В Уразовке масштабное мероприятие «Урок дружбы».
Студенты нижегородских ВУЗов из Сирии, Ирака, Анголы и Зимбабве рассказали о своих странах, пели песни.
Также своим национальным песням и танцам обучали зрителей – детей из пришкольных оздоровительных лагерей.
Дети горячо приветствовали студентов-иностранцев,
с удовольствием участвовали в мастер-классах и дружно подпевали
Уразавыл мәдәният йортында “Дуслык дәресе” дип аталган гадәти булмаган чара узды.
Аны Нижгар татарлары конгрессы район администрациясенең мәгариф, спорт һәм яшьләр комитеты, мәдәният бүлеге һәм яшьләр палатасы белән берлектә оештырдылар.
Гадәти булмаганы шунда – бу чарага Түбән Новгородның Лобачевский исемендәге дәүләт университеты һәм медицина академиясендә белем алучы чит ил студентлары килгән иде.
Алар белән очрашуга район мәктәпләре каршында эшләп килүче сәламәтләндерү-ял итү лагерьларына йөрүче балаларны китерделәр.
“Дуслык дәресе”н Уразавыл мәктәбенең тәрбия буенча директор урынбасары Гөлнара Садретдинова алып барды.
Чит ил кунаклары килеп җиткәнче ул зал белән төрле уеннар уйнады, балаларны җырлатты.
Ниһаять, көтеп алган кунаклар килеп җитте һәм Гөлнара аларны сәхнәгә чакырды.
Зимбабве иленнән килгән Тинаше Мазеро медицина академиясендә белем ала, Бенате Вьейра (Ангола), Альтувайни Ахмед (Иран) һәм Аллсөләйман Тяммам (Сирия) Лобачевский исемендәге университет студентлары.
Милли кием кигән кызлар кунакларга чәк-чәк тәкъдим иттеләр. Россия гимны яңгыраганнан соң Кызыл Октябрь районы
җитәкчеләре Халит Сөләйманов белән Рафаэль Ильясов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, администрациянең
мәгариф, яшьләр һәм спорт комитеты җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанова барысын да җылы сәламләделәр.
Гаяр Абдрахманович студентларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, шулай ук “Ел укучысы-2017” конкурсында катнашучы һәм җиңүче укучыларны, хезмәт ветераны, Уразавыл мәктәбе укытучысы Бибинур Измайлованы конгресс исеменнән бүләкләде.
Ә Рафаэль Нәбиуллович, үз чиратында, Гаяр әфәндегә һәм администрация хезмәткәре Гөлнара Абдуллинага район администрациясе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Аннары чит ил кунаклары үзләренең туган илләре турында сөйләделәр, мәдәниятләре, гореф-гадәтләре белән бераз таныштырдылар.
Тинаше белән Бенате үзләренең халык биюләрен башкардылар, балаларны да сәхнәгә чакырып, кайбер бию элементларын күрсәттеләр һәм бергәләп биеделәр. Ахмед белән Тяммам искиткеч матур итеп гарәп җырын башкардылар, Ахмед ялгыз да җырлады.
Иң мөһиме – беренче минутлардан ук зал белән тыгыз контакт урнашты, балалар студентларның чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар, бик теләп бергәләп җырладылар, биеделәр, Тинаше белән аларча исәнләшергә өйрәнделәр, кыскасы, зур активлык күрсәттеләр.
Якынча бер генә сәгатькә исәпләнгән чара ике сәгать ярымга сузылды, балаларның бер генә дә китәсе килмәде. Барысы да Нижгар татарлары конгрессына шундый кызыклы һәм кирәкле чара оештырган өчен зур рәхмәт белдерде.
Ахырда чит ил кунаклары район җитәкчеләре, балалар белән бергәләп бөек якташларыбыз Рәшит Ваһапов һәм Хайдәр Бигичев һәйкәлләре янында истәлеккә фотога төштеләр.
“Дуслык дәресе”н оештыруда зур ярдәм күрсәткән тагы да бер студентны билгеләп үтәсе килә — ул медицина академиясенең соңгы курс студенты, уразавыллы Илнур Абдуллин.
Нәкъ Илнур бу студентлар белән элемтәгә кереп, аларны Уразавылга китерде, кунаклар да, үз чиратларында, милли районга кылган сәяхәтләреннән, балалар белән аралашудан бик канәгать булуларын белдереп, кунакчыл хуҗаларга рәхмәтләрен әйттеләр.
Кызыл Октябрь районында күптөрле милләтләр үзара дус-тату яши һәм “Дуслык дәресе”нең нәкъ биредә узуы да символик характер йөртә.
Җир йөзендә меңләгән милләт халкы яшәсә дә, безнең өебез бер – Җир шары һәм шул гомуми өебездә һәрчак дуслык хөкем сөрсен иде.
Бу зур тәрбияви чараны оештыручыларга, шул исәптән район мәдәният йорты хезмәткәре, тавыш режиссеры Илдус Харрясовка да тагы бер тапкыр рәхмәт, бу очрашу соңгысы булмас дигән өметтә калабыз.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
Автор фотолары.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия