Чүмбәлинең игелекле уллары

село Чембилей.мечеть

Үткән елда Чүмбәли авылында Рәис Әхтәм улы Мөҗипов җитәкчелегендә ике дистә авылдашларыннан торган иҗтимагый совет оештырылган иде, шушы совет беренче итеп үзенең эшчәнлеген Россия мөселманнарының мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин карары нигезендә авылның икенче мәчетенә яңа гына имам итеп билгеләнгән Али хәзрәт Алиевка ярдәм күрсәтүдән башлады һәм бер елга якын вакыт дәвамында туган нигезләрен төзекләндерү буенча төрле игелекле гамәлләр кылып яшиләр инде.

Оешманың иң актив әгъзасы булган Наил Камаев сүзләре буенча, Рәис әфәнде авылны төзекләндерү буенча фикерләрен егетләргә әйтә һәм алар бергәләшеп башта мәктәп бинасында урнашкан медпуктны, даруханәне төзекләндереп җылыталар, авыруларга, аеруча өлкән буынга йөрергә уңайлы бул- сын дип, урам юлыннан алып бинага кадәр асфальт белән капланган тротуар төзиләр, аннары авылдан каберлекләргә таба бара торган юлны яңартуга керешәләр.

Кушылышып, каберлекләргә таба 800 метр юлга капиталь ремонт эшләттек, 200 метрдан артык яңа асфальт салдырдык. Әлбәттә, безгә район администрациясе башлыгы Халит Сөләйманов та ярдәм күрсәтте. Зур проектларыбыз арасыннан безне агач мәчетенең иске бинасы борчыды, аңа ялгап таштан ике катлы корылма төзүне уйлаш- тыра башладык. Проектны кайгыртып, эшчеләрне Наил Камаев китертте.

Бу эшкә байтак акча таләп ителде, ә мәчеткә җыелган сада- калар аның яртысына гына җитте. Тагын шул хәтле ук диярлек акча табыштырып, кыска вакыт эчендә — Ураза һәм Корбан гаетләре арасында бу эшнең дә очына чыктык. Дөресен әйткәндә, Наил Мәсум улы “кирпеченнән алып, кадагынача” дигәндәй, барча кирәк-яракны үзе табыштырды. Мәчетнең дәвамы булган корылманы төзегәч, аның эчке ягын заманча җиһазландырдык, су үткәрдек, ир-атларга һәм хатын- кызларга аерым тәһарәтханәләр дә булдырылды. Яңа минбәр эшләттек, хатын-кызлар белән ир- атларга намаз укыр өчен аерым бүлмә төзеттек. Бу эшләребезне хуплап, рухи терәгебез булган Мәскәүнең җәмигъ мәчете, аеруча Россия мөселманнарының мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның ярдәме турында да онытып куярга ярамас, — дип сөйләп үтте Рәис Әхтәмович. Наил Камаев, үз чиратында, шушы олы эшләрнең инициаторы булган Рәис Мөҗиповның тырышлыгын билгеләп үтте.

Шулай ук Наил әфәнде туган нигезләренең язмышына һәм дини тормышка битараф булмаган Мансур Бәдретдиновның, Марат Низаметдиновның, Рифат Мусинның, Шәмил Айсинның, Равил Хисямовның, Халит һәм Ринат Измайловларның, Рушан Сибгатуллинның, Хадис Хайретдиновның, Илһам Сәйдәшевның, Мәсум Сәитбатдаловның, Надир Хайретдиновның һәм Надир Абдрәхимовның күрсәткән ярдәмнәрен билгеләп үтте. — Надир Хайретдинов үзе Мәскәүдә туып-үсүенә карамастан, бу эшләрне башкаруга зур өлеш кертте. Аллаһы йортын төзүдә Мәскәүдәге “Мираҗ” хәләл кафесы директоры Шәмил Салеев та ярдәм итте.

Али хәзрәт Алиев турында да әйтеп үтәсем килә, чөнки ул безнең има- ныбызны баетуга һәм балаларыбызга дини тәрбия биреп үстерүгә күп көч куя. Мәсәлән, хәләл җефете Айша абыстай белән бергәләп балаларга Ислам дине нигезләре буенча дәресләр бирәләр, аларның җитәкчелегендә белем алган балаларыбыз күптән түгел генә Кече Рбишчада үткәрелгән Шәкертләр бәйрәмендә Коръән уку буенча икенче урынны яулап кайттылар. Али хәзрәт имам буларак, мәетләрне тәһарәтләндереп, соңгы юлга озатудан гайре, кабер дә казыша, җеназаны да илтешә. Аралашуыбыз ахырында, Рәис Мөҗипов белән Наил Камаев яраткан газетабыз “Туган як” аша рухи ярдәмчеләре булган Мәскәү җәмигъ мәчете һәм шәех Равил хәзрәт Гайнетдинга, барча ярдәм итүче газиз дин кардәшләренә рәхмәт белдерүебезне үтенделәр. “Кылган изге гамәлләребезне, бугазланган корбаннарыбызны Аллаһы Тәгалә кабул кылсын, киләчәктә дә игелекле гамәлләр кылып яшәргә насыйп итсен”, — диделәр алар.

21.09.2017
Ришат РАМАЗАНОВ

Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (10 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...
Просмотры,караулар 478 просмотров