Родословная – окно в историю Сергач-Казань-Уфа
Всемирный конгресс татар совместно со Всемирной общественной организацией татарских женщин «Ак калфак» и ассоциацией татарских женщин «Ак калфак» Республики Башкортостан с целью сохранения традиций и обычаев татарского народа 26-27 мая организовал праздник – «Шәҗәрәм – чал тарихка тәрәзә» (Родословная – окно в историю).
Мероприятие проходило в Башкирии, в нем принимали участие сто человек из 17 районов Республики Татарстан и 11 регионов России, в основном это были руководители местных и региональных отделений “Ак калфак”. Кировскую область на этом мероприятии представляли Низамутдинова Х. М. — библиотекарь Тат. Верх. Гоньбинской сельской библиотекой и Халимова Ш. – корреспондент газеты «Дуслык» из Вятских Полян. «Ак калфак» поднимает очень важные вопросы по сохранению традиций татарского народа и семейных ценности, знание своей родословной и корней в воспитании подрастающего поколения. Впервые такой праздник проходил в прошлом году в Балтасинском районе республики Татарстан. На этот раз – в Башкирии. Планируется их проводить каждый год.
Гостей встречали в столице Башкирии в г. Уфа, а основные мероприятия проходили в г. Салават. Обширная программа включала в себя посещение музеев, мечетей, экскурсию по городу, пленарное заседание, концерт и многое другое. Участники также побывали в родном селе известного татарского прозаика Мирсая Амира и татарского писателя, поэта Дэрдменд в с. Малавиз, посетили музей.
Узган атнада миңа бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты “ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, “калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясенең башкортостан респуб-ликасы төбәк иҗтимагый оешмалары белән берлектә оештырган “Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә” бәйрәмендә катнашу бәхете елмайды. башкирия җирлегендә гөрләп узган әлеге бәйрәм россиянең төрле төбәкләреннән — Мәскәү, казан, Ульян шәһәрләреннән, Удмуртия, Чуваш, Татарстан, Марий Эл республикаларыннан, киров, Түбән Новгород, самара, Оренбург өлкәләреннән, гомумән алганда, Татарстанның 17 районыннан һәм 11 регионыннан вәкилләр җыйды. якынча 1000 километр юл узарга туры килсә дә, әлеге сәфәрнең эчтәлекле булуы, югары дәрәҗәдә оештырылганлыгы күңелдә бары тик җылы хатирәләр генә калдырды. Башкортостан җиренең матурлыгын каләм белән язып, тел белән сөйләп бетерерлек түгел, әллә кайлардагы диңгез-океан буйлары якта торсын!
Мондагы табигатьнең гүзәллеге, чынбарлыкта, хәйран калырлык. Юл буе безне калын агачлы матур урманнар, таулар, яшел болыннар, сулыклар, эшкәртелгән басу-кырлар озата барды. Ә андагы чисталык, саф һава, тырыш һәм ягымлы кешеләр бу табигый матурлыкка лаеклы өстәмә биреп тора.
Программабуенча беренче тукталышыбызны Уфа шәһәренең “Вафа” үзәгендә ясадык. “Ак калфак”лыларны “Башкортостан татарлары конгрессы” иҗтимагый җәмгыятенең Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт Җыелышы депутаты Заһир Хәкимов, «Ак калфак»ның Уфадагы җирле оешма рәисе Люция Вафина, җәмәгать эшлеклеләре җырлап-биеп, милли ризыклар белән бик җылы каршы алдылар. Иң элек күп катлы бизнес-үзәк белән таныштык. Аның беренче каты «Ак калфак» эшчәнлегенә бирелгән, шунда ук урнашкан китапханә кечкенә генә булса да, бик җыйнак, һәр нәрсә үз урынында. Икенче катта төрле нәсел шәҗәрәләре, борынгы самавырлар, милли өс киемнәре, бизәнү әйберләре күргәзмәсе оештырылган иде. Шәҗәрә төзүчеләрнең чыгышын, Үзәк оештырган концертны да рәхәтләнеп карадык, артистларга кушылып биеп алдык.
