Сохранение татарского языка, национальных традиций и обычаев

Детский татарский фестиваль Жиясу 2018

На базе Кочко-Пожарского Дома культуры прошел VIII межрайонный фестиваль детских фольклорных коллективов “Жаясу”. В нем приняли участие 15 фольклорных групп из разных сел Сергачского, Спасского, Пильнинского и Краснооктябрьского районов.

Цель фестиваля сохранение и развитие татарского языка, национальных традиций и обычаев, формирования у детей интереса и любви к народному творчеству.

Узган атна уртасында ике көн дәвамында яңгыр сибәләп, җирнең битен юып торса да, 20 апрельгә табигать менә дигән кояшлы көн бүләк итте.

Нәкъ менә шушы көнне язгы ташкыннар Кочко-Пожарга кабат “Җәясу”ны алып килде һәм аны киң итеп җәелдерде – биредә шау-гөр килеп VIII районара балалар фольклор төркемнәре фестивале үтте.

Аны “Туган як” газетасы редакциясе Сергач районы администрациясенең мәгариф һәм мәдәният бүлекләре, Кочко-Пожар мәдәният йорты белән берлектә халкыбызның телен, милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап үстерү, балаларда халык иҗатына кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү нияте белән оештырды.

Билгеләнгән вакытка мәдәният йорты Сергач, Спас, Пильна һәм К.Октябрь районнарының төрле авылларыннан матур милли костюм-күлмәкләр, калфак-түбәтәйләр, читек-кәвешләр киеп килгән шат күңелле бала-чага белән тулды.



Ерак чакрымнар үтеп килгән балалар өчен фойеда Сергач райпосы бүләк иткән татлы күчтәнәчләр белән кайнар чәй табыны да әзерләнгән иде. Фестивальне оештыруда даими финанс ярдәм күрсәткән Сергач һәм Уразавыл райполары җитәкчеләре Равил Мангушев белән Назым Юсиповка, “Ачка” хуҗалыгы рәисе Харис Хакимовка, Шөбиле ОРТсы җитәкчесе Фаил Арифуллинга, Усман хәзрәт Бадяутдинов җитәкчелегендәге Яңа Мочали мәчете мәхәлләсенә, РНКАТНОга чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Шулай ук олы рәхмәт сүзләрен Кочко-Пожар мәдәният йорты директоры Ибраһим һәм художество җитәкчесе Эльвира Мусиннарга, аккомпаниатор Азат Жиһаншинга, җыештыручы Әлфия Шакировага белдерәбез.
Фестивальнең сәламләү өлеше җирле клуб һәвәскәрләре башкаруында язгы ташу турында шигъри юллар, татар биюе һәм Диляра Гаязетдинова әтисе Наилның баян аккомпанементы астына оста итеп башкарган “Күгәрчен гөрлидер” дигән җыры белән башланып китте.
Аннары сәхнә түренә “Җәясу”ның чишмә башында торучы, фестиваль проектының җитәкчесе һәм әйдәп баручысы Тәнзилә ханым Паламарчук чыкты.
“Хуш килдегез, дуслар! Ниһаять, без бүген инде сигезенче кат очрашабыз, бергәләп бөтен көчебезне җыеп, үзебезнең телебез, үзебезнең җаныбыз өчен менә шул хезмәтне, әмма дә ләкин күңелле хезмәтне башкарабыз.
Үзебез өчен үзебез тырышмасак, безнең өчен тырышучы булмас. Бүген барыбыз өчен дә зур бәйрәм, шуңа күрә барчагызны да бәйрәм белән тәбрик итәм һәм һәркайсыгызга олы рәхмәтләремне җиткерәм”, — дип, Тәнзилә ханым фестивальгә старт бирде һәм микрофонны өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗановка тапшырды.
Ул, үз чиратында, балаларны, хезмәтләрен дә, көчләрен дә жәлләмичә аларны әзерләгән җитәкчеләрне, оештыручыларны, барча кунакларны бәйрәм белән котлап, рәхмәтләр әйтте, әлеге заманда балаларны транспорт белән чит районнарга алып чыгуның никадәр мәшәкатьле булуын һәм аларны җитәкләп килгән укытучы-тәрбиячеләрнең үз өсләренә бигрәк зур җаваплылык алганнарын ассызыклап үтте.
Рамил Әхмәтович фестивальдә даими катнашып килүче өч коллективка – Камка мәктәбе, Пашат башлангыч мәктәбе һәм Кочко-Пожар балалар бакчасы фольклор коллективларына автономия исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә фестивальнең “Язгы, җәйге уеннар”га багышланган төп программасын тәүге тапкыр сәхнәгә аяк баскан Уразавыл балалар бакчасы коллективы башлап җибәрде. Нәни тәрбияләнүчеләр апалары белән берлектә “Печән өсте”ндә тамак ялгап алгач, әниләре һәм апалары элек уйнаган “Башмакчы” уенын уйнап күрсәттеләр. Зур Рбишча мәктәбенең фольклор төркеме халкыбызның “Йөзек салыш”, “Капкалы”, “Татар биюе” уеннарын сайлаган иде. Уен барышында балаларга җыр, бию кебек төрле-төрле “җәзалар” бирелде һәм ул биремнәрне алар тырышып, тиешлечә башкарып чыктылар.“Моклока егетләре” исемле Татар Моклокасы мәктәбе фольклор коллективы “Авыл такмаклары”н пожарлы Наил Гаязетдиновның баянда уйнавы белән генә түгел, агач кашыклар һәм шакылдавык ярдәмендә дә бизәде. Пашат башлангыч мәктәбенең чыгышы үзенчәлекле булды. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мөхәммәт Рәсүлүллаһка багышланган шигырьне һәм танылган җырчы Илназ Баһның “Их, бу дөнья куласа” җыры көенә биюне Сафиннар гаиләсенең дүрт вәкиле (ике кыз, ике малай) бик матур башкарып чыктылар. Бу номерларны әлеге гаилә тулаем үзе әзерләгән һәм искиткеч матур милли киемнәрне дә үзләре кайгырткан.
Чираттагы фольклор коллектив рус Пожары мәктәбендә белем алучы өлешчә кочкопожарлыларны һәм Янау мәктәбендә укучы Шөбиле балаларын берләштерде. Алар халкыбызның милли бәйрәме — сабантуй уеннарын күрсәттеләр. Капчык киеп чабу, йомырка салган кашыкны авызга кабып йөгерү, чүлмәк вату һәм бүрәнә өстендә капчык белән сугышу зур осталык сорый, әмма балалар рәхәтләнеп боларның барысын да күрсәттеләр, хәтта көрәштә җиңүче батырның җилкәсенә чын кучкарга охшатып үзләре теккән сарыкны да салдылар.
Камка балалар бакчасы кол- лективы тамашачыларга “Самовар” уенын күрсәтте. Әлеге уен балаларга ошап китте һәм алар киләчәктә дә бу уенны уйнарбыз, дип апаларына ышандырдылар.
Кочко-Пожар балалар бакчасы коллективы “Балачакка сәяхәт” исемле чын фольклор күренеше белән залда утырган күп кешене яшь вакытларына әйләнеп кайтырга мәҗбүр иткәндер. Балалар төркемнәргә бүленеп “церта” сикерделәр, “Пике кадаш” уйнадылар, “Акча уйнау”ны да күрсәттеләр, 1980-1990 елларда популяр булган “Резинка сикерү”не дә искә төшерделәр. Алар бу уеннар белән чын күңелдән шул кадәр мавыгып киттеләр, хәтта аш вакыты җиткәнне дә сизмәделәр. Әйтергә кирәк, нәни малайларга һәм кызчыкларга килешеп торган күлмәкләрне пешекче Зифа Дәүләтбаева теккән. Иң зур, 19 кешедән торган фольклор төркем Сафаҗай мәктәбенеке иде.
Алар күрсәткән күренеш, әйтерсең лә, чын сабан туен хәтерләтте: сәхнәне тутырып милли бизәкле күлмәкләр, калфаклар кигән кызлар, кулларына гармун, сөлгеләр бәйләгән колга тоткан егетләр чыкты. Сафаҗайлылар күрсәтүендә күптөрле сабан туе уеннары җыр-биюләр белән үрелеп барды һәм аларның чыгышы кайнар алкышларга лаек булды.

Бер фестивальне дә калдырмый-ча катнашкан, һәркемгә таныш булган Камка мәктәбенең “Зимцәцәк” төркеме чын мәгънәсендә фольклор коллектив. Бу юлы да алар авылның иң олы кешеләреннән сорашып, эзләп тапкан элекке “Арык бирек бакака” һәм “Әлкеш-бәлкеш” такмаклы уеннарын сәхнәләштереп, тамашачыларны таң калдырдылар. Яндавишча балалар бакчасының өч нәни бөртегеннән торган кечкенә генә коллектив “Карга ботка”сы йо- ласын күрсәтте.

Ботка пешкәнче балалар “Утыр әле, Мәликә” дигән уенны уйнадылар, ә инде казандагы ботка пешүгә, ашарга утырдылар, каргаларны, тамашачыларны да өлешсез калдырмадылар. Шушы авылның ук мәктәп укучылары саф татар телендә яз килүгә багышланган берничә җырны җырлап, Нәүрүзне каршы алдылар һәм “Умырзая” биюен дә биеп күрсәттеләр.

Кочко-Пожар мәдәният йорты фольклор төркеме хәзер инде онытылып барган, әмма безнең буын бала чакта яратып уйнаган “12 таякчык” уенының кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм шул уенны уйнап та күрсәттеләр. Лопатин мәктәбендә белем алучы Печә балалары коллективы авыл такмакларын җырладылар, аннары “Аю-бүре”, “Күрсәт әле, дускаем” һәм “Йөзек салыш”ны уйнау барышында “җәза”га калган балалар үзләренең җыр-биюгә осталыкларын ачып салдылар.

Рус Пожары мәктәбендә укучы Кочко-Пожар балаларын туплаган фольклор коллектив “Печән җыйганда төшке аш вакыты” күренешен әзерләгән. Бер төркем авыл егетләре-кызлары учак асып, казанда пешкән ашны тәмләп кенә саф һавада авыз иткәч, “Бармак” һәм “Гөлбану” уеннарын уйнадылар, шул ара җырлап, биеп, табышмак та әйтеп алдылар. 15 нче булып соңгы коллектив, ул да булса, Петрякс мәктәбе фольклор төркеме чыгыш ясады. Аларның программасын кечкенә генә йомгаклау концерты дип тә әйтеп була.
с.Кочко-Пожарки детский фольклорный фестиваль Разлив-2018
“Габдулла” уены кы- саларында балаларның сокландыргыч матур биюләре, җырлары тамашачы күңелендә мәхәббәт уятты. Ә инде чибәр кызчык Диляра Гильманованың матур, үзенчәлекле тавыш белән “Үз илемдә” җырын профессиональ дәрәҗәдә башкаруы беркемне дә битараф калдырмагандыр.
Шуның белән өч сәгатькә якын дәвам иткән фестиваль ахырына якынлашты. Ниһаять, сәхнәгә барлык коллективларның җитәкчеләре чакырылды.
Төп оештыручыларның берсе булган “Туган як” газетасы та-рафыннан барча коллективларны баш редактор Олег Әндәрҗанов дипломнар һәм спонсорлар тарафыннан әзерләнгән тәмле тортлар белән бүләкләде.
Сергачтагы “Татар радиосы”ның генераль директоры Фәрит аймалетдинов барлык җитәкчеләргә сертификатлар тапшырды, ә берничәсе өлкә татарлары автономиясенең Рәхмәт хатларына лаек булды.“Җәясу” фестивале дәвамлы булсын, киләчәк очрашуларга кадәр, дуслар!

27.04.2018
Кадрия СӘМИУЛЛИНА

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.