Татарча шигырьләр

Татарские стихи

Татарские стихи | Татарча шигырьләр

Стихотворения на татарском языке.Лучшие стихи классиков и современных поэтов Татарстана.
Стихи на родном татарском языке -часть духовной культуры человека, усиливают любовь к прекрасному,
воспитывая в своих читателях нежность и способность смотреть на жизнь сквозь призму рифмы.

Татар телендә шигырьләр

Туган авыл,Туган як,Туган тел,Мәхәббәт,Табигать,Кыш,Яз,Җәй,
Көз,Балалар,Әти,Әни,Тормыш,Шаян,сугыш,турында шигырьләр

Татарские стихи/татарча шигырьләр
— это художественная речь на татарском языке, разделённая на короткие ритмические отрезки, которые могут соизмеряться и сопоставляться.

Татарское стихотворение является лирическим произведением,

которое передает чувства, настроения, мысли, вызванные событиями или ситуациями в жизни автора,

не просто рифмованные строчки, а процесс создания гармонии звука, поэтического образа и душевных вибраций.

Татарская поэзия

Поэзия Татарстана– особый мир, в котором даже тихое слово звучит с такой силой,
что способно
всколыхнуть глубины человеческой души, потрясти, заставить сопереживать лирическому герою.

На нашем татарском портале можно познакомиться и посмотреть онлайн:сборник татарских стихотворений,
татар телендә шигырьләр зур сборник онлайн карарга

Балалар өчен шигырьләр


Зур сборник шигырьләр

Лучшая коллекция татарских стихов,известных татарских поэтов и писателей-Габдулла Тукай, Муса Джалиль,Фатих Кәрим,Абдулла Алиш,Хади Такташ, Гаяз Исхаки, Мажит Гафури,Ангам Атнабаев,
Роберт Минуллин и многие другие.




***
Ак кошларым.

Ак кошларым ,cез китәсез еракларга,

Саубуллашам сезнең белән озакларга.

Җәйләр үтте сезнең белән болыннарда,

Су коенып шифа зәңгәр суларда.

Күтәрелеп сез очтыгыз һаваларга,

Сипте кояш җылы нурын канатларга.

Бирде дәрт ул сезгә дусларыма,

Очар өчен вакытлыча чит якларга.

Сездән башка ничек үтәр минем көзләр?

Үтәр микән салкын булган авыр кышлар?

Сезне озатып, теләп калам шундый теләк:

Җитсен тиздән чәчәк аткан матур язлар.

Сез китәсез өзеп йөрәкләрне,

Авыр миңа- тулды күнелем.

Сез кайтыгыз кабат очып миңа,

Шушы минем соңгы теләгем.

(М.Мухаметшин)

***
Туган авыл

Дөнья гиздем — табалмадым һичкайда,
Сөйгән туган авылым Балыклы,
Синдәгедәй мул бер байлыкны,
Җир күкрәтеп уңган ашлыкны,
Синдәгедәй гадел халыкны,
Синдәгедәй юмарт халыкны,
Очратмадым һичбер вакытта…
(Абдулла Алиш)

***
Дуска

Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип,
Без алмадык сатып гомерне,
Үзебезчә яшәп, үзебезчә
Без чиклибез аны түгелме?

Билгеләми гомер озынлыгын
Еллар саны, картлык җитүе,
Бәлки менә шушы үлем безгә
Мәңге бетмәс яшәү китерер?

Мин ант иттем җанны кызганмаска,
Саклар өчен халкым, илемне,
Йөзәү булса гомрең, син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме?

Шатландыра безне көн дә илнең
Бер-бер яңа уңышын ишетү;
Нинди зур көч читтә үз-үзеңне
Халкың белән бергә хис итү.

Мин тиремне саклап исән калсам,
Үлем миннән аша сикерсә,
Шул яшәүме булыр, «хаин!» диеп,
Ил битемә минем төкерсә?!

Юк, теләмим мин бу «исәнлекне»,
Йөрәк минем моңа үчекмәс.
Кешеме мин илем үги иткәч,
Җирдә миңа эчәр су беткәч?!

Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер
Ил гомеренең тик бер чаткысы,
Без сүнсәк тә безнең кыюлыктан
Арта бара аның яктысы.

Батырлык һәм илгә турылыкны
Шушы үлем белән белдерик.
Безнең яшьлек шушы хисләр белән
Данлы иде, көчле иде бит!!

Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең
Эзсез сүнә, диеп уйлама!
Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда.
(Муса Җәлил)
***
Балалар һәм китап

Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,
Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга;
Һәммәсе дә колакларны торгызганнар,
Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.

Утыралар китап укып, күңел ачып,
Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып;
Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,
Кайчагында көлешәләр шыркылдашып.

Кайчагында әллә кемне кызганалар,
Уфылдашып, әкрен генә кузгалалар;
Ахырысы, бу китап бик күңелледер —
Күз дә алмый укый аны бу балалар.
(Мәҗит Гафури)

***
Бүләк итче

Бер көнеңне бүләк итче миңа,
Сорамыймын шуннан артыгын.
Өр-яңадан терелеп китсен әле
Үлеп бара торган шатлыгым.

Шатлык учак бит ул, ә учакка
Утын өстәп тору кирәкле.
Учак сүнмәсен дип, өзеп-өзеп,
Салып торам анда йөрәкне.