Төштән соң делегациябез Салават шәһәренә таба кузгалды. Шәһәрдән ерак түгел урнашкан Стәрлетамак районы Кантюковка авылына да туктап узу каралган иде. Биредә безне авыл халкы,
«Суфия» мәчете (фотода) хәзрәтләре каршы алды, Рамил хәзрәт Зайнуллин мәчет белән таныштырды, авыл тарихына тукталып узды, дога кылды.
Бу иман йорты 2006 елда чыгышы белән шул авылдан булган “Газпром трансгаз Казан” компаниясе җитәкчесе Рәфкать Кантюков инициативасы һәм тырышлыгы белән әнисе Суфия хөрмәтенә төзелә.
Мәчетнең гүзәл, үзенчәлекле архитектурасына сокланмаган кеше калмагандыр. Изге йортның эче дә, тышы да мәрмәр белән бизәлгән, төсле витражлар куелган, гөмбәзләре алтын белән ябылган, үзенең зур бакчасы, матур күле дә булдырылган. Рамил хәзрәт билгеләвенчә, мәчетнең даны еракларга таралган. Биредә дин нигезләрен, гарәп телен өйрәнү буенча курслар эшли, елына бихисап күп парлар никах укыта, балага исем куштыра. Шушы еллар эчендә генә 4428 никах укылган, быелга да августка кадәр чират тезелгән инде.
Халык белән аралашканнан соң, ерак түгел генә урнашкан “Юрматы җире” мемориаль комплексына юл тоттык. Заманында биредә миллионер авыл – Аллагуват авылы урнашкан булган. Якынча дүрт мең кеше яшәгән анда, колхоз гөрләп эшләгән. 1940 нчы еллар азагында нефтехимия комбинаты төзелә башлау сәбәпле, “санитар зонага” эләккән җиде авыл — әлеге Аллагуват, Кәзәк, Кече Аллагуват, Юрматы, Ирек, Кызыл Авыл, Күч күчерелә, йорт нигезләре җир белән тигезләнә. Халыкка Салават һәм Ишембай шәһәрләрендә фатирлар бирәләр һәм шулай итеп кайчандыр гөрләп торган авыллар урыны бушап кала. Тик мондагы халык кайсы кая таралышып яшәсә дә, берләшү җаен таба — 2001 нче елда “Аллагуват” иҗтимагый оешмасы булып берләшәләр. Беренче эш итеп юкка чыккан авылларның урынында мемориаль комплекс ачу максатын куялар һәм, ниһаять, 2003 елда, “Газпром Салават нефтехим” компаниясе ярдәме белән хыялларын тормышка ашыралар. “Аллагуват” оешмасының беренче җитәкчесе булган Мидхәт Рәхимкулов башка актив авылдашлары белән берлектә, архивларда утырып, өлкәннәрдән сорашып авылның шәҗәрәсен төзиләр.
Димәк, Юрматы җире – җиде авылның символик урыны. Бу биредә яшәүче татар, башкорт, чуваш, рус халыклары өчен изге урын. Шунда юкка чыккан җиде авылның һәркайсына да истәлек ташы куелган, аларның туфрагы китерелгән.
Икенчекөннең программасы язучы Мирсәй Әмирнең, шагыйрь Дәрдмәннең туган җирләре Мәләвез районы Җиргән авылына бару белән башланып китте.
Бүгенге көндә биредә алты меңнән артык кеше яши. Аннары Салаватның “Агыйдел” үзәгендә төп чара — пленар утырыш узды.
Аның алдыннан фойеда урнашкан “Шәҗәрә — чал тарихка тәрәзә” күргәзмәсе астында 23 нәселнең шәҗәрәсе белән таныштык. Никадәр хезмәт, никадәр көч куелган аларны әзерләгәндә?!
Кайберләре агач формасында гади карандашлар белән ясалган, кайберләре махсус программалар ярдәмендә зурайтылып эшләнгән. Искитәрлек күренеш.
Башкортостан җирлегендә Мортаза Рәхимов Президент булган вакытта ук халыкның тарихи хәтерен саклап калу максаты белән шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрә башларга дигән карар чыгарыла.
Башта моны өстәмә эш итеп кенә кабул итсәләр дә, соңыннан шәҗәрә төзүнең никадәр мөһим булуын аңлап, тәмен белеп эшли башлыйлар. Хәзер һәр гаиләдә 7 нче буыннан 17 буынга кадәр барып җиткән шәҗәрәләр бар икән.
