Кыска яңалыклар 07.04.2017

новости газета туган як

Районнарда һәм Авылларда

Ремонт участка уличной дороги протяженностью 1173 м по адресу: Нижегородская область, Сергачский район, с. Андреевка, ул. М.Юсипова» в регионе Нижегородская обл (Андреевка).Глава Местного Самоуправления: Бедретдинов Хасян Садетдинович.

Мөтеравыл администрация­се башлыгы Хәсән Бәдретдинов белдерүенчә, биредә Сабиров, Юсипов урамнарына һәм Мо­лодежный поселогы юллары­на якынча 5 километр вак таш түшәргә җыеналар.

Сафаҗай мәктәбенең алдын­гы укучыларының берсе Аль­бина Атауллина Волгоградта үткән хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының соңгы этабын­да призлы урын яулаган.

Уразавыл администрация­се депутатларының чираттагы утырышында район үзәгенә кергәндә стела урнаштыру, үзәк урамда төзекләндерү эшләре һәм Куйсуында янгын депо­сы эшчәнлеген торгызу турын­да сүз барган, башка мөһим мәсьәләләр күтәрелгән.

Кочко-Пожар командасы төнге хоккей лигасы уеннарын өченче урында тәмамлаган.

Тукай егете, Сергач спорт мәктәбе каршында эшләп килгән татарча көрәш секциясе тренеры Рафаэль Арифуллинның тәрбияләнүчеләре Дзержинскта Зәки Үмәров бүләк-ләренә үткәрелгән ярышларда 15 призлы урын алып кайткан.



Грибаннан Айдар Хафизов һәм Камкадан Диляра Тиманова да химиклар шәһәренең билбау­лар белән ачык чемпионатында уңышлы катнашканнар.

Карга аксакалы, ветеринария хезмәтендә 52 ел эшләгән, күптөрле дәүләт бүләкләре иясе Хәсән Абдуллин 80 яшьлек юби­леен билгеләп үткән.

Шөбиленең “Оргкомитет” әгъзалары үткән елдагыча май бәйрәмнәре көннәрендә каберлекләрдә өмәләр үткәрүне планлаштыра.

Бозлау администрациясе территориясендә 15 апрельдән төзекләндерү айлыгы игълан ителәчәк.

село Базлово,Нижегородская область,Россия

Татарское село Базлово(Бозлау авылы)

Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил Мусин Уразавылда үткән билбаулар белән көрәш турнирын­да тәрбияләнүчеләренең чыгыш­ларын югары бәяли. Аеруча 50 кг кадәр авырлыкта җиңгән Рушан Хайретдиновны һәм 70 кг хәтле үлчәмдә өченче булып калган Ри­шат Сабитовны билгеләп үтте.

Белка администрациясе баш­лыгы Иван Бухалов Ыргу халкын кипкән үләнне кабызудан кисәтә, чөнки әле ут җибәрүчеләрне мах­сус иярчен (спутник) ачыклар һәм аларга зур штрафлар салыныр.

Сергач районының депутат­лар командасы безнең Кочко-Пожардан Олег Әндәрҗәнов һәм Мидихат Бәдретдинов, Шөбиледән Илдар һәм Маргари­та Мөхәммәдияровлар, Камка­дан Равил Мангушев кергән со­ставта җирле үзидарә органнары спартакиадасының Семеновта үткән чираттагы этабында кат­нашкан. Йөзү буенча Маргарита Владимировна икенче урынны яулаган.

Шулай ук анда Дзержинск эта­бында чаңгычылар узышында беренче урынны алган район ко­мандасы бүләкләнгән. Бу җиңүгә Кочко-Пожардан авыл башлыгы Рөстәм Абдуллин һәм спорт ве­тераны Мидихат Бәдретдинов зур өлеш керткәннәр.

Спаста өлкә Законнар чыгару җыены депутаты, “Бердәм Рос­сия” партиясе әгъзасы Алек­сандр Ефремцев гражданнарны кабул иткән, аннары район баш­лыклары Татьяна Бирюкова һәм Федор Хашкин белән очраш­кан, авыл башлыклары белән күрешеп, актуаль проблемалар турында сөйләшкән һәм ахырда район Яшьләр конференциясе эшендә катнашкан.

Пильна районының мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район үзәгендә оештырылган танта­нада бүләкләгәннәр — Петрякс клубы мөдире Әхмәр Закиров­ка өлкә мәдәният министрлы­гы исеменнән, ә китапханәче Кәримә Адиатуллинага район администрациясе тарафыннан Рәхмәт хатлары тапшырыл­ган. Шулай ук район түрәләре Сафаҗай мәдәният йорты эшчәнлеген дә югары бәяләгән.

07.04.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.