Региональная автономия татар Нижегородской области (РНКАТНО)

РНКАТНО

Нижгар татарларының Региональ милли- мәдәни автономиясе (РНКАТНО) советы агымда​гы елның март башларында Пильна районында өлкә дәрәҗәсендәге ике чара оештыруны күздә тота.

Шуларның беренчесе – Петрякста татар авыл администрацияләре башлыкларының беренче өлкә җыены. Аның төп максаты – авыл советлары ара​сындагы дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләр ур​наштыру, җирле эшмәкәрләрне авыл файдасына хәйрия гамәлләре кылуга җәлеп итү, үзара тәҗрибә уртаклашу һәм милли-мәдәни традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү.

Ә икенчесе, Сафаҗайда үтәчәге, түбәндәгедән гыйбарәт. Ул күбрәк туган як тарихы белән кызык​сынучыларга кагыла. РНКАТНО каршында оешкан һәм эшли башлаган крайны өйрәнүчеләр клубының өченче җыелышын җыеп, бу чара чал тарихыбызны барлауга багышланачак.



Шулай ук РНКАТНО советы “Туган як” һәм “Сель​ские вести” газеталары редакцияләре белән берлектә, мәдәни-агарту чаралары кысаларында, “Минем шәҗәрәм” һәм “Минем авылым” дигән иҗади өлкә конкурслары игълан итә.

Моя родословная

Үзеңнең гаиләң, авылың тарихы турында язмаларны ике телдә — татарча да, русча да әзерләргә мөмкин, тик ана телендә язылганнарына бераз өстенлек биреләчәк. Язма эшләрегезне 20 апрельгә кадәр югарыда телгә алынган газета редакцияләренә, К.Октябрь мәдәният йортына һәм РНКАТНО адресына юллар​га мөмкин. Җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү чара​сы 19 майда Уразавылда үтәр. Ә иң яхшы язмалар “Нижгар татарлары” журналында һәм өлкә “Туган як” газетасы битләрендә дөнья күрер.

03.02.2017
Илдус АБДУЛЛИН,
автономиянең башкарма директор урынбасары.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)

Внимание

Жители и выходцы из села Шубино могут заказать родословные у нашего односельчанина Мухамметшина Максута,

как для творческого конкурса Минем шәҗәрәм (Моя родословная),так и для себя сохранения истории и памяти



Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (17 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...
Просмотры,караулар 2059 просмотров

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.