашты: ОБЖ укытучысы Мирфаиз Азизов 10 класс укучылары арасында хәрби җыен үткәрә; өлкә программасы ярдәме белән спортзалда ремонт эшләре башланачак; 9 классны быел 32, ә 11 не 22 укучы тәмамлый, 1 класска якынча 30 бала килер дип көтелә.
Өлкә проекты
Сергач районыннан “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” өлкә программасында катнашу буенча 7 проект хупланды. Шуларның иң зурысы – Шөбиле клубына ремонт ясау. Аны тормышка ашырыр өчен өлкә бюджетыннан 2 млн, районнан 1 млн сум биреләчәк. Калган 880 меңне авыл халкы кушарга тиеш. “Шушы сумманы 25 июньгә кадәр җыярга кирәк, югыйсә акчаларны кире алачаклар”, — ди авыл башлыгы.
Кочко-Пожарда әлеге программа нигезендә урамнарда яктырту челтәрен яңартырга җыеналар, Мөтеравылда клуб бинасын ремонтлаячаклар, ә Андыда суүткәргечләрне яңартырлар.
Халык җыеннары
Кызыл Октябрь районы үзәгендә Уразавыл һәм Атяравылда узган халык җыеннарында районның янгын бүлеге җитәкчесе Александр Солодов янгыннар сезоны башлануы турында, ә ветеринария хезмәте белгече Ринат Загидуллин “птичий грипп” куркынычы һәм анардан саклану чаралары хакында искәрткән, ә авыл советы депутатлары Кызыл Ярда һәм Атяравылда өстәмә сайлаулар үткәрү турында мәгълүмат таратканнар, башка мөһим мәсьәләләр турында да сөйләшкәннәр.
Эшмәкәрләр көне
Спас районы администрациясе башлыгы Татьяна Бирюкова Эшмәкәрләр көне уңаеннан уздырылган тантанада иң алдынгыларны бүләкләгән. Татар авылларыннан Бозлау эшмәкәре Венера Исхакова, Татар Моклокасыннан Наҗия Мустафина һәм Бозлаудан фермер Ирек Салихҗанов Рәхмәт хатларына лаек булганнар.
Авылларда.
Печә газ бүлү челтәренә ремонт ясау сәбәпле, 15 июньдә 8.00 сәгатьтән башлап тәүлек эчендә Грибан, Камка, Шөбиле, Печә, Лопатин, Абаим, Чуфарово һәм Янауда газ белән тәэмин итү вакытлыча туктатылырга мөмкин. Шул турыда «Газпром межрегионгаз Нижний Новгород» оешмасы белдерә.
Шөбиле мәктәбе дә балалар аз булу сәбәпле ябылды. Шулай итеп, Сергач районында бер генә татар мәктәбе калды – Камкада, ә өлкә буенча алар әлегә 13.
Яндавишча мәктәбе директоры Нәфисә Мусина 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.
Уразавылның үзәк китапханә-сендә бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көне уңаеннан әдәби кичә уздырганнар.
Ыргуда үзәк суүткәргеч линиясенең якынча 500 метрын яңарту эшләренә керешкәннәр.
Яңа Мочалига хәрби хез-мәттән ике егет, ә Сафаҗайга өч егет кайткан.
Татар Моклокасы мәктәбе укучылары Эльнара Юсипова һәм Илнара Хөсәинова Спас районы командасы составында Арзамаста узган “ГТО” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивалендә катнашканнар.
Красный Остров администрациясе, китапханә һәм клуб хезмәткәрләре бергәләшеп балалар арасында спорт ярышлары оештырганнар, иң яхшыларны бүләкләгәннәр.
Мөтеравыл клубында да Халыкара балалар көнен спорт-музыкаль чара белән билгеләп үткәннәр.
Кочко-Пожар клубы һәм китапханә хезмәткәрләре дә 1 июньдә яшь авылдашлары өчен “Безнең җәй — безнең балалар” дигән бәйрәм оештырганнар.
Грибанда асфальт салу эшләре бара. Өлешчә Озерная урамы һәм Школьнаядан алып, Набережнаяга кадәр тыкрыклар яңартылган.
Уразавылның Кооперативная урамындагы коега спонсор ярдәме белән ремонт ясалган.
09.06.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия