250 млн рублей из областного бюджета
Продолжает работу областная программа” Поддержка местных инициатив». В его рамках в текущем году в регионе реализовано 498 проектов на сумму 611 млн. рублей. Это стало эффективным инструментом в благоустройстве деревень, повышении уровня качества инфраструктуры.
Особо следует отметить поддержку спонсоров, которые в ряде случаев берут на себя и те суммы, которые должны быть собраны с населения. Глава региона Глеб Никитин воочию убедился в важности и значимости этой программы и решил выделить на эти цели 250 млн рублей из областного бюджета для продолжения программы
“Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” өлкә программасы эшен дәвам итә. Аның кысаларында агымдагы елда регионда 611 млн сумга 498 проект тормышка ашырылды. Авылларны төзекләндерүдә, инфраструктура сыйфаты дәрәҗәсен үстерүдә бу эффектив инструмент булды. Спонсорларның ярдәмен аеруча билгеләп үтәргә кирәк, алар кайбер очракта халыктан җыелырга тиешле сумманы да үз өсләренә ала. Регион башлыгыбыз Глеб Никитин бу программаның әһәмиятен һәм мөһимлеген үз күзе белән күрде һәм 2018 елда программаны дәвам итү өчен өлкә бюджетыннан шул максатларга 250 млн сум акча бүлеп бирергә булды. Агымдагы елда өлкә хөкүмәте проектларны 20 февральгә кадәр кабул итте. Димәк, яңаларын әзерләргә дә вакыт инде. Шул уңайдан, быелгыларга йомгак ясап һәм яңалары белән кызыксынып, 34 татар авылының 21 башлыгы белән элемтәгә чыктык һәм түбәндәге җавапларны алдык.
— Шөбиледә ике зур проект эшләнде: үзәк урамга асфальт җәелде һәм клубка капиталь ремонт ясалды. Ә яңа елга про-грамма ярдәмендә нинди эш башкарырга планлаштырасыз?
Илдар МӨХӘММӘДИЯРОВ:
— Бездә беренче приоритетлы вариант — һәйкәлгә рекон-струкция ясау, икенчедә — балалар мәйданчыгы булдыру. Шул идеяләрне авылдашларыбызга җыенда тәкъдим итәрбез.
— Уразавыл администрациясенә җиде авыл керә — Уразавыл, Атяравыл, Кызьмавыл, Куйсуы, Актук, Кызыл Яр һәм Кадомавыл. Кайсында нинди эшләр башкарырга җыенасыз?
Илдар САДРЕТДИНОВ:
— Кызганычка, киләсе елга бу программага бездән бер проект та әзерләнмәс. Сәбәбе — акча кытлыгы. Югары инстанцияләр Уразавыл мәктәбе янында махсус светофор урнаштырырга таләп итә. Бөтен кирәкле процедураларны, документларны әзерләү һәм башка эшләрне үтәү бик кыйммәткә төшә. Бюджетыбызның күп өлешен шуңа кулланырга мәҗ-бүрбез.
— Быел Ыргудан проект тәкъдим ителмәде. Ә үткән ел ахырында ял итү урыны яисә балалар мәйданчыгы булдырырга кирәк дигән идегез. Бу идея актуальлеген югалтмадымы?
Иван БУХАЛОВ:
— Проектны сайлап алыр өчен, иң мөһиме, халыкның фикерен белү кирәк. Программага керү бу-енча ыргулылар белән җыенны январьда үткәрербез, шунда инде билгеләнербез дә.
— Кочко-Пожарның Октябрьская урамында юлны төзекләндерү таләп ителә. Шул проектны булдыруда быел гына барлыкка килгән авыл яшьләре төркеме дә ярдәм ышандырды, ахрысы?
Рөстәм АБДУЛЛИН:
— Әйе, туган авыллары өчен кайгыручы актив позицияле егет-кызлары-бызның бу эшкә булышырга теләкләре әле дә бар. Эш күләмен һәм бүтән кайбер мәсьәләләрне исәпләп чыккач, авыл советы депутатлары һәм яшьләр төркеме лидерлары белән Яңа ел каникулларында очрашырга исәп бар.
— Сечен районында бердәнбер татар авылы булган Красный Островта өч проект эшләнде инде — ике урам өлешчә сипләнде һәм клуб ремонтланды. Яңартылган мәдәният йорты районда әле иң яхшылардан булып санала. Тагын авылда нинди мөһим проблема бар?
Максут АЛИМОВ:
— Киләсе елга без проект белән билгеләндек инде. Инициатив төркем һәм халык белән киңәшләчкәч, Молодежный урамына якынча 1150 метр асфальт салырга кирәк дигән карарга килдек.
Бозлау администрациясе авылларны төзекләндерүгә аеруча зур игътибар бирә. Быел катнашмадыгыз, киләсе елга программага эләгергә тырышырсызмы?
Али АЙМАСОВ:
— Әйе, мондый файдалы программа белән кулланырга кирәк. Иша-вылда балалар-спорт мәйданчыгы төзергә җыенабыз. Спонсорлар белән килештек һәм алар ярдәм итәргә ышандырдылар. Бозлауда да шундый ук проект әзерләргә дип планлаштырабыз, ә Тукай турында әлегә берни әйтә алмыйм.
— Татар Моклокасы администрациясе киләсе елга нинди проект тәкъдим итәргә җыена?
Салех ЩЕГАЛЕВ:
— Шул мизгелдә өздереп әйтүе кыен. Башта халык белән киңәшләшергә, спонсорлар белән сөйләшергә кирәк. Шуннан соң гына бу программага нинди проект белән керүебез хәл ителер.
— Камкада һәм Грибанда төрле проектлар тормышка ашырылды. 2018 елда нинди объект сайлап алыныр?
Мөнир ШӘЙМӘРДАНОВ:
— Грибанда халык телендә “Яр коесы” дип йөрткән чишмәне төзекләндерергә, ә Камкада Советская урамына ремонт ясарга планлаштырабыз.
— Пильна районы татар авылларыннан быел программага Сафаҗай белән Петрякс керделәр. Алар һәм Яңа Мочали администрациясе нинди проектларны өлкә комиссиясенә юллар?
Фәрит КАюМОВ,Сафаҗай:
— Киләсе елга юллар сыйфатын үстерергә җыенабыз. Безнең халык йөри торган юлны яңартуга, берсүзсез, кушылачак, диеп уйлыйм. Кайсы урам икәнен әлегә төгәл билгеле түгел.
Рафаэль АЙНУЛЛИН,Яңа Моча-ли:
— Бездә клубларны ремонтлау сорала, шуңа күрә ике авылдан ике проект юлларга тырышырбыз. Яңа Мочалида кичектерми түбәне яңартырга кирәк, ә Искедә косметик ремонт ясатырбыз диеп беләм. Бу эшләргә берничә хәлле авылдашыбыз ярдәм ышандырды инде.
Ансар САДРЕТДИНОВ,Петрякс:
— Без ике проект үткәрергә тырышырбыз. Зеленая урамына якынча 1300 метр яңа юл салырга һәм Советская урамында урнашкан күл янына тагын бер парк зонасы булдырырга ниятебез. Бу проектлар белән төгәл билгеләндек дияргә була.
— Элекке елларны Мөтеравыл советыннан рус авыллары гына программада катнашты. Ниһаять, быел ул администрация үзәгенә дә килеп җитте. Киләсе елга бу тенденция сакланырмы?
Хәсән БӘДРЕТДИНОВ:
— Мөтеравылдан ике проект әзерләргә җыенабыз. Балалар мәйданчыгы ясатырга мәскәүлеләр булышырга ышандырды, ә Сабиров урамына асьфальт җәяргә Сергач элеваторы җитәкчесе Николай Лакеев ярдәм итәргә булды.
— Богородск администрациясенә кергән Анды авылында яңа күпер һәм суүткәргеч линиясен булдыруда мәскәүлеләрнең өлешен аеруча билгеләп үтәргә кирәк.
Александр ФЛЕГОНТОВ, Андыда Богородск администрациясе белгече:
— Әйе, бу эшләрне финанслауны башкалада яшәүче андылылар күбрәк үз өсләренә алдылар. Киләсе ел турында төгәл әйтә алмыйм, Яңа ел каникуллары вакытында андылылар белән шул турыда фикерләшербез.
— Печәдә бер генә проект эшләнде — Центральная урамына 800 метр асфальт салынды. 2018 елга нинди планнар?
Сергей КУНТЕНКОВ, Лопатин администрациясе башлыгы:
— Безнең депутатлар Печә халкы-на программада катнашыр өчен ике вариант әзерләде: яңа суэтэм башнясына монтаж ясарга һәм Центральная урамына асфальт салуны дәвам итәргә. Шул турыда халык белән очрашуны өлкә хөкүмәтеннән рәсми документ килгәннән соң үткәрербез.
— Кызыл Октябрь районы татар авыллары күбесе очракта юлларны төзәтүгә өстенлек бирә. Шундый ук тенденция дәвам итәрме?
