Тел ачкычы гаиләдә (село Большое Рыбушкино)

Ключи от новых квартир

Безнең татар авыллары мәктәпләрендә телебезне саклап калу мөмкинлеге булу, бер караштан, куаныч, әмма икенче яктан карасаң, борчылырга да урын бар.

Кайбер балаларның өйдә туган телгә әһәмият бирмичә үсүләрен күрмәгәндәй, әти-әниләр бу эшне бары укытучылар өстенә генә йөкләргә тырыша. Ә бит тирәнтен генә уйласаң, телгә тәрбия гаиләдән башлана. Күрәсең, әти-әниләр балаларын алдан ук шәһәр тормышына җайлап куя.

Ник дисәң, соңгы елларда балаларына саф татар исемнәре түгел, ә әллә ниндиләрен кушалар, “әти-әни” урынына да еш кына “папа-мама” дип әйтүчеләр күренә башлады.

Кызганычка каршы, әти-әниләргә ана теле кирәкмәгәндә, гаиләдә аны сакламаганда, мәктәп кенә са­наулы сәгатьләрдә бу проблеманы чишә алмый!



Татар авылларында татар телен сакларга нәрсә комачаулый соң? Әлбәттә, татар авылларында мәктәпләрнең юкка чыгуы.

Икенче­се – интернет. Әмма интернет колы булып, көне буе компьютер артында гына утырып торырга ярамый, та­тарча китаплар, газета-журналлар да бераз укырга кирәк.

Татарский алфавит|Татарские буквы

Татарский алфавит

Татарские буквы,подробнее: https://shubino-video.ru/tatarskie-bukvyi.html

Чөнки үз туган телеңдә язмалар укыгач, тел­не һәм гореф-гадәтләрне өйрәнә төшәсең. Икенчедән, интернетның сәламәтлеккә зур зыян салачагын да онытып куймагыз.

Авыл мәктәбендә белем алу­чылар бөтенләй туган телләрен белергә теләми дип әйтмим, әмма күпчелек укучыларда бу мәсьәләгә битарафлык сизелә, өлкән клас­сларда хәтта бәхәсләшүгә хәтле барып җитә.

Дөрес, татар телен яратып өйрә-нүче балаларыбыз да юк түгел.

Безнең 11 класста белем алучы Эльмира Закирова шундый сәләтле кызларыбызның берсе.

Ул татар теле буенча район олимпиадасын­да җиңеп чыкты һәм тиздән милли район данын республика күләмендә яклаячак. Аның бу уңышы нигезендә укытучыларның биргән белеме, үзенең тырышлыгы һәм өйдә әти-әнисе һәм әби-бабалары тәрбиясе ята. димәк, татар телебезгә ач­кыч — татар гаиләсендә.

Дөрес, яшьрәк вакытта ана телебез бик үк кирәк түгел кебек, әмма картай­ган көнебездә аның кирәге ай-һай чыгачак, чөнки Аллаһыга без үз телебездә ялварачакбыз.

10.02.2017
Фаилә ТАҖЕТДИНОВА,
Зур Рбишча мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.