Письма в редакцию Туган як(Сергач)

Туган як газета письма

Нам пишут.

Самые интересные письма,истории,рассказы,ваши отзывы,комментарии и пожелания.

Онытылмый якыннар

Гаиләбез тотрыгы һәм ышанычы, терәге һәм өмете булган якын кешебез – Рафаил Абдулла улы Мустафинга бүген, 2 февральдә, 60 яшь тулган булыр иде. Ләкин җәйге көннәрнең берсендә ул безне тирән кайгыга салып, көтмәгәндә фани дөньядан китеп барды.

Бу кайтара алмаслык югалтуны ул чакта аңлап та, абайлап та өлгермәдек кебек, чөнки арбалы “тимер атында” шунда иген генә китереп маташты, ә инде икенче көнне шул ук капкадан үзен мәңгелеккә алып чыгып киттеләр. Вакыт барысын да дәвалый, барысын да оныттыра, диләр.

Юк икән шул, йөрәкләргә ук булып кадалган һәм җанны телгәләп торган бу кайгыдан күңелләребез әле дә ярсый, утсыз яна. Якын кешеңне оныту мөмкин түгел икән.

Әтием, оныттылар димә,

Әткәем, онытмадык,

Һаман сагынып искә алабыз.

Кайткан саен хәлең белергә дип,

Кабереңә синең барабыз.

Җәйләр үтәр, көзләр белән кабат

Килер җиргә тагы салкыннар.

Вакыт үткәч онытыла, диләр,

Онытылмый җанга якыннар.

Мустафиннар гаиләсе.Кочко-Пожар.

 

Cпартакиадага чакырам

Гадәттәгечә, Ватанны яклаучылар көненә туры китереп, сугышчыинтернационалист авылдашыбыз Марс Мангушевның якты истәлегенә ел саен мәктәбебез базасында авыл спартакиадасы уздырып киләбез. Быел ул 17 февральгә билгеләнде, ә аның положениесе Сергач районының мәгариф комитеты белән килешенде, спорт һәм яшьләр эше буенча бүлек тарафыннан расланды.



Спартакиада үз эченә 9 спорт төрен ала: волейбол, чаңгы эстафетасы (2+1), гер күтәрү, кул көрәштерү, шашка һәм шахмат уйнау (3+2), автоматны сүтепҗыю һәм мылтыктан ату (2+1), өстәл теннисы (2+1), 40, 50, 60, 70, 80 килограмм һәм абсолют авырлыкта милли көрәш. Кызлар билбаулар белән көрәштә абсолют категориядә генә бил алышыр.

Спартакиаданың төп максатын исегезгә төшереп үтсәм, артык булмас дип беләм. Иң мөһимеавыл җирендә физкультураспорт эшен оештыру һәм камилләштерү, яшьләрдә гражданлык җаваплылыгын тәрбияләү, аларны Ватанны яклауга әзерләү, спорт традицияләрен саклау һәм массакүләм спорт өлкәсендә фикер уртаклашу, тәҗрибә туплау.

Спартакиаданы тантаналы ачу 9.30 сәгатьтә булыр һәм шуннан соң ярышлар башланыр. Белешмәләр өчен телефон: 8(83191) 44-6-13.

Фатех КУРМАЕВ,Камка мәктәбенең физкультура укытучысы.

Изге эшкә Алла ярдәм итә

Грибанда Набережная урамындагы сазлыкны белмәгән кеше юктыр. Ул урамны ике өлешкә бүлә һәм машина белән түгел, җәяү йөрүе дә авыр биредә. Узган елда Мәскәүдә яшәүче авылдашыбыз Саҗидә Абдулганиева эшчеләр яллап, сазлык буендагы агачларны кистерде, бусагалар да куйдырган иде, рәхмәт үзенә. Тик вакыт үтү белән таллар тагы да куерды.

Шатлыгыбызга, шул көннәрдә әлеге урамда яшәүче ир-атлар сазлыкны агачлардан арыттылар, Камка администрациясе җитәкчесе Мөнир Шәймәрдәнов бу эшкә трактор да бирде. Авыл башлыгы андагы коены төзекләндерергә дә, сазлыкның ике ярын тоташтырып, җәяү йөри торган күпер төзергә дә ышандырды. Әлбәттә, бу мөһим эш. Форсаттан файдаланып, яратып укыган “Туган як” газетасы аша Саҗидә Касыйм кызына да, Мөнир Фәттах улына да, актив ир-атларыбызга да шушы урамда яшәүчеләр исеменнән зур рәхмәтемне белдереп, исәнлек-саулык, уңышлар телим.

Хасибә ГАФУРОВА. Грибан.

 

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край») электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.