Районнарда һәм Авылларда
Ремонт участка уличной дороги протяженностью 1173 м по адресу: Нижегородская область, Сергачский район, с. Андреевка, ул. М.Юсипова» в регионе Нижегородская обл (Андреевка).Глава Местного Самоуправления: Бедретдинов Хасян Садетдинович.
Мөтеравыл администрациясе башлыгы Хәсән Бәдретдинов белдерүенчә, биредә Сабиров, Юсипов урамнарына һәм Молодежный поселогы юлларына якынча 5 километр вак таш түшәргә җыеналар.
Сафаҗай мәктәбенең алдынгы укучыларының берсе Альбина Атауллина Волгоградта үткән хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының соңгы этабында призлы урын яулаган.
Уразавыл администрациясе депутатларының чираттагы утырышында район үзәгенә кергәндә стела урнаштыру, үзәк урамда төзекләндерү эшләре һәм Куйсуында янгын депосы эшчәнлеген торгызу турында сүз барган, башка мөһим мәсьәләләр күтәрелгән.
Кочко-Пожар командасы төнге хоккей лигасы уеннарын өченче урында тәмамлаган.
Тукай егете, Сергач спорт мәктәбе каршында эшләп килгән татарча көрәш секциясе тренеры Рафаэль Арифуллинның тәрбияләнүчеләре Дзержинскта Зәки Үмәров бүләк-ләренә үткәрелгән ярышларда 15 призлы урын алып кайткан.
Грибаннан Айдар Хафизов һәм Камкадан Диляра Тиманова да химиклар шәһәренең билбаулар белән ачык чемпионатында уңышлы катнашканнар.
Карга аксакалы, ветеринария хезмәтендә 52 ел эшләгән, күптөрле дәүләт бүләкләре иясе Хәсән Абдуллин 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.
Шөбиленең “Оргкомитет” әгъзалары үткән елдагыча май бәйрәмнәре көннәрендә каберлекләрдә өмәләр үткәрүне планлаштыра.
Бозлау администрациясе территориясендә 15 апрельдән төзекләндерү айлыгы игълан ителәчәк.
Татарское село Базлово(Бозлау авылы)
Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил Мусин Уразавылда үткән билбаулар белән көрәш турнирында тәрбияләнүчеләренең чыгышларын югары бәяли. Аеруча 50 кг кадәр авырлыкта җиңгән Рушан Хайретдиновны һәм 70 кг хәтле үлчәмдә өченче булып калган Ришат Сабитовны билгеләп үтте.
Белка администрациясе башлыгы Иван Бухалов Ыргу халкын кипкән үләнне кабызудан кисәтә, чөнки әле ут җибәрүчеләрне махсус иярчен (спутник) ачыклар һәм аларга зур штрафлар салыныр.
Сергач районының депутатлар командасы безнең Кочко-Пожардан Олег Әндәрҗәнов һәм Мидихат Бәдретдинов, Шөбиледән Илдар һәм Маргарита Мөхәммәдияровлар, Камкадан Равил Мангушев кергән составта җирле үзидарә органнары спартакиадасының Семеновта үткән чираттагы этабында катнашкан. Йөзү буенча Маргарита Владимировна икенче урынны яулаган.
Шулай ук анда Дзержинск этабында чаңгычылар узышында беренче урынны алган район командасы бүләкләнгән. Бу җиңүгә Кочко-Пожардан авыл башлыгы Рөстәм Абдуллин һәм спорт ветераны Мидихат Бәдретдинов зур өлеш керткәннәр.
Спаста өлкә Законнар чыгару җыены депутаты, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Александр Ефремцев гражданнарны кабул иткән, аннары район башлыклары Татьяна Бирюкова һәм Федор Хашкин белән очрашкан, авыл башлыклары белән күрешеп, актуаль проблемалар турында сөйләшкән һәм ахырда район Яшьләр конференциясе эшендә катнашкан.
Пильна районының мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район үзәгендә оештырылган тантанада бүләкләгәннәр — Петрякс клубы мөдире Әхмәр Закировка өлкә мәдәният министрлыгы исеменнән, ә китапханәче Кәримә Адиатуллинага район администрациясе тарафыннан Рәхмәт хатлары тапшырылган. Шулай ук район түрәләре Сафаҗай мәдәният йорты эшчәнлеген дә югары бәяләгән.
07.04.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)