Сабантуй национальный праздник даты проведения

Сабантуй 2020 график проведения

Сабантуй в Уразовке

Татарский национальный праздник Сабантуй состоялся в Уразовке

В мероприятии примут участие: глава Нижегородской области Глеб Никитин, помощник заместителя председателя Правительства РФ Ринат Мухамеджанов, депутаты Законодательного Собрания Нижегородской области Вячеслав Аксиньин, Надир Хафизов, Николай Шкилёв, торговый представитель Республики Татарстан в Нижегородской области Марсель Усманов, председатель Духовного управления мусульман Нижегородской области Гаяз Закиров, а также министры областного правительства, глава МСУ Краснооктябрьского района Рафаэль Ильясов, главы соседних районов,
глава администрации района, председатель оргкомитета «Сабантуй-2018» Халит Сулейманов.
Артисты и участники художественной самодеятельности. Среди них — гости из Татарстана и Москвы.

Сабантуйларкүренә башлады.

Кызыл Октябрь районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Максут Яруллин безгә белдергәнчә, агымдагы атнада район администрациясендә узган планёркада Уразавыл сабан туеның көне белән билгеләнгәннәр: төбәгебезнең мәртәбәле милли бәйрәме 23 июньдә киң колач җәеп, кунаклар кабул итәчәк.



Бу дата Нижгар татарлары конгрессы белән килешенгән һәм расланган.

Ә моңа кадәр Мочали авыллары башлыгы Рафаил Айнуллин: “Пильна районы сабан туе быел бездә 7 июльдә узачак”, — дип “Туган як”та (№3, 19.01.2018) әйткән иде.

Димәк, сабантуйлар күренә башлады. Ә Федераль сабантуй быел күрше Чуваш Республикасы башкаласы Чабаксарда, Бөтенроссия авыл сабан туе Саратов өлкәсенең Усть-Курдюм авылында узачак, тик аларның әле көннәре билгеле түгел.

Сергач районының Земство җыены депутатлары карары нигезендә, шушы ор-ган каршында 10 кешедән торган иҗтимагый совет оешты.

Аның составына милләттәш-якташыбыз, Сергачтагы “Татар радиосы” генераль директоры һәм милли үзәк рәисе Фәрит Аймалетдинов та сайланды.

Земство җыены рәисе Николай Субботин белдергәнчә, бу совет хакимият белән гади халык арасында җитди мәсьәләләр буенча эшлекле элемтә урнаштыручы орган булып торачак.

27 февральдә Нижгар татарлары региональ милли-мәдәни автономиясенең (РНКАТНО) башкарма комитеты Сергачның мәдәният йортында (12.00) киңәйтелгән совет утыры-шын уздырачак.

РНКАТНО Нижегородские татары

Ә моңа кадәр РНКАТНО каршында эшләп килгән “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы һәм крайны өйрәнүчеләр клубы әгъзалары (11.00) ике мәйданчыкта үзара фикер алышырлар, агымдагы елга планнары белән билгеләнерләр.

Киңәйтелгән утырышта төп доклад белән автономиянең башкарма директоры Рамил Салихҗанов чыгыш ясаячак.

Ана телебезгә һәм хак динебезгә, милли мәдәниятебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә, билбаулар белән көрәшебезгә һәм тарихыбызга, гомумән, иҗтимагый тормышыбызга караган сорауларыгыз булса, рәхим итегез!

Һәм соңгысы. Т.Новгород Җәмигъ мәчете каршында эшләп килгән хәйрия фонды җитәкчесе Зөһрә ханым Идрисованың әнисе Рауза апа Садекова вафат булу сәбәпле, аның тирән кайгысын уртаклашабыз.


09.02.2018
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия газеты



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.