Хатлар “Туган як” редакциясе

Безгә язалар

Письмо в редакцию газеты Туган як г.Сергач

Табигатьне саклыйк

Уразавыл урта мәктәбенең 6 сыйныфында гадәти булмаган дәрес-суд узды. Әлеге дәреснең төп максаты — табигый бәла-казаларның барлык​ка килү сәбәпләрен һәм аларга каршы көрәш чараларын өйрәнү иде.

Укучылар дәрескә җентекләп әзерләнде: башта материал тупладылар, аннары хөкемдар, адвокат, прокурор һәм башка рольләрне бүлделәр.

Сценарий буенча хөкемдар кешелек дөньясына матди зыян китерүче җир тетрәүне, вулканнарны, кар шууларны, давыл, су басуларны гаепләсә, шаһитлар, киресенчә, кешене гаепләде. Мисал өчен, су ба​сулар кырларны дөрес сукаламаудан һәм елга буйларындагы урман​нарны чамадан тыш кисүдән килә, шулай ук техноген фаҗигаләрнең дә килеп чыгуына күбесе очракта кеше факторы гаепле.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле табигый күренешләрнең йогынты дәрәҗәсен киметү, гаиләне, йорт-җирне һәм мал-мөлкәтне саклап калу, бигрәк тә бу очракларда паникага бирелмәү мәсьәләләренә тукталды.

Суд утырышының ахырында кешегә табигый бәла-казаларның күңелсез нәтиҗәләрен мөмкин кадәр азайтырга тырышырга, заманча техника һәм фаразлаулар кулланырга өйрәнергә кирәк дигән мөһим ка​рар чыгарылды, чөнки өлкәбезнең күп районнарында хәзерге вакытта экологик вәзгыять бик кискен тора.



Рафия ЯРУЛЛИНА,
Уразавыл мәктәбе укытучысы.




Изге гамәл югалмас

Түбән Новгород өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге тагын бер зур югалту кичерде — Куйсуының изге Садек абзый йорты хуҗабикәсе Зөбәйдә ханым Мерсияпова барыбызны да борчуга салып бакыйлык​ка күчте. Бу кайгылы хәбәрне “Туган як” газетасының “Одноклассники” сәхифәсеннән укып белдем һәм шул ук язмада аның үзенчәлекле тор​мыш юлы белән якыннан таныштым.

Зөбәйдә абыстай изге җанлы, киң күңелле кеше иде, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга күп булышты, тормыш авырлыкларыннан арыган җаннарны юата белде, Аллаһы Тәгаләдән ризалык сораучылар исеменнән хәтем-догада торды.

Яшь чактан ук без ул йорт барлыгын һәм Изге Садек абзыйның хәтемнәре бәла-казадан коткарганы турында белә идек.

Зөбәйдә ханымның гаиләсе, балалары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашам һәм аның бу дөньяда кылган игелекле гамәлләрен Аллаһы Тәгалә кабул итеп, урынын җәннәттән әйләсен дигән теләктә калам.

Мәрхүмнең саваплы хезмәтен дәвам итеп, Уразавыл картлар йор​тында яшәүчеләрне һәм Петрякс белән Уразавыл хастаханәсендә дәваланучыларны сөендереп, мин аларга“Туган як” газетасын яздырып бүләк итәргә булдым.

Нижгар татарлары өчен Мәккә булган изге Садек абзый йорты ишекләре беркайчан да ябылмас, хуҗабикәсенең күпьеллык итагатьле, динле хезмәте юкка чыкмас дип ышанып калам.

Әнисә ИМАМЕТДИНОВА.
АКШ, Калифорния.




Болгарга сәфәр кылдык

20 майда Идел буе халкы өчен изге урыннардан саналган Болгар җиренә дини сәфәр кылдык. Кайберләребез анда шәхси машиналар белән берничә ел элек барган булса, күпчелегебез өчен бу сәфәр хыял гына иде. Аллага шөкер, шушы хыялларны тормышка ашырыр​га авылыбызның яшь мөәзине Айрат Юсипов булышты. Иртә намазын укыгач ук без, илле кеше, мәчет ишек төбенә үк килеп баскан автобуска утырып, догалар белән юлыбызны башладык. Бол​гарга килеп җитсәк, биредә илебезнең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә күпләп халык җыелган иде. Без башта Ислам университе​ты ачылу чарасында катнаштык, аннары тарихи урыннар буйлап йөрдек. Иң изгеләрдән булган ак мәчеткә дә кереп чыктык, хатын-кызлар сада​ка салды, ә ир-атлар бер мәчеттә тәүбә, икенчесендә өйлә намазла​рын укыдылар. Бер тәүлек эчендә шундый ерак ара үтеп һәм Болгарда җәяү йөреп хәлдән тайсак та, моңа бер дә үкенмибез, чөнки хыяллары​быз чынга ашты, икенчедән, изге урыннарны күрүдән соклануыбызны әйтеп бетерерди түгел. Безгә бүләк итеп шушы дини сәфәрне оештыр​ган Айратка барча авылдашларыбыз исеменнән рәхмәт юллыйбыз, ә Аллаһы Тәгалә әлегәчә бара алмаганнарга да шушы җирдә булып кай​тырга насыйп итсен.

Халит һәм Фаилә НАСИБУЛЛИНАР.
Кече Рбишча.

26.05.2017
“Туган як” редакциясе.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.