Йөрәк инде өзелеп бетеп бара,
Ягармындыр, ахры, җырларны.
Ә ягарга җырларым да бетсә,
Ни эшләргә калыр аннары?

Бер көнеңне бүләк итче миңа,
Синең нурың калсын өемдә.
Кабызырмын аны кояш итеп
Җанда кояш сүнгән көнемдә.
(Фәнис Яруллин)
***

Алсу

Урам ташларына карлар ява,
Кар томалый чана юлларын,
Карда шуа-шуа Алсу килә,
Җиң эченә тыккан кулларын…
Җилгә каршы җылы сулышлары
Туңып бөдрә чәчен ак ясый,
Юл буена аны тирги-тирги,
Сүгнә-сүгнә кайта Газзәсе:
—«Алсу, тукта инде, акыллым,
Абау,
Тагын карга батырдың!.. »—
Ул үпкәләп читкә китә. Аны
Алсу тагын ялынып чакыра:
—«Кил, уйнамыйм, бетте…
Кил инде!»
Үзе—килсә, карга батыра.

Салкын карга басып Алсу килә,
Үзе көлә,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле…

Урам шаулый-шаулый төн уздыра,
Кемнең монда кемдә эше бар,
Һәрбер җылы тунлы кешеләрнең
Җылы бүрке, торыр төше бар…
Тик чаттагы бабай—«барабыз»ның
Бик үк әйбәт түгел тормышы,
һәр көн таңнан алып кичкә кадәр
Салкын урам — торган урнысы.
—«Җанкисәгем, бабай, «барабыз»!
Атың белән сатып алабыз,
Студентта акча бик күп була,
Әй,
Ун тиенгә илтсәң, барабыз!.. »

Алсу бүлмәсенә керү белән
Өске киемен алып ташлады,
Ватык көзгесенә карый-карый,
Карлы чәчен сүтә башлады…
—«Газзә, кара, ничек минем чәчләр
Бер-берсенә ябшып туңганнар… »
—«Карлы чәчләр сиңа килешә, Алсу,
Үз чәчеңнән матур булганнар… »
Алсу күзен алмый үзен карый, —
Үзе матур,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле…

Аңа бүген әллә нәрсә булган,
Бер җырлыйсы килә, бер көлә,
Бер онтылып, кинәт керфекләре
Бер ноктага килеп төртелә…
—«Ташта әле, Газзә, зачетыңны,
Их, үбәсем килә үзеңне,
Ну, үбәсем килә үзеңне,
Тыңла инде бер кат сүземне?.. »
Газзә, ирексездән эшен ташлап,
Сүгнә-сүгнә килә янына:
— -«Тфү, каһәр суккан!
Ачуың килмәгәе,
Тоз саласын, инде каныма!
Син шул, кызый, үзен, зачетыңны
Бик соң хәзерләргә башлыйсың,
Үзең бездән алда биреп ташлыйсың,
Ә без… »
Ул Алсуга ачу белән карый,
Тик ачуы бик тиз басыла,
Алсу бала кебек елмая да
Иңнәренә килеп асыла…
Газзә түзми, аның сүзен көтә,
Үзе уйлый зачет бирәсен,
Алсу көлә-көлә күзенә карый,
Соң ул аңа нәрсә сөйләсен…
Сөйләсенме матур яшьлегенең
Зур елларга туры килүен,
Сөйләсенме җирне, бүгенгене,
Бар нәрсәне өзелеп сөюен…
Һәр кояшлы иртә аның өчен
Яна уйлар алып китерсә,
Бүгенгенең һәрбер матурлыгы
Үзе белән аны исертә…

Шуның өчен бүген ул төн белән
Бер хат язды карты исменә,
(Карты кемдер… )
Кәкре юллар ясап,
Сызып-сызып алды тиз генә.
Хатның соңгы юлы:
—«Бик сагынсаң,
Хатым бассын күңлен ярсуын,
Бик бәхетле синең Алсуың… »
Хаты белән бергә яңа төшкән
Рәсмен салды үзенең картына,
Кулына соңгы кабат рәсмен алып,
Шул сүзләрне язды артына:
«Бу — Алсуың синең,
Күрәсеңме,
Нинди матур булып утырган.
Кара, башкаларга мине алмаштырма,
Кадрем белеп яшә, чукынган!.. »
Коридордан басып Алсу килә,
Үзе матур,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле…

Ул дәрескә бүген бик соң килде,
Әллә кайда йөреп кичеккән.
Үзе соңга калган,
Үзе әле
Көлә-көлә керә ишектән…
Үзе дәрес тыңлый,
Үзе бер дә
Тыңламаган кебек итенә,
Үзе профессорның дәрсен яза,
Үзе аның борнын кәкре итеп
Төшреп куя дәфтәр читенә…
Үзе зачетларын хәзерләргә
Барыннан да соңрак тотына,
Үзе зачетларын башкалардан
Алдан бирә, алдан котыла…

Һәрбер нәрсә аңа, күп көч куймый,
Әллә ничек җиңел бирелә,
Янар яшьлегенең алсу таңы
Үтмәс төсле булып күренә.
Ул үзенә үзе хуҗа бүген,
Үзе акыллы, үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле…
(Хади Такташ)

***

Татарча шигырьләр,рәхәтләнеп карагыз!


Обсуждение закрыто.