Новости в татарских сёлах(районах) Нижегородской области

Новости в татарских сёлах(районах) Нижегородской области

Глава администрации Спасского района Татьяна Бирюкова наградила работников Тукайского сельсого Дома культуры Благодарственным письмом за активное участие в смотре-конкурсе по оформлению учреждений в честь Нового года, за добросовестную и плодотворную работу, отметив, что клуб по — настоящему является очагом культуры.

Кыска яңалыклар

Кочко-Пожар чаңгычылары

Сергач районы Кочко-Пожар чаңгычылары Бөтерлинда узган чаңгы буенча районара кубокның өченче этабында уңышлы чыгыш ясаганнар.
Аны өлкә спорт министрлыгы оештыра һәм ярышларда 14 район спортчылары катнаша.
Үз төркемнәрендә Мидихат Бәдретдинов беренче, Рөстәм Абдуллин икенче, Равил Бәдретдинов алтынчы урыннарны яулаганнар.
Мидихат Бәдретдинов бөтен этапларда әлегә җиңә килә һәм гомуми зачетта беренче урында бара.

Татар шорт-трекчылары

Кызыл Октябрь районы Карга кызы Фаилә Аймалетдинова Түбән Новгородның “Нагорный” боз сараенда узган шорт-трек буенча өлкә беренчелегендә ике индивидуаль дистанциядә һәм эстафетада җиңеп, абсолют җиңүче исемен яулаган.
Атяравылдан Диана Җамалетдинова да үз төркемендә беренче урынны алган.
Шөбиледән Самира Арифуллина да уңышлы катнашкан.

Тукай бүләге



Спас районы администрациясе башлыгы Татьяна Бирюкова Тукай мәдәният йорты хезмәткәрләрен Яңа ел уңаеннан учреждениеләр бизәлеше смотр-конкурсында актив катнашка- ны, намуслы һәм нәтиҗәле эшләгәннәре өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләгән, клубның чын мәгънәдә мәдәният учагы булып торуын билгеләп үткән.
Биредә һәр бәйрәм саен кичәләр әзерлиләр.
Мәсәлән, иске яңа ел кичәсенә чаралар үткәрүдә һәрчак акчалата булышып торучы җирле фермерларны чакырып, хөрмәт күрсәткәннәр һәм бергәләп уен-конкурсларда, 80 нче еллар дискотекасында ял иткәннәр.
Шул турыда клубның художество җитәкчесе Гүзәлия Шакирова хәбәр итте.

Чүмбәлинең “Кыр күле”ндә 22 февральдә Рөстәм Айдерханов истәлегенә биатлон буенча традицион районара ярышлар үтәчәк.

Кочко-Пожар хоккейчылары 3 февральдә якын дуслары Рафаил Багаутдиновны искә алып, җирле хоккей кордында турнир оештырачак.

Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов чаңгычыларны 23 февральдә Ватанны яклаучылар көне уңаеннан уздырылачак Сәламәтлек көненә чакыра.

Грибанның “Бергәлек” мәчете ел башыннан табигый газ белән җылытыла.

Яндавишча клубында искечә Яңа елны каршы алу кысаларында үткән “Җырлыйк, әйдә!” музыкаль конкурста Йолдыз һәм Һава Нәбиуллиналар белән Алсу Азизбаева җиңгәннәр.

Кызьмавылның “Нур аль-Ильм” дини уку йортында кышкы сессия тәмамланып килә. Петрякс клубындагы фитнес-үзәккә Сергачтан атнага өч тапкыр инструктор килеп, унга якын хатын-кыз өчен сеанслар үткәрә.

Мөтеравыл клубына авылның бер төркем ир-атлары өстәл уеннары белән шөгыльләнергә йөри.

Уразавыл мәктәбенең 9 класс укучылары Профориентация көне кысаларында Сечен агротехникумында булып кайтканнар.

Шөбиленең Шубино-видео.ру татар порталын мәскәүле Рәшит Фәйзрахманов үз көче белән булдырган һәм аны көн дә яңарта тора. Шушы сайтта “Туган як”ның да кайбер материаллары дөнья күрә.

Сафаҗай авылының спорт инструкторы итеп клуб мөдире, җирле хоккей командасының уйнаучысы Илгиз Измайлов билгеләнгән.

Белка администрациясе башлыгы Иван Бухалов Ыргу урамнарын 20-21 январьдагы көчле бураннардан соң вакытында арчыган фермер Абдулхак Исхаковны югары бәяләде. Шулай ук җирле мәхәллә каберлекләргә юл салыр өчен ДТ-75 тракторы сатып алган.

Мәдәнә һәм Чүмбәлинең бер төркем өлкәннәре өч атна дәвамында Кызыл Октябрь районының өлкән яшьтәге граҗданнарга социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә ял итәрләр.

село Медяна.Нижегородская область

Пашат администрациясе халык ярдәме белән урам яктырт- кычларын яңаларга алмаштыра.

26.01.2018
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия газеты



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.