«Туган як» редакциясе Сезнең хатлар

Безгә язалар.Нам пишут(читатели газеты Туган як)

Письмо в редакцию газеты Туган як г.Сергач

Отзывы и пожелания

Нам пишут наши читатели.Самые интересные интересные истории,рассказы,история,культура,традиции татарского народа,знакомства,комментарии,отзывы и пожелания.

Гадел эш — җәннәткә адым

Изге гамәл – җәннәткә адым, чын мөселман өчен гаделлек кылу – изге бурыч. Грибанлы эшмәкәр Рәис Гафуров мөселман буларак һәрчак ис​лам кануннары кушканча яшәргә тырыша. Үз акчасына төзетеп, авыл​дашларына бүләк иткән “Хәсәнә” мәчетендә быел ул Бөек Ватан сугы​шында һәлак булган авылдашларын искә алу, алар рухына хәтем-дога кылу мәҗлесен оештырды.

Бу чара изге максаттан гайре яшь буынга дини һәм патриотик тәрбия дәресе дә булды. Ә сугыш чоры хәрби киемнәре кигән балаларның кунакларга бүләккә азык-төлек тутырылган махсус капчыклар өләшеп чыгуы барысы өчен дә көтелмәгән күңелле сюрприз булды.

Наймә хаҗи ХАФИЗОВА.
Грибан — Кочко-Пожар.




Урмайда уңышлы катнаштык

Май башында авылыбызның «Сәрбиназ» фольклор коллективы Чуаш республикасының Урмай авылында үткән “Урмай-Зәлидә»
тра​дицион Халыкара фестивалендә катнашты.
Безнең үзешчәннәрне рәсми рәвештә ачу тантанасына чакырдылар.
Ә икенче көнне инде сәхнәдә бар осталыгыбызны һәм сәләтебезне күрсәтеп чыгыш ясадык.
Фестивальдә төркемнәрне һәм шәхси катнашучыларны аерым номинацияләр буенча бәяләделәр.
Коллективыбыз I нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип табылды, ә солистларыбыз Равилә Зиннәтуллина,
Сания Магҗанова, Сания Малекова, Афия Салехова, Рәисә Сәйфетдинова, Рафаэль һәм Адилә Махмутовлар призлы урын​нарга ирештеләр һәм шул уңайдан дипломнар белән бүләкләнделәр.

Шәхсән мин дә бүләксез калмадым — Чуаш татарлары милли-мәдәни автономиясенең иҗтимагый оешмасы советы рәисе Фәрит Гибатди​нов Рәхмәт хаты тапшырды.
Уңышлы катнашуыбызга без бик шат һәм киләчәктә дә төрле регионара бәйгеләргә чыгарга әзербез.

Наилә КИНЗЯБАЕВА,
“Сәрбиназ” коллективы җитәкчесе.
Татар Моклокасы.




Сау бул, бакча!



24 майда Уразавыл балалар бакчасында узган чыгарылыш кичәсе балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, кунаклар өчен дә истәлекле зур бәйрәм булды.
Матур итеп киенгән малайлар һәм кызлар үзләренең бакчада алган белемнәрен күрсәттеләр: аларның әкият геройлары сорауларына дөрес җавап бирүләре, шигырь сөйләүләре, музыкаль җитәкчеләре Татьяна Князева әзерләвендә оста иттереп җырлаулары һәм биюләре һәркемнең күңеленә хуш килде.

Балалар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныттылар. Әлбәттә, аларның әлеге уңышларында тәрбиячеләр Гөлчирә Таһирова белән Гөлнара Нәвретдинованың, аларның ярдәмчеләре Альбина Байкинаның да өлеше зур.

Чыгарылыш төркеме балаларын кечкенә дуслары да бәйрәм белән котлады. Бакча мөдире Ләйлә Зарипова балаларга ак юллар, уңышлы уку теләп, дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Аннан балалар, бакча бусагасын атлап чыгып, төсле шарларны зәңгәр күккә очырдылар.

Шушы очып киткән шарларга карап, бала​лар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең,

тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде, чөнки алар балачак иле белән саубуллашты.

Рамилә ХӘСӘНОВА,
өлкән тәрбияче.
Уразавыл.





«Адҗа авыл» төркеменә рәхмәт

Кече Рбишчаның ике дистәдән артык инициатив егетләреннән торган “Адҗа авыл” төркеме туган авылларының
иҗтимагый һәм дини тормышында зур роль уйный.
Аларның берничә ел дәвамында җирле мәктәптә белем алучы балаларга спорт бәйрәмнәре,
ә авыл халкына торле милли-мәдәни чаралар бүләк итүләре нәкъ шуңа ачык дәлил.
Һәр ел җирле зират​та өмә оештыралар, каберлекләрне тазартып чыга​лар.
Күптән түгел генә Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә Бөек Җиңүнең 72 еллыгын да зурлап һәм сокландыргыч матур иттереп оештырдылар.
Ә Шәһри Рамазан аенда инде өченче ел рәттән җирле мәчет алдында “Рамазан чатыры” корып, ураза тоту​чы картларны һәм юлчы мосафирларны авыз ачтыра​лар.

Рөстәм Юсипов җитәкчелегендәге шушы төркем егетләренә, алар белән бу эштә актив кайнаган авыл советы

депутаты Ансар Насибуллинга һәм алар йөзендә иҗтимагый тормышыбызда барча ярдәм күрсәтүчеләргә
авыл советы һәм халкы исеменнән рәхмәт белдерәм.

Юл уңаеннан барча авылдашларымны, райондаш​ларымны һәм дин кардәшләремне изге Рамазан ае белән тәбрик итәм, ә шушы ошбу аебызда ураза то​тучыларга түземлек һәм сабырлыклар телим. Тоткан уразаларыбыз, укыган тәравих намазларыбыз кабул булсын.

Наил ХӨСӘИНОВ,
Зур рбишча администрациясе башлыгы.




Туган авылым алтын бишек

Туган авылым Рбишча матур авыл,

Тигезлектә, иңкүлектә утыра ул.

Зур да түгел, кечкенә дә — ул уртача,

Һәрбер йортта гөрләп үсә яшел бакча.

Авылымның һәр ягында агачлыклар,

Таңнан кичкә кадәр сайрый анда кошлар.

Туган авыл — нинди кадерле һәм киң мәгънәле, эчтәлекле сүз.

Авылның матурлыгын, күңелләргә якынлыгын бертуктамый гасырлар буе язып бетерерлек түгел.

Безнең авыл бигрәк тә зур, биек матур йортлары, көненә 3 мәртәбә азан тавышы яңгырата торган 3 мәчете бар. Авылыбыз елдан-ел үсә, зурая бара.

Гөмбәдәй үскән кебек яңа төр йортлар төзелә, өй тирәләрендә матур-матур агачлар, чәчәкләр шаулап үсә. Рбишча халкы бик эшчән, тырыш. Әйе, монысы бигрәк сөендерә.

Тик минем күңелемдә балачактагы авылымның гүзәллеге нык истә калган. Урамның ике ягында агачтан матур бизәкләр белән ясалган өйләр тезелгән. Һәрбер йорт тирәсендә 8-10ар бала-чага шау-гөр килеп уйнап йөри.

Яшел чирәмдә сары йомгактай тәгәрәп үскән каз-үрдәк бәбкәләре, мал-туар тавышы колакларда чыңлый. Җәй көннәрендә иген басуларының шаулавы күңелләрне тетрәндереп куя.

Иртә таңда төрле-төрле кошларның сайравы бернинди дә көйләргә алыштыргысыз. Бу матурлыкны күңел күзе белән генә күреп була.

Әйе, туган авыл һәрбер кешегә кадерле булырга тиеш, шуның өчен аны һаман да саклап, кадерләп кенә яшисе кала.

Туган авылым урамын

Кабат-кабат урадым.

Баш очымда кош сайрады,

Бәхетемә юрадым.

Бәхет өчен саф һава, зәңгәр күк йөзе, җир йөзенә тынычлык кирәк.

Галия ЮСИПОВА,
Зур Рбишча мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы.





Болгар җыенында катнаштык

Хөрмәтле “Туган як” редакциясе хезмәткәрләре, күптән сезгә язганым юк иде, чөнки җитди сәбәпләр булмады кебек. Ә менә хәзер кулыма каләм алырга һәм изге Болгарга кылган сәфәребез турында язарга булдым.

Дөрес, үткән елда анда барып кайткан идем инде. Әмма быел да мөмкинлек булгач, бик теләп ризалаштым, чөнки ислам кабул ителгән урынга баруны саваплы гамәл дип саныйм. Мөселман кешесе изге Болгарга бер генә тап​кыр булса да барып кайтырга тиеш дип уйлыйм.

Дин кардәшләрем, шушы сәфәрне кылса​гыз, бер дә үкенмәссез. Анда бер ел эчендә искиткеч мәһабәт бина – Ислам университеты калкып чыккан. Шушы уку йортында тәүфыйклы һәм иманлы балалар укысын иде, хак динебезнең куәтен арттырсыннар, халкыбызны тугры юлга өндәп, рухи тормышыбызда агарту эшләре алып барсыннар. Амин, шулай булсын иде.

Ә шәхсән мин Дзержинскта яшәүче авылдашларыбыз Адилә ханым белән Әлфиягә зур рәхмәтле, чөнки алар үзләре белән безне дә — Тукайдан җиде кешене автобуста алып бар​дылар, күрмәгән җирләребезне күрсәттеләр.

Ак мәчеткә кереп йөрдек, садакалар салдык, кайберләребез намаз да укыды, истәлеккә сувенирлар алып кайттык.

Без барган көнне халык анда хәйран күп җыелды, чөнки исламны кабул итү бәйрәменең

чираттагы еллыгын билгеләргә мөселманнар һәм дин әһелләре бик күп җирләрдән килгәннәр иде.

Рәшидә ЮНИСОВА.
Тукай.

02.06.2017
“Туган як” редакциясе.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.