Районнарда һәм Авылларда
Районнарда.
Проект «Парки малых городов».
Формирование комфортной городской среды в малых городах, благоустройство существующих парков на основе инициативы и предложений жителей с тем, чтобы они стали более комфортными, современными и посещаемыми местами массового отдыха.
Парковая зона, подлежащая благоустройству, и наполнение парка инфраструктурными объектами определены жителями города по итогам общественного обсуждения мероприятий по благоустройству мест массового отдыха населения на территории г. Сергача.
Сергач паркы
Сергач районында “Бердәм Россия“ партиясе инициативасы белән гамәлгә кертелгән “Кече шәһәрләр паркы” федераль программа кысаларында төзеләчәк парк астына урын сайлау буенча тавыш бирү тәмамланды. Күпчелек шәһәр халкы “Лидер” ФСКсы янында урнашкан “Җиңү паркы”н төзекләндерүне кулайрак дип тапкан. Әле дизайнерлар сергачлыларның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен исәпкә алып, проектның эскизын әзерли.
Моклока укучылары
Спас агротехникумында яшүс-мерләр арасында наркомания, алкоголизмга профилактика ясау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән “Мы выбираем спорт – 2017!” район спартакиадасы кысаларында мәктәп укучылары арасында өстәл теннисы ярышлары оештырылган. Татар Моклокасы мәктәбе кызлары индивидуаль зачетта беренчене, ә егетләр икенче урынны яулаганар.
Хәйрия акциясе
Кызыл Октябрь районы администрациясе Чернобыльчылар көне уңаеннан атом-төш авариясен ликвидацияләүдә катнашкан унбер кешегә аш җыелмалары тапшырган. Татар авылларыннан шушы ярдәмгә Мәдәнәдән Үмәр Афлятуллин, Зур Рбишчадан Наил Закиров, Уразавылдан Рәшит Тимершин, Суыксудан Рушан Хайретдинов белән Абдулхай Аллямов, Куйсуыннан Наил Хәсәнов, Актуктан Саяр Юсипов белән Рөстәм Рәхимов ия булганнар.
Мочали концерты
Пильна районы Яңа Мочали администрациясе башлыгы Рафаил Айнуллин белдерүенчә, җирле мәдәният йортында 8 майда популяр татар эстрадасы артисты Ринат Рахматуллин төркеме бай эчтәлекле программа белән җырлы-биюле тамаша куячак. Бөек Җиңү көне уңаеннан бу бүләкне авылдашларына эшмәкәр Әнәс Фазлуллин ясый. Рафаил әфәнде аңа халык исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерде һәм киләсе бәйрәм белән котлады.
Авылларда
Кече Рбишчаның “Аджа авыл” төркеме ВКонтакте сәхифәсендә язганча, 7 майда DJ Радик, “Туган як моңнары” ансамбле һәм башка популяр артистлар зур концерт бирәчәкләр.
Уразавыл администрациясе башлыгы Илдар Садретдинов белдерүенчә, аның карамагындагы авылларда өч кенә сугыш ветераны калган. Алар Куйсуында, Уразавылда һәм Атяравылда яшиләр.
Шөбиле мәчетендә идәннәрне алмаштыру эшләрен Хаммәт Азизбаев, Марат Аляутдинов һәм Илсур Әхмәтҗанов башкарганнар.
Кочко-Пожарда “Үлемсез полк” акциясе клуб алдыннан башлап, Советская урамы буйлап узар. Җирле администрация сугыш кырларында һәлак булган авылдашларның фотосүрәтләрен редакциябез ярдәмендә кайгыртты.
Мөтеравылда, Мочалида, Бозлауда, Тукайда, Ишавылда һәм кайбер башка авылларда да бу акцияне үткәрергә җыеналар.
Камка мәктәбе укучылары “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясе кысаларында авылдашларына тасмалар өләшеп йөргәннәр.
Мочали клубында косметик ремонт ясаганнар.
Татарское село Мочалей фото и видео
Сафаҗайның бер төркем хәйрия активистлары иртәгә Пильна районы Столбищи авылындагы балалар йортында яшәүчеләрне бүләкләр белән сөендерергә җыена.
Ыргудан танылган спортчыбыз Надир Исхаков бу көннәрдә Белоруссиядә үтәчәк тай боксы буенча дөнья чемпионатында катнаша.
Красный Остров клубында Бөек Җиңү көне уңаеннан авылның сугыш ветераннары турында видеоролик күрсәтәчәкләр.
Уразавыл мәктәбендә 8 майда Ринат Айдерханов районның мәгариф бүлегенең спорт секторы ярдәме белән Бөек Җиңүгә багышлап баскетбол турниры оештырачак.
Бозлау администрациясе авылларында узган атнада Бердәм өмә көне оештырылды.
Богородск администрациясенең Анды авылы буенча белгеч Александр Флегонтов белдерүенчә, җирле мәхәллә җитәкчесе вазифаларын вакытлыча Рафек дианов башкара.
05.05.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)