Праздничные мероприятия в селе Ендовищи

Татары Нижегородской области все новости

Конкурсы и мероприятия с. Ендовищи

Директор Ендовищинского CДК Сейфетдинова Надиря Хаммятовна регулярно организует различные мероприятия,
приуроченные к памятным датам и праздникам.

Ко Дню защитника Отечества проведен конкурс среди юношей, затем прошли состязания по игре в шашки.

Яндавишча уеннары

Кызыл октябрь районы Яндавишча клубы мөдире Надирә Сәйфетдинова истәлекле даталарга һәм бәйрәмнәргә туры китереп, төрле чараларны гел оештыра тора.

Ватанны яклаучылар көне уңаеннан биредә егетләр арасында конкурс үткәргәннәр, аннары 40ка якын кеше шашка уйнауда ярышкан.

Призлы урыннарны Илдар Котдусов, Мирза Ваһапов, Салават Салахов алганнар. Аларны Гөлсинә Үмәрова бүләкләгән. Икенче көнне домино ярышларына Яндавишча, Пашат, Семочки, Уразавыл уйнаучыла-ры җыелган.

Уеннар кызу һәм мавыктыргыч узган һәм төнлә генә тәмамланган. Иң яхшылар булып район үзәге вәкилләре табылган. Акчалата призларны мәскәүлеләр һәм авыл фер-мерлары кайгырткан.

Ике көн дәвамында клубка килүчеләрне җирле үзешчәннәр татар халык ашлары белән сыйлаган.

Бозлау чаңгысы

Спас районы Бозлау халкы 15 елдан артык инде Ватанны яклаучылар көнендә чаңгыга баса. Алдынгылар сафында глава Али Аймасов, авыл советы һәм Земство җыены депутаты Рамил Салихҗанов, клуб мөдире Равил Талипов, китапханәче Адилә Нафеева. Гаиләләп катнашучылар да бар.

Ирләр 3 километр, ә хатын-кызлар 1,5 километр йөгергәннәр. Дистанцияне узганнан соң, Али Үмәрович чаңгычыларны үз кабинеты-на чакырып, кайнар чәй белән сыйлаган. Рамил Әхмәт улы район хакимияте исеменнән авылдашларын тәбрик иткән, ә хатын-кызлар бәйрәм сә-бәпчеләре хөрмәтенә иҗади номерлар белән чыгыш ясаганнар. Бу турыда редакциягә клуб методисты Үмәр Нафеев хәбәр итте.



Яндавишча, Мөтеравыл клубларында Гашыйклар көне уңаеннан төрле җанрдагы кичәләр оештырганнар, ә Грибанда Әфганстан cугышында һәлак булган солдатларны искә алганнар.

Печә клубында әтиләр һәм балалар, командаларга бүленеп, бильярд уйнаганнар.

Шөбиле клубында Ватанны яклаучылар көнендә “А ну-ка, джигиты!” конкурсында авыл егетләренең хәрби әзерлекләрен һәм физик көчләрен сынаганнар.

Кочко-Пожар клубы мөдире Ибраһим Мусин авылның ир-егетләре һәм малайлары өчен бәйрәм уңаеннан өстәл

теннисы, шашка, шахмат, домино уеннары оештырган.

Сафаҗай мәдәният йортында 23 февральдә җирле үзешчәннәр спектакль куйганнар.

Камка мәктәбендә авылның спорт лидеры Фатех Курмаев шәһәрлеләр, мәктәп, ветераннар һәм яшьләр командалары арасында волейбол турниры оештырган.

Петрякс хоккей кордында спорт инструкторы Әхмәр Закиров бала-чага өчен уеннар, конкурслар уздырган, аннары авылның яшьләре һәм ветераннары иптәшләрчә хоккей уйнаган.

Куйсуында урам яктырткычларын яңаларга алмаштыралар, ә Уразавылда, Актукта, Атяравылда, өлешчә Кызь-мавылда бу эшләр тәмамланган инде.

Тукай егете Рафаэль Арифуллин җитәкләгән Сергач яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы Чувашстан республикасында үткән билбаулар белән көрәш буенча регионара турнирда уңышлы катнашкан.

Белка администрациясе “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” өлкә программасына керер өчен, Ыргуда урам яктырту челтәрен яңарту проектын тәкъдим итәргә җыена.

Сафаҗай башлыгы Фәрит Каюмов үткән елда башкарылган эшләре турында авылдашлары алдында хисап тоткан.

Татар Моклокасы клубында көчле затларны бәйрәм белән хатын-кызлар концерт формасында тәбрикләгәннәр, ә 8 Март бәйрәменә котлауны ир-егетләр әзерләр.

Уразавыл мәктәбе базасында “Әти-әниләр белән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне” акциясе узган.

Карга кызы Фаилә Аймалетдинова Городецта үткән шорт-трек буенча Россия беренчелегендә 500 метрлык дистанцияне өченче булып тәмамлаган.

село Карга.Нижегородская область

Котлыйбыз!

Традиция буларак, һәр ел 8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә туры китереп, “Туган як” газетасы гамәлгә куйган “Ел хатын-кызы” исеменә лаек булучы асыл затларны барлап барабыз һәм редколлегия утырышында халкыбыз файдасына иң зур өлеш керткән ханымны сайлап алабыз.

Быел бу исемгә бертавыштан хөрмәтле һәм тәҗрибәле хезмәттәшебез, бер генә милли-мәдәни чарадан да читтә калмаган һәм соңгы елларда төбәгебезнең гүзәл яртысын тәшкил иткән актив хатын-кызларны берләштергән “Ак калфак” оешмасы кура-торы булып торган кочкопо-жарлы Наилә Аманулла кызы Жиһаншина лаек дип табылды.

Зур оештыручанлык сәләтенә ия булган, һәрдаим киңәш-табышка һәм ярдәмгә әзер торган хезмәттәшебезне ихлас күңелдән чираттагы җәмәгатьчелек казанышы һәм газиз халкына куйган фидакарь хезмәт уңышы белән тәбрик итәбез.

Шулай ук агымдагы атнада яңа гына табадан төшкән шигырьләр җыентыгын Сергач типографиясеннән алып кайткан сафаҗайлы Вафа Абдулла улы Камалетдиновны да чи-раттагы иҗат җимеше белән чын күңелдән котлыйбыз.

“Мактыйк әле бер” дип исемләнгән әлеге китапта авторга яхшы таныш булган 100гә якын исем-фамилия телгә алына һәм ул санаулы тираж белән генә дөнья күрде. Шуңа да аны кулга төшерергә ашыгыгыз, юкса тиз арада таралып бетүе ихтимал.

02.03.2018
Илнар САДЕКОВ һәм Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.