Түбән Новгородта да сынатмадык (Мектебе Нур аль-Ильм)

Мектебе Нур аль-Ильм

В Нижнем Новгороде прошел областной конкурс чтецов Корана.Особо отличились студенты мектебе «Нур аль-Ильм»,в котором обучаются жители татарских сел проживающих в Краснооктябрьском,Сергачском, Сеченовском, Спасском и Пильнинском районах.

Шәкертләрем дәресләрдә белемне тырышып үзләштерәләр һәм шуңа күрә башка уку йортлары укучылары арасында да сынатмадылар, барысы да диярлек иң яхшылар исемлегенә керүгә лаек булды.

Беренче курстан өченче урынны Кочко-Пожардан Дамир Юнисов алды.

Икенче курстан Абунәим Әндәрҗанов (Пашат) белән Алсу Харисова (Кар​га) икенче булып калдылар.



Өченче ел белем алучылар арасында Гаяр Жәфәров (Куйсуы),Мүбәширә Сафина (Семочки),
Ислям Ташматов (Уразавыл) иң яхшылар дип табыл​дылар. Ислям Коръәннең 30 нчы парәсен яттан искиткеч сөйләде.

Иң олы курс шәкерте Әнәс Ситдеков (Яндавишча) икенче булды.

Берничә укучыбыз башка ярышларда да катнашып, мактау грамота​ларына лаек булдылар.

Пашатлы Нурия Садекова“Бисмил-Ләһ” дигән мөнәҗәтен әйтте, Зур Рбишчадан Надия Фәхретдинова “Шөкер Аллаһыма”,

Уразавылдан Ләйлә Зарипова “Рәхмәт Аллаһыма” дигән шигырьләрен сөйләделәр.

Бәйгедә укучыларымның уңышлы катнашканы өчен миңа да бүләк бирделәр.

Шәкертләрем белән бик канәгать, уңышлы катнашулары белән горурла​нам һәм тәбрик итәм, укуларында зур уңышларга ирешүләрен теләп калам.

Нур аль-Ильм медресе

Алдагы көннәрегез хәерле, бәрәкәтле һәм уңышлы, алган гыйлемнәрегез бары тик Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен генә булсын, ак юллар сезгә.

07.04.2017
Дамир хәзрәт КАЮМОВ,
“Нур аль-Ильм” дини уку йорты мөдире.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.