Камка спартакиадасы колач җәя

Марс Мангушев спартакиада в с.Камкино

Ежегодная межрайонная сельская спартакиада, посвященная памяти воина-интернационалиста Марса Мангушева прошла
17 февраля в с.Камкино.

Мангушев Марс Адельшинович(биография)воин-интернационалист,гвардии рядовой,Кавалер ордена Красной Звезды родился 28.01.1966 в селе Камкино Сергачского р-на Нижегородской области. Работал автослесарем на автокомбинате N° 21 в г. Москва.

В Вооруженные Силы СССР призван 24 апреля 1984 года Кунцевским РВК Москвы. В республике Афганистан с апреля 1985 года.Принимал участие в 20 боевых операциях. 21.12.1985 во время боевых действий в ущелье Хазара входил в состав разведывательного дозора. Продвигаясь по заданному маршруту, разведчики попали в засаду и вступили в бой. Огнем из личного оружия М. вывел из строя несколько мятежников, но при отходе на новый рубеж был смертельно ранен. За мужество и самоотверженность награжден медалью «За отвагу» и орденом Красной Звезды (посмертно).

Татарча
“Саулык – иң зур байлык”, — ди халык. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып-белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба.

Менә инде ничә еллар дәвамында яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга юнәлтелгән һәм спортка мәхәббәт, Ватанга патриотик хис тәрбияләү максаты белән Камка мәктәбе базасында авыл яшьләре арасында традицион районара кышкы спартакиада үткәрелә.

Быелгысы югары оешканлык белән 17 февральдә, гадәттәгечә, Әфган сугышында батырларча һәлак булган Марс Мангушевның якты истәлегенә багышлап һәм 23 февраль – Ватанны яклаучылар көне уңаеннан гөрләп узды.



Билгеләнгән вакытка мәктәп спорт яратучылар, кунаклар белән тула башлады. Сергач, Кызыл Октябрь, Спас районнарыннан якынча ике дистә җыелма команда составында 220гә якын спортчы килгән иде, ә тулаем алганда, Камка мәктәбе бу көнне дүрт йөзгә якын кеше кабул итте.

Әлбәттә, өч район дип әйтеп, спартакиаданың никадәр масштаблы икәнен тиешлечә аңлап булмый. Ә менә авыллап алганда, Марсның истәлегенә багышланган Камка спартакиадасы быел колачын тагын да киңрәк җәйде дип, һичшиксез, әйтергә була. Шулай итеп, тугыз спорт төрендә — милли көрәш, волейбол, шашка, шахмат, гер күтәрү, армспорт, өстәл теннисы, чаңгычылар эстафетасы, ату буенча Сергач районыннан Камка, Луговое, Грибан, Янау, рус Пожары, Шөбиле, Абаим, Лопатин, Печә, Мөтеравыл, Богородск, Ачка авыллары спортчылары, Сергач балалар спорт мәктәбе, балалар иҗаты үзәге һәм “Лидер” физкультура-сәламәтләндерү комплексы тәрбияләнүчеләре катнашты.

Кызыл Октябрь районыннан спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Уразавыл, Кече һәм Зур Рбишча спортчылары, шулай ук Чүмбәли, Яндавишча һәм Карга егет-кызлары, Спас районы Татар Моклокасы мәктәбен яклап килгән Тукай, Моклока һәм Бозлау спорт яратучылары чыгыш ясады.

Хөрмәтле кунакларны икмәк-тоз белән каршы алгач, махсус урнаштырылган экранда Марсның тормыш юлына багышланган “Син безнең йөрәкләрдә” дигән видеоролик күрсәтелде һәм бер минут тынлык игълан ителде.

Яңартылган стендта һәркем Марсның биографиясе һәм сугышчан батырлыгын раслаган бүләкләр белән таныша алды.

Тантаналы өлештә спортчыларны өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов, өлкә билбаулар белән көрәш федерациясе президенты Максут Сәмиуллин, Сергач районы администрациясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Курасова, спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Дмитрий Блаженнов һәм башкалар сәламләде, уңышлар теләде.

Марсның туганы Рафек Мангушев та гаиләләре исеменнән спортчыларны бүгенге спорт бәйрәме белән тәбрикләде, туганының истәлеген хөрмәтләп, ерак юлларны якын итеп килгән командаларга, кунакларга, чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Мәктәпнең 7 класс укучысы Дамир Мангушев илебез байрагын күтәргәч, ярышларга старт бирелде. Билгеле, һәрбер спорт төрендә катнашучылар бар көчләрен куеп, җиңү өчен ярыштылар.

Сергач райпосы җитәкчесе, камкалы Равил Мангушев: “Елдан-ел спартакиаданың дәрәҗәсе үсә бару турында әйтер идем. Быелгысы тагын да югарырак төстә оешкан.

Безнең Камка җирендә шушындый зур, районара спорт чарасы узу — горурлык. Әле бер генә авылда да охшашны уздырганнары юк, шуңа да без биредә улларым Марат һәм Айрат белән бик теләп катнашабыз, — диде.

Спартакиада в селе Камкино памяти Марса Магушева
Билгеле булганча, иң кызу ярыш көрәш келәмендә барды. Аеруча Сергач спорт мәктәбенең яшь тренеры Рафаэль Арифуллинның тәрбиячеләрен билгеләп үтәр идек — шактый кыска вакыт милли көрәш белән шөгыльләнүләренә һәм рус егет-кызлары булуларына карамастан, егерме көрәшченең ун-бере призлы урынга лаек булды бу көнне.

Ә кызлар арасында камкалы Регина Батыршина абсолют авырлыкта җиңеп чыкты, егетләр арасында Кышкы спартакиаданың абсолют чемпионы исеменә атаклы тренер Зәки Валемеевның тәрбияләнүчесе,

Кече Рбишчадан Азат Усманов иреште. Иң актив җанатарларның берсе булган Ханиф абый Курмаев:

— Үзем күп тапкыр сабантуй җиңүчесе булганга, бүгенге яшьләрнең көрәшүе турында түбәндәгене әйтер идем: милли көрәш башка хәзер, элеккечә матур алымнар күрсәтүчеләр бик аз. Егетләр бик тиз кызучан, ә менә кызлар, киресенчә, бик матур көрәш күрсәттеләр, — диде.

Кыскасы, спартакиада быел зур оешканлык белән үтте. Призлы урыннар яулаучылар район спорт комитеты исеменнән грамоталар һәм исемле медальләр белән бүләкләнде. Өлкә билбаулар белән көрәш федерациясе һәм РНКАТНО бүләкләре дә үз ияләрен тапты.

22.02.2018
Румия ХАМЗИНА.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.