Рафаэль ИЛЬЯСОВ,Яндавишча:
— Карга, Өчкүл һәм Яндавишча-ны үз эченә алган администра-ция буенча ике проект әзерләргә планлаштырабыз. Беренчесе — Яндавишчаның Центральная урамына асфальт салу, ә икенчесен Каргадан сайлап алырбыз. Биредә приоритетта ике вариант бар: балалар мәйданчыгы булдыру яисә суэтем башнясына ремонт ясау.
Наил ХӨСӘИНОВ,Зур һәм Кече Рбишча:
— Өч ел эчендә бездә 3,7 километр асфальт салынды инде. Киләчәктә дә программа ярдәмен шул юнәлештә кулланырбыз. Бу беренче проект булырга тиеш. Икенче итеп — Зур Рбишчада балалар мәйданчыгы булдыру проектын әзерләргә ниятебез бар.
Равил БӘДРЕТДИНОВ, Семочки:
— Без ике проект тәкъдим итәрбез һәм аларны юл белән бәйләрбез. Ле-нин урамына якынча 400 метр һәм Советская урамына 450 метр ас-фальт салырга планлаштырабыз.
Рәшит ХӘСӘНОВ, Суыксу:
— Быел беренче тапкыр программага кердек һәм бераз булса да урамнарның сыйфатын яхшырттык. Киләсе елга килгәндә, Мәскәүдә яшәүче авылдашларыбызның Кочко-Пожардагы шикелле хоккей корды (фотода) булдырырга теләкләре бар. Димәк, шул турыда проект әзерләрбез.
Рамил ХӘСӘНОВ,Чүмбәли:
— Без шушы программаны файдаланып, яңа юл салдык һәм киләсе елга да шул эшне дәвам итәргә тырышырбыз. Ләкин әлегә яңартыласы урамны сайлаганыбыз юк.
Наил АТАУЛЛИН,Пашат:
— 2018 елда да юллар ремонтлау проектын сайлап алырбыз. Авыл-дашлар да шул фикердә. Кооперативная һәм Коммунистическая урамнарында яшәүчеләр бу эштә аеруча актив. Аларның инициативаларын исәпкә алып, ике проект үткәрергә тырышырбыз.
Амир ОСМАНОВ, Мәдәнә:
— Беренче булып безне юллар сыйфаты борчый — уңайсыз хәлдә булган дүрт урам бар. Өлкә ярдәмен аларны яхшыртуга юнәлтсәк, дөрес булыр. Халык та бу проектны хуплар дип уйлыйм. Әмма алдан әйтеп булмый, башта рәсми документны һәм тиешле карарны кулга алырга кирәк.
Безнең белән элемтәгә чыккан һәм җаваплар кайтарган главаларга рәхмәтләр белдерәбез. Авылларыгыз файдасына ниятләнгән проектларыгызның өлкә комиссиясе тарафыннан кабул ителеп, аларны уңышлы тормышка ашыруыгызны теләп калабыз һәм Яңа ел белән тәбрик итәбез!
Илнар САДЕКОВ.
РЕДАКЦИЯДӘН. 2014-2016 елларда безнең 23 татар авылында 30 проект эшләнде. Ә 2017 елда 18 авылда 19 проект тормышка ашырылды. Шөбиле, Красный Остров, Мөтеравылклублары ремонтланды, Сафаҗай мәдәният йортының түбәсе яңартылды. Петрякс уртасында шәһәрләрдәгечә ял паркы булдырылды. Кочко-Пожарда урам яктырткычлары тулаем яңартылды. Татар Моклокасында Советская урамында өлешчә суүткәргеч линиясен яңарттылар. Андыда Октябрьская урамында яңа суүткәргеч линиясе суздылар. Красный Остров һәм Семочкиның Ленин, Чүмбәлиһәм Мәдәнәнең Новая Линия, Зур Рбишчаның Кооперативная һәм Коминтерн, Суыксуның юность, Өчкүлнең Хафиз Фаттахетдинов исемендәге, Кызьмавылның Колхозная, КуйсуыныңОзерная урамнары, ә ПашатныңНовая урамының бер тыкрыгы өлешчә вак таш һәм асфальт белән сипләнде, Камкада футбол кыры төзекләндерелде.
Тулаем алганда, безнең татар авылларында 49 проект тормышка ашырылды инде һәм күргәнегезчә, бу чик түгел. Тик главаларны халыктан акча җыю мәсьәләсе борчый, ә бу — программаның бер төп шарты булып тора. Шулай да, безнең халык инициатив төркем фикеренә колак салыр һәм аларның идеяләрен хуплар, дип ышанасы килә. Һәрхәлдә, бар эшләр дә авыл файдасына башкарыла бит.
28.12.2017
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия