Татарский меджлис в ресторане Русь
Впервые в истории Сергача и городского ресторана «Русь» был проведен ифтар.
Организаторами и хозяевами данного благотворительного ифтара вышли руководители передовых сельскохозяйственных предприятий Сергачского района и предприниматели. На этом ифтар-меджлисе многочисленные гости дружно приветствовали друг друга, желали каждому здоровья и божью благодать, особенно организаторам.
«Русь»та татар мәҗлесе.
Сергачның үзәгендә урнашкан “Русь” ресторанында шушы районның алдынгы авыл хуҗалыгы җитәкчеләре Харис Хакимов (З.Рбишча) белән Фаил Арифуллин (Шөбиле) һәм уңышлы шәхси эшмәкәр Ирфан Шаипов (К.-Пожар) эшлекле дуслары өчен бәйрәм табыны кордылар, ифтар мәҗлесе уздырдылар.
Әйтергә кирәк, нәкъ хуҗалар үзләре кунакларга чәй ясап, аш салып ихластан сый-хөрмәт күрсәттеләр. Бу дини мәҗлес ресторан тарихында гына түгел, ә Сергач күләмендә беренче тапкыр уздырылды һәм әлеге игелекле гамәлнең дәвамы булыр дип ышанасы килә.
Ресторан ишегалдында ифтар хуҗалары Харис Мигъдәт улы, Фаил Харис улы һәм Ирфан Таһир улы 30лап җыелган кунакның барысын да ислам сәламнәре белән каршы алдылар, мәҗлес бүлмәсенә кадәр озатып бардылар, килә барган дусларын үзара таныштырып тордылар.
Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда Үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки шушы бер ай эчендә кечкенә генә изге гамәлнең дә әҗере зур була.
Шуңа күрә ураза вакытында безнең Нижгар татарлары да күбрәк изгелек кылып калырга тырыша, ә ифтар уздыру шул игелекләрнең нәкъ алтын уртасында тора.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): “Әгәр дә берәү Рамазан аенда дин кардәшләрен ифтар мәҗлесенә чакырып сый-хөрмәт күрсәтсә, ул шушы кардәшенең савабын алачак, ләкин шул ук вакытта теге дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк”, — дигән.
Димәк, никадәр күбрәк кеше ифтарга чакырасың, шулкадәр күбрәк савап та аласың. Шундый әҗерләр, фазыйләтләр бары хикмәтле изге Рамазан аена гына хас. Нәкъ шул турыда сөйләде әлеге ифтарның хөрмәтле кунагы, К.Октябрь районы мөхтәсибе, Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәчете имамы Харис хәзрәт Исмаилов үз вәгазендә.
— Рамазан ае – мөселман календарендә иң изге һәм иң кадерле ай. Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи яктан чистарыну, белмичә кылган гөнаһлардан арыну, мохтаҗларның хәленә керешеп, аларга ярдәм кылу ае.
Ә Ләйләт әл-кадр кичәсе, ягъни бу айда Коръән аятъләре иңдерелгәнгә күрә, Рамазан бөтен ислам дөньясы өчен иң кадерле айларның берсе. Бу айда ураза тоту, тыелганнардан тыелып тору кыен түгел, чөнки Аллаһы Тәгалә бу өлкәдә Үзе ярдәмгә килә: тәмуг ишекләрен ябып, шайтаннарны богаулап куя, изге гамәл кылырга комачаулаучылардан азат итә.
Мәрхәмәтле дин кардәшләребез тарафыннан корылган әлеге ифтарга килүчеләргә барысына да рәхмәтлемен, чөнки табын кунак белән күркәм, ә хуҗаларына Раббыбыз әҗерен 700ләп арттырып бирәчәк.
Киләсе Кадер кичәсен дә, Ураза бәйрәмен дә шулай бергәләп матур гына каршылыйк, Гает намазларына күмәк басыйк, мәчетләребезнең хәлләрен белешеп торыйк, — дип сөйләде Харис хәзрәт.
Аннары ул изге Коръәннән сүрәләр укыды, ә Рушан хәзрәт Мөхәммәтҗанов тиешле догасын кылып, аларны багышлады.
Шуннан кунаклар хәләл ризыклардан гына мул итеп корылган табын артында авыз ачтылар, чәй эчеп, ярыйсы гына сыйландылар.
Печәдән килгән Сабир Магҗанов, Мочалидан Надир Вахитов, Камка администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрданов, Шөбиледән Мөхтәр Хайретдинов, Уразавылдан Илдар Садретдинов, милли районда киң җәмәгатьчелек һәм хәйрия эшләре белән танылган Халит белән Равил Садековлар (З.Рбишча белән Семочки) һәм башкалар да кунак иткән дусларына чын күңелләреннән рәхмәтләрен белдерделәр.
Ә бәйрәм сәбәпчеләре, үз чиратларында, кунакларны, шул исәптә барча якташ-милләттәшләрне киләчәк Ураза гаете белән тәбрикләделәр, аларга сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, ә кәсепләрендә табыш күреп эш итүләрен теләделәр.
Олег ХӨСӘИНОВ.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия