Новости в татарских сёлах Нижегородской области
Актуково, Анда, Андреевка, Антяровка, Базлово, Большое Рыбушкино, Грибаново, Ендовищи, Ишеево, Кадомка, Камкино, Карга, Ключищи, Кочко-Пожарки, Красная Горка, Красный Остров, Ишеево, Малое Рыбушкино, Медяна, Ново-Мочалей, Овечий Овраг, Петряксы, Пица, Пошатово, Семеновка, Старо-Мочалей, Татарское Маклаково, Трехозерки, Тукай, Уразовка, Урга, Чембилей, Шубино.
Спас районының “Арт-Сеп-тима” вокаль студиясенең солисткасы Рауза Невмәнова Йошкар-Олада татар-фольклор коллективлары арасында үткән “Халкым мирасы” өченче регионара фестиваль-конкурсында бәет әйтеп, жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләүгә ирешкән һәм икенче дәрәҗә лауреат исеменә ия булган.
Пильна районы Сафаҗай авылыннан булган мәскәү-леләрдән торган “Сафаҗай бүреләре” командасы Мәскәү абзар хоккей лигасы ярышларының регуляр чемпионаты нәтиҗәләре буенча беренче урынга ирешкән һәм махсус кубок белән бүләкләнгән. Авылдашларының уңышы турында безгә атаклы спорт ветераны Рамил Мусин белгертте.
Татар Моклокасы мәктәбе укучылары Рөстәм Якубов, Лилия Хайруллина һәм Гүзәл Сәбитова “ГТО” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы тарафыннан көмеш билгеләргә лаек булганнар, ә тагын җиде укучы алтынга бара икән. Моның өчен аларга бер нормативны гына үтисе калган.
Сафаҗай үзешчәннәре Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан клубта “Аулак өй” спектаклен сәхнәләштергәннәр.
Кочко-Пожар чаңгычылары Рөстәм Абдуллинны һәм Мидихат Бәдретдиновны Сергач администрациясендә үткән ки-ңәйтелгән планеркада “Лыжня России” ярышларында уңышлы катнашканнары өчен район башлыклары Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
Петряксның Җәмигъ мәче-тенең түбәсен ябу эшләре дәвам итә.
Красный Островтан бу көннәрдә Казанда үтәчәк алтынчы Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре съездында фермер Вәлит Якубов катнаша.
История села Красный Остров,подробнее читайте:Село Красный Остров(Краснай авылы) фото и видео
Татар Моклокасының абруйлы кешеләренең берсе, күп еллар җирле колхозны уңышлы җитәкләгән Шәүкәт Җамалетдинов яшәгән йортка Хәтер тактасы эләргә җыеналар.
Кече Рбишча мәктәбе даими рәвештә Кызыл Октябрь районының мәшгульлек үзәге белән уңышлы эшләгәне өчен “Иң яхшы эш бирүче” өлкә конкурсында “Кадрлар потенциалы” номинациясендә беренче урынны алган.
Ишавыл, Мөтеравыл һәм Татар Моклокасы үзешчәннәре Бозлау мәдәният йортында 8 Март бәйрәме уңаеннан концертта чыгыш ясаганнар.
Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов белдерүенчә, язгы ташкынга әзерләнү кысаларында өч авылда да күперләрнең сыйфатын тикшергәннәр.
Уразавыл спорт мәктәбендә пенсия яшендәгеләр арасында шахмат турниры үткәрелгән. Беренче урынны Амир Айнетдинов (Уразавыл), икенчене Әхмәт Мөхәммәтҗанов (Чүмбәли), өченчене Рифат Билялов (Атяравыл) алганнар.
Татарские сёла Нижегородской области (список)
В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)
10.03.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.