“Шәҗәрә төзү — нәселеңне барлау, киләчәгеңне кайгырту. Хәзер һәр гаиләдә шәҗәрә бар. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә шәҗәрә төзү буенча дәресләр бирәбез”, — дип сөйләде Салават шәһәренең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Фәнзилә Тибеева.
Утырыш үзәкнең конференция залында фикер алышу төсендә узды. Анда Салават шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Александр Зуев, Башкортостан Дәүләт Җыелышы депутаты, шәһәрнең хөрмәтле гражданины Суфия Зидиханова, “Аллагуват” оешмасы җитәкчесе Фәнит Ханмурзин, активисты Мидхәт Рәхимкулов, Люция Вафина һәм башкалар катнашты.
Ахырда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисова йомгак ясады.
— “Шәҗәрә” бәйрәмен ел саен үткәрү матур традициягә әверелеп килә. Узган ел шәҗәрәне өйрәнүгә багышланган очрашу Татарстанның Балтач районында оештырылган иде.
Башкортостанда шәҗәрәне өйрәнү белән җитди шөгыльләнәләр, димәк, быел биредә җыелуыбыз очраклы түгел.
Гомумән, Башкортостан “Ак калфак” хатын-кызлары аеруча актив, барлык проектларда теләп катнаша.
Без кунакка килмәдек, без эшләргә килдек! Бу очрашулар тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә, эшебез нәтиҗәле булырга тиеш.
Үзебездән башларга кирәк, үзебезнең нәсел шәҗәрәсен барлаудан. Биредә булганнар шәҗәрәне ничек төзергә кирәклеген аңлады инде.
Ярты елдан сездән үз шәҗәрәләрегезне көтә башлыйм, — диде Кадрия Рәесовна һәр хатын-кызга мөрәҗәгать итеп.
Һәм утырышның ахырында бөтен Россиядә сибелеп яшәгән татарларга үрнәк алырлык эш күрсәткән өчен кайбер милләттәшләргә рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Сәфәребезизге Рамазан ае башлануга туры килгәнгә, шәһәрнең “Ән-Нәби” Җәмигъ мәчетендә дә булдык.
Биредә мөфти Рамил хәзрәт Насыров ерак юлны якын итеп килгән “Ак калфак” делегациясен Изге Рамазан аеның беренче көне белән тәбрик итте, һәркемгә исәнлек, саулык, шәфкатьлек, миһербанлык, озын гомер, иман байлыгы теләде.
— “Ән-Нәби” мәчетебез 1987 елдан башлап эшли. Элек тә, бүген дә биредә 45 дин әһеле – 23 имам-хатиб һәм 22 укытучы хезмәт итә, даими рәвештә 350 шәкерт укытабыз. Бәйрәмнәр саен мәчетебезгә ун меңнән артык кеше җыела.
Иман йортыбызда ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар булдырылган. Мәчетнең төп манарасының биеклеге – 49 метр, зур гөмбәзенеке – 25, — дип сөйләде Рамил хәзрәт.
Соңгы тукталышыбыз Туймазы шәһәренең “Төмәкән” татар иҗтимагый үзәгендә булды. Без аны төзеткән эшмәкәр, композитор һәм җырчы Фәнир Галимов белән таныштык, аның башкарган хезмәтләрен күреп сокландык.
Ул үзе иҗади кеше, туган авылы шәҗәрәсен төзеп, китап чыгарган. Җирле “Ак калфак” бүлегенә дә хәленнән килгән тик ярдәм итә икән.
Менә шулай, ерак юлларны якын итеп, башкирия җирләрен әйләнеп, сәяхәттән канәгать булып кайттым һәм бу искиткеч кызыклы чарада катнашып, башкортостан республикасында булып кайту мөмкинлеге тудырган өчен, беренче чиратта “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗановка, шулай ук мине бу сәяхәткә “кодалаган” өлкә “ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Рәзилә ханым ахмадуллинага һәм районара “калфак” оешмасы кураторы Найлә апа Жиһаншинага олы рәхмәтләремне белдерәм.
02.06.2017
Румия ХАМЗИНА.
Сергач-Казан-Уфа-Салават-Сергач.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия