Воспитание детей
С момента рождения ребенка значение матери важно для правильного развития, материнская забота основана на любви и доверии, укрепляет чувство собственного достоинства.
Материнство есть главное и очень ответственное предназначение женщины.
На Мать возложена трудная, ответственная и главная задача по воспитанию и формированию детей, если у неё есть такой потенциал и способности, знания и мудрость, если она образованная, культурная и духовная.
Быть действительно заботливой, любящей вплоть до самопожертвования ради любимых ей близких людей, обладать большим терпением, выдержкой в трудном деле воспитания, быть настоящей матерью детям, подругой и поддержкой супругу – не всем дано, но только в этом случае она настоящая, реальная и состоявшаяся как жена, мать и женщина. С нею спокойно, уверенно, надёжно.
Хатын-кызның төп вазифасы – ана булуда, бала табып, аңа дөрес тәрбия бирүдә.
Ана булу бөтен һөнәрләрдән дә катлаулырак һәм җаваплырак.
Ә инде ятим балаларны тәрбиягә алып, алар өчен чын ата-ана булу — икеләтә саваплы гамәл.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләренең берсендә:
“Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр”,- дигән. Бу – зур дәрәҗә, нигъмәт.
Гаилә учагының җылысын бернинди балалар йорты да алмаштыра алмый.
Һәр балага гаилә кирәк. Күпме күз яше түгеп, төннәрен йок ламыйча, әни килеп алыр дигән өмет белән яшәүче,
бер назлы сүз һәм җылы кочак көтүче сабыйларны тәрбиягә алучы гаиләләр саны соңгы елларда арта барса да,
фәкать аларның саны гына кимеми.
— Яңа көн туган саен тәрәзәдән күзләрен алмыйча, әниләрен көтеп утыручы сабыйлар турында уйлагач, бөтен җанны әллә нинди салкынлык һәм караңгылык биләп ала.
Шундыйларның берәрсенә генә булса да күңел җылыбызны, мәхәббәтебезне биреп, тәрбияләү теләге бездә күптән туды һәм уртак карар нигезендә гаиләбез ишәйде — икенче улыбыз Айратикны алып кайттык.
Ул безнеке! Безгә – әти- әнисенә нәни улыбыз, абыйсына яраткан энекәш, бабай-әбиләре өчен сөекле онык ул,
— ди бу изге адымны ясаган Моклокалы Рәйсә Хабибуллина (фотода).
Бу хакта бик күп сөйләргә мөмкин, ләкин без бүген түбәндәге теләкләр белән генә чикләник: бу киң күңелле,
балаларны чын күңелдән ярата белгән, олы йөрәкле гаиләгә озын гомер, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар юлдаш булсын.
27.11.2017
Румия ХАМЗИНА фотосы һәм тексты.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия