Подпишись на татарскую газету Туган як.
Газета «Туган як»(«Родной край»)Сергач Нижегородская областная общественно-политическая газета. История,традиции и культура татар Нижегородской области. Известные нижегородские татары(нижгар татарлары).
Читать газету онлайн: https://shubino-video.ru/gazeta-tugan-yak/
Әлбәттә, беренче юллардан ук Сергач белән К.Октябрь районнарында агымдагы елның II яртысына иске бәяләр белән “Туган як”ка вакытыннан элек язылу мөмкинлеге барлыгын искәртеп үтәсебез килә.
1 апрельдән төп подписка кампаниясе башлану белән газета- журналларга язылу бәясенең үсүе ихтимал.
Шуны истә тотып, хөрмәтле милләттәшләребезне 15 февральдә Уразавыл элемтә бүлегенә,
ә 17сендә Яндавишча почтасына килеп, “Туган як”ка язылырга чакырабыз.
Газетабызны үз иткәннәр бүләксез калмаячак.
15 февральдә (18.00) өлкә Җәмигъ мәчетенең административ бинасында “Татар яшьләре лидерлары мәктәбе”нең беренче семинары үтәчәк.
РНКАТНОҗитәкчелеге 16-25 яшьлек актив позицияле милләттәшләребезне шушы чарага чакыра. Белешмә- ләр өчен тел.: 8 (920) 072 04 09.
2 мартта Петряксның мәдәният йортында (11.00 сәгатьтә) Нижгар татарларының региональ милли- мәдәни автономиясе (РНКАТНО) советы, Пильна районының “Нур” татар социаль-мәдәни үзәге һәм өлкә “Туган як” газетасы белән берлектә, җирле үзидарә һәм татар администрацияләре башлыкларының җирле эшмә- кәрләр катнашы белән I өлкә җыенын уздырачак.
Шул ук көнне 14.00 сәгатьтә Сафаҗай мәктәбендә РНКАТНОкаршында эшләп килгән крайны өйрәнүче татар клубының III утырышын уздыру да каралган.
Шушы клуб әгъзасы Хөсәин Мансур улы Аймалетдиновтан (К.Октябрь районы архитекторы) ишеткәнебезчә, ул бу чарага җитди әзерләнеп барачак, безнең якларга караган китаплар күргәзмәсе дә оештырачак.
Нижгар татарлары тарихын өйрәнүгә багышланган бик күп хезмәтләр авторы, профессор һәм тарих фәннәре докторы Ольга Николаевна Сенюткинаның да бу утырышта катнашуы көтелә.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)
10.02.2017
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.