Праздник для учащихся Малорыбушкинской школы

cело Большое Рыбушкино и Малое Рыбушкино

Спортивный праздник для учащихся Малорыбушкинской основной школы

«Веселые старты» для детей младших классов и турнир по мини-футболу среди старшеклассников. Спортивное мероприятие было организовано в рамках «Дня здоровья» и все участники от имени Ансара Хайдаровича получили памятные подарки, а победители были награждены грамотами. В этот же день из средств спонсора и пожертвований сельчан была оказана материальная помощь учащимся из неполных семей.

Директор Большерыбушкинской средней школы Гульнара Фахретдинова в торжественной обстановке поблагодарила Ансара Насибуллина за систематическую помощь родной школе и оригинальный праздник для всей детворы.

Ансар Хайдарович, в свою очередь, выразил слова благодарности дирекции Малорыбушкинской школы, отдельно педагогу-организатору Сылу Насибуллиной и учителю физкультуры Гаязу Айсину за содействие в организации данного спортивного мероприятия.
«Мы вместе делаем одно общее и очень важное дело – приобщаем подрастающее поколение односельчан к здоровому образу жизни, когда им очень не хватает подвижности и движения, живого общения и чувства локтя своего товарища в период полного поглощения подростков интернетом», — сказал организатор праздника Ансар Насибуллин.



Балаларга депутат бүләге.

5 апрельдә Зур Рбишча авыл советының иң актив депутаты Ансар Насибуллин “Сәламәтлек көне” кысаларында туган авылы Кече Рбишча мәктәбенең башлангыч классларында белем алучыларга “Күңелле стартлар”, ә өлкән класслардагыларга мини-футбол ярышларыннан торган спорт бәйрәме бүләк итте.

Чараны башлар алдыннан, әлеге уку йортын филиал итеп үз канаты астына алган Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбе директоры Гөлнара Фәхретдинова интернет чорында яшь буынны сәламәт яшәү рәвешендә тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен Ансар Хайдәр улына рәхмәт белдерде.

Ә Ансар әфәнде, үз чиратында, бу чараны оештыруда һәм алып баруда ярдәм иткән педагог-оештыручы Сылу Насибуллина белән физкультура укытучысы Гаяз Айсин һәм шундый бәйрәмнәр
оештырырга ярдәм итеп килгән “Адҗа авыл” егетләре исеменә рәхмәт юллады.

3 класс укучыларының спортка багышланган шигьри чыгышларыннан соң, башлангыч класс укучылары
“Сильные” һәм “Смелые” исемле командаларга бүленеп,

10 конкурстан торган ярышларга керештеләр һәм төрле кыен күнегүләрне дә

җитез җиңеллек белән үтәделәр һәм жюри “кыюлар”ны җиңүче дип атады. Аннары бәйрәмнең икенчеөлеше булган мини-футболда 5-9 классларының 25 укучысы 5 командага бүленеп ярышты.

Шуны да әйтеп үтмичә ярамас, соңгы елларда кызлар да бу спорт төрен яратып үзләштерә башлаган һәм биредә унлап кыз бигрәк оста уен күрсәтте.

Футболда “Торпедо” командасына тиңнәр юк иде, ә “Зенит” белән “Адҗа авыл” командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

Башлангыч һәм өлкән классларда җиңгән һәм призлы урыннарны яулаган коман-далар грамоталар, ә барча катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

с.Рыбушкино подарки детям

“Иң шәп капкачы” Айгөл Якупова белән “Иң шәп уенчы” Айдар Әхмәтҗанов та грамоталарга лаек булдылар.

Ә тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 16 бала спонсор тарафыннан һәм авыл халкының мәҗлесләрдә махсус җыелган садакалар исәбеннән акчалата бүләкләнделәр.

Бәйрәм ахырында Кече Рбишча мәктәбе җитәкчесе Юсыф Нуреев та Ансар Насибуллинның бишенче ел рәттән шундый матур спорт чаралары оештырып килүен хуплады, балаларның үсеп җиткәч туган авылларына ярдәмле булуларын теләде.

13.04.2018
Ришат РАМАЗАНОВ.
Автор фотосы.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.