Праздничные мероприятия в селе Тукай

Татары Нижегородской области новости

Мероприятия в селе Тукай

Праздничные мероприятия посвященные ко Дню Защитника Отечества прошли в Тукайском СДК Спасского района Нижегородской области.Организованно прошел концерт с исполнением национальных татарских песен,среди молодежи прошел турнир по настольным играм.

Тукай клубында ватанны яклаучылар көне уңаеннан ир-егетләр өчен бәйрәм оештыр-ганнар — гармунда уйнатканнар, җырлар җырлатканнар, ә яшьләр арасында өстәл уеннары турниры үткән.

Уразавыл мәктәбе директоры Фәрит Хайруллин хәбәр итүенчә, аларда Максим Горький исемендәге Халыкара фестиваль кысаларында “Дустыңа китап киңәш ит” акциясе бара.

Кочко-Пожар
мәдәният йор-ты үзешчәннәренең “Минем ватаным – минем илем” темасына отчет концертындагы чыгышларын өлкә татар автономиясенең башкарма директор урынбасары Рәзилә Ахмадуллина югары бәяләгән.

Тукай клубында ватанны яклаучылар көне уңаеннан ир-егетләр өчен бәйрәм оештыр-ганнар — гармунда уйнатканнар, җырлар җырлатканнар, ә яшьләр арасында өстәл уеннары турниры үткән.



Яңа Мочали администрациясе “Җирле инициативаларга булышлык күрсәтү” өлкә программасына ике авылның да мәдәният йортларына ремонт ясау проектларын тәкъдим итәчәк.

Печә халкының фикерен исәпкә алып, Лопатин администрациясе бу программада катнашу өчен суэтем башнясы урнаштыру һәм Приозерная, верхняя һәм Центральная урамнарында 2 километр суүткәргечне яңарту проектын әзерли.

Татар Моклокасы
амбулаториясенә тантаналы рәвештә табигый газ җибәрелгән.

Шөбиле “Оргкомитет”ы оештырган “Мәчет – 300 активист” проекты кысаларында якынча 110 гаилә мәчетне ремонтлауга акча биргән.

Ыргуның башкаладагы як-ташлыгы авылдашларының сәламәтлеген кайгырту максаты белән авылга фельдшер эзли.

Петрякс мәктәбендә авылның танылган шәхесе, Пильна районының хөрмәтле гражданины, икенче ранг капитаны Әнвәр Сабиров кунакта булган.

Татар Моклокасыспорты

Спас районы Татар Моклокасы мәктәбенең физкультура укытучысы Рамил Юнисов белдерүенчә, аның җиде укучысы озак түгел район үзәгендә “ГТО” Бөтенроссия физкультура спорт комплексының чаңгы этабы нормативын үтәгәннәр.

Шул ук көнне “Без спортны сайлыйбыз” акциясе кысаларында Гүзәл Кукаева чаңгычылар ярышында финишка өченче килгән, ә мәктәп командасы берничә спорт төре буенча “Президент ярышлары” Бөтенроссия акциясенең муниципаль этабында өченче урынны яулаган.

 село Татарское Маклаково

Сафаҗай тормышы

Пильна районы Сафаҗай башлыгы Фәрит Каюмов февраль азагында авылдашлары һәм район түрәләре алдында 2017 елда башкарылган эшләр турында хисап тоткан. Аның чыгышына район башлыгы виктор Козлов, Земство җыены депутаты Мирзәхләм Абдулганиев һәм район администрациясе белгече Надирә Абдулганиева югары бәя биргәннәр.

Сергачта узган РНКАТНОның киңәйтелгән утырышында да Виктор Иванович сафаҗай-лыларның эшчәнлеген югары бәяләп чыкты, бигрәк тә спорт һәм мәдәният тармакларында ирешкән нәтиҗәләрен ассызыклап үтте.

07.03.2018
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.