Любовь к родной земле-малой родине (село Петряксы)

Любовь к родной земле село Петряксы

Петряксы (Батырша авылы) — татарское село в Пильнинском районе Нижегородской области, расположено в 18 км к югу от районного центра Пильна на берегах речки Сум. Основано,как и село Сафажай в 1451 г.

Туган җиренә гашыйк остаз.Семья Гаязовых (село Петряксы,Нижегородская область)

«Айлар, еллар, гомер үтеп бара, Күренмичә минем күземә. Туган җирен ташлап киткән кеше Бәхет таба алмый үзенә», —

дип яза җирле шагыйрь Ришат Рамазанов.

Әйе, моңа күп санлы мисаллар бар. Шулар арасында Петрякс авылында яшәүче Хайдәр Гаязов язмышы да.

1992 елда лаеклы ялга санаулы еллар гына калган вакытта Хайдәр абый гаиләсен ияртеп туган авылына кайта, ике катлы

йорт торгыза һәм шунда рәхәтләнеп яши башлый.

Бинаның фундаментын һәм диварларын гына яллап эшләттем, калган барлык эшләрне үз куллап башкардым.

Ялгыз диеп булмый, чөнки кирәк вакыт- та күршеләр, дуслар булышты.

Өй түбәсен, бинаның эчен тиешле сыйфатка китергәч, су керттем, канализация булдырдым.

Бу эш миңа аеруча якын, чөнки һөнәрем буенча слесарь мин, — ди язма герое.

Гаязов Хайдар село Петряксы

Хайдәр абый шушы һөнәри белемен ерак Караганда шәһәрендә алган. — Безнең авылдан ул елларда ике дистәдән артык егет анда барып укыды. Яшьлек – тилелек шул, әйтерсең, Горький өлкәсендә ПТУлар булмаган, — ди ул. Хәрби хезмәтен үтәгәннән соң, Хайдәр абый меңләгән лимитчиклар армиясен тутырып, Мәскәүгә барып урнаша.

Яшь белгечне башкаланың эре бер заводына эшкә алалар. Шунда зур басымлы җиһазларны тикшереп, җайга салып озак еллар хезмәт итә, бай тәҗрибә туплый. Тик, Ришат шигырендә язылганча: “Бәхет таба алмый үзенә”.

— Таш калада кичкән бер мизгелне дә яратмадым, гомеремнең артык өлешен анда яшәсәм дә, күнегә алмадым, күңел гел авылыма, туган җиремә ашкынды. Петрякска кайткач, миннән дә бәхетле кеше юк иде сыман, — ди Хайдәр абый.



Ул өй төзегәндә үк беренче каттагы бер зур бүлмәне һөнәрханә итеп җайлаштыра башлый. Шунда төрле станоклар урнаштыра.
Бүген аның һөнәрханәсендә слесарь, токарь станоклары да, балта-пычкы җиһазлары да, башка кирәк-яраклар да бар һәм яше җиде дистәгә якын- лашкан остаз аларны тик тотмый, көндә диярлек куллана. — Беренче станокны үзем белән Мәскәүдән алып килгән идем, башкаларын биредә сатып алдым.

Шулай итеп бай арсенал җыелды. Җиһазларны, эш коралларын саклык белән куллансаң, алар сиңа озак еллар хезмәт итә. Минем һөнәрханәдә әйберләр бәрелеп йөрми, аларның һәрбересенең үз урыны бар,- ди ул. Хайдәр абый авыл халкы арасында алтын куллы остаз исемен күптән яулаган инде.

Ярдәм сорап килгән петрякслыларны һәм күрше авыллар халкын ул бушлай кайтармый, хәленнән килгән тик ярдәм итәргә тырыша.
Мәҗлесләр оештыруга кирәк булган озын урындык, өстәл ясап бирә, агачтан башка кирәк-яраклар да эшли. Мәсәлән, без барганда ул тәрәзә йөзлекләре ясарга җыена иде, ә иң мөһиме — язма герое бач казыклары һәм ярым айлар ясый.

Соңгыларын калайдан кисеп нык тимер чыбыкка төри, буяп та куя аларны. Хайдәр абый иптәшләре белән зираттагы мәет җирләүдә кулланыла торган җиһазларны саклау корылмасын да төзекләндергән. Алар үз куллап блоклардан диварларын өйгәннәр, хәзер бинаның эчен тиешле сыйфатка гына китерергә калган.

Бу эшкә алар язның беренче көннәре белән үк керешергә җыеналар. Яңа бинаның бер бүлмәсе җылытылыр, ә калганнарында кирәк-яраклар сакланыр. Күптән түгел алар ук каберлекләр тирәсен тимер койма белән чолгап алганнар.

Хайдәр абый карамагында кыш айларында кабер казырга ярдәм итә торган махсус агрегат та тора. Хайдар абыйның кече улы Илдар әтисе эзеннән атлап, агач остасы һөнәрен үзләштергән.
Азбарында- гы менә дигән мунчаны һәм беседканы алар бергәләп төзегәннәр. — Әтиемнең куллары алтын, нинди генә эш башламасын, җаена китереп эшли.

Тормышымда кирәк булган кәсеп нигезләрен нәкъ анар- дан өйрәндем. Хәзер бергәләп яңа технологияләр, материаллар үзләштерәбез. Ул чын профессионал һәм үрнәк өлгесе, — ди әтисе турында улы Илдар. — Хайдәр абый кебекләр авылыбызның терәге һәм беренче ярдәмчеләре.

Ул иптәшләре белән зираятләрне тиешле сыйфатта тота. Балта-пычкы остасы да ул, менә дигән слесарь да, токарь да, эретеп ябыштыручы да. Авыл өчен, халык өчен ул мөһим эшләр башкара. Рәхмәт үзенә, — ди авыл башлыгы Ансар Садретдинов.

Дүрт дистә еллар элек үзенә яр итеп сайлаган тормыш иптәше Валентина Александровна да төшеп калганнардан түгел.

Гаязова Валентина село Петряксы

Уңган хуҗабикәне тирә-күршеләре ягымлы гына Валя апа дип йөртәләр, кунак-мәҗлесләргә чакыралар. Ул тегүчелек һөнәрен бик ярата. Үлчәмне дөрес алып, килешле итеп, җиренә җиткереп тегә.

Шуңа күрә яше-карты бу өлкәдә ярдәм кирәк чыккан саен, нәкъ менә аңа йөгерә.
Ике катлы матур йортларының ае- рым бер бүлмәсендә Валя апаның эш бүлмәсе урын алган, биредә биш-алты тегү машинасы урнаш- кан. Кайберләрен якыннары бүләк иткән, кайберләрен үзе алган. — Бу шөгыль шундый тыныч- ландыра, минем өчен эш түгел, ял кебек ул.

Тегәргә утырсам, бөтен мәшәкатьләрем онытыла. Кайберләренә чалбар кыскартып бирәм, күлмәк, халатлар да тегәм. Заказларны кичектерми башкарып бирергә тырышам, – ди ул.

Валентина ханымның тагын бер “йомшак” ягы – бүлмә гөлләре. Аеруча фиалкалар ярата икән. Өендәге оранжереясында бу төр чәчәкләрне санап бетергесез. Чыгышы белән Валентина Александровна Алтай краеннан.

Мәктәптән соң Новосибирск электротехника институтында белем ала. Озакламый башкалага күченеп инженерлык буенча укуын дәвам итә һәм шул ук вакытта төзелеш материаллары комбинатында эшли башлый.

Билгеле, буй-сыны төз, төскә-биткә матур кызны биредә күзләүчеләр байтак була, тик ул үзенә гомерлек яр итеп бер цехта хезмәт итүче Хайдәрне сайлый. Кыска вакыт эчендә араларында бар- лыкка килгән дуслык мөнәсәбәтләре көчле мәхәббәткә әверелә. Тиздән Гаязовлар гаиләсе барлыкка килә, Хайдәр белән Валентинаның бер-бер артлы балалары туа – уллары Шәмил белән Илдар бүгенгә иң зур куанычлары, әлбәттә.

Гаязовлар гаиләсе башта Мәскәүдә, тормышлар авырай- гач, 90 нчы елларда Новосибирскка күченеп яши башлыйлар. Тик биредә дә яшәү җиңелдән бирелми, Гаязовларны проблема артыннан проблема саклап йөри. Шуннан соң Хайдәр абый туган авылына кайтырга карар кыла һәм алар моңа бер дә үкенмиләр. Бигрәк ярдәмчел, нечкә күңелле, ачык йөзле кешеләр, диләр күршеләре Гаязовлар гаиләсе турында.

Ә алар үз көйләре белән әкрен генә яши бирәләр. Кечкенә генә булса да хуҗалыклары: өч кәҗәләре, тавыклары бар. Хуҗабикә җәйләрен бакчада үстергән яшелчә-җимешләрдән күпләп варенье-компотлар кайната, кыяр-помидор тозлый, салатлар яба. Менә шундый тырыш, үзенчәлекле гаилә белән танышып кайттык бу юлы Петрякстан.

Интересно почитать:Малая родина.Родной дом.Моя семья.Мои потомки

Гаязовларга бәхетле тормыш, саулык-сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез!
20.01.2017
Сәхифәне Ринат Сөннәтов, Румия Хамзина әзерләделәр

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.