Новости в татарских сёлах(районах) Нижегородской области (19.01.2018)

Татарские села,районы Нижегородских татар

В селе Ишеево резко сократилась численность населения,на пятничную молитву ходят 2-3 человека.

Для сельских населенных пунктов характерен более низкий уровень жизни и сравнительно высокий уровень безработицы.
Активная часть трудоспособного населения уезжает в Москву или Нижний Новгород, что в свою очередь способствует дальнейшему социально-экономическому застою, деградации и депопуляции сельских территорий.

Другая проблема оттока сельского населения низкое качество жизни сельского населения из-за невысокой доступности объектов социальной инфраструктуры (образовательной, медицинской, досуговой, транспортной) и жилищных условий.
Авылларда.

Ишавыл халкы соңгы елда кискен кимегән. 2017 ел башында редакция тарафыннан авыллар белешмәсен төзегәндә, анда якынча 120 кеше даими исәпләнә иде, быел бу сан 80 гә генә калган. Җомга намазына да ике-өч кеше генә йөри икән.

Пашат һәм Суыксу мәдәният йортларына “Бердәм Россия” партиясенең “Авыл клублары” проекты кысаларында яңа аудио системалар тапшырганнар.

Уразавыл мәктәбенә федераль программа ярдәме белән яңа ГАЗель автомобиле кайгыртылган.

Ыргуның Центральная урамында урам яктырткычлары якынча бер ай эшләмәгәннән соң яңадан яктырта башлаган.

Өчкүлдә тәрбиягә өч бала алган Халилуллиннар гаиләсенә Яңа ел уңаеннан Яндавишча администрациясенең социаль хезмәткәрләре бүләкләр тапшырганнар.



Кочко-Пожар китапханәчесе Рамилә Мустафина балаларга “Түбән Новгород чыр-шылары” дигән әдәби чара әзерләгән һәм өлкәнең танылган шагыйрьләренең иҗатлары белән таныштырган.

Семочки мәктәбенең 5 класс укучысы Йолдыз Малекова Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе оештырган рәссамнар конкурсының район этабында җиңеп чыккан.

Сафаҗай хоккей мәйданын кардан ике махсус трактор арчый. Биредә Ватанны яклаучылар көненә туры китереп хоккей турниры үткәрүне күздә тоталар.

Печә клубында Яңа ел кичәсендә төрле уен-конкурслар үткәргәннәр, балалар флешмоб биегәннәр. Иң актив катнашучыларга җирле Жамалов хуҗалыгы тарафыннан бүләкләр бирелгән.

Тукай авылының “WhatsApp” та (русча Ватцап дип әйтелә) үз төркеме барлыкка килгән.

Татар Моклокасы мәктәбенең башлангыч класслар укучылары өчен Яңа ел тамашасын Бозлаудан Вафа һәм Венера Ганеевлар оештырган.

КРАСНАЙ шахматчылары

Сечен районы Красный Остров администрациясе башлыгы Максут Алимов 28 январьда легендар авылдашы Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә мәктәп укучылары арасында шахмат буенча традицион районара чемпионат үткәрүе турында хәбәр итә. Быелгысында Сечен, Пильна, Сергач, Кызыл Октябрь һәм Лыскау районнары командалары катнашырга җыена. Интеллектуаль ярышлар Сеченның “Защита двух ко-ней» шахмат клубында үтәчәк.

АТЯРАВЫЛ һәм КАРГА кызлары

Кызыл Октябрь районының сәләтле кызлары — Каргадан Файлә Аймалетдинова һәм Атяравылдан Диана Җамалетдинова шорт-трек буенча Россия беренчелегендә катнашу хокукы яулаганнар. Тренерлары Михаил Юрин белдерүенчә, алар сайлап алу этапларын уңышлы узганнар һәм 19-21 февральдә Городец районында бүтән регионнар спортчылары белән көч сынашырлар.

ПЕТРЯКС юбиляры

Пильна районы Петрякста яшәүче Абдрахман Аляутдиновны гасырлык юбилее уңаеннан район социаль яклау бүлеге, ветераннар советы, райпо һәм авыл хакимиятләре вәкилләре килеп җылы котлаганнар һәм бүләкләр биргәннәр, ә Ансар Садретдинов авыл администрациясе исеменнән тәбрикләгән һәм Россия президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын тапшырган.

Аляутдинов Абдурахман село Петряксы

ШӨБИЛЕ проекты

Шөбиле авылының актив позицияле яшьләре һәм “Оргкомитет” әгъзалары кече ватаннары тормышына бер дә битараф калмыйлар, авылда булган мөһим проблемаларны хәл итәргә тырышалар.
2016 елда үзәк урамга «Җирле инициативалар» программасы кысаларында яңа юл булдыру проектында нык булыштылар. Узган елда шул ук программа буенча уңайсыз хәлдә булган мәдәният йортына капиталь ремонт ясауга да алар зур өлешләрен керттеләр.
Быел менә алар тагын да бер амбициоз проект тормышка ашырырга җыеналар — туган авылларына битараф булмаган шөбилелеләрне “Мәчет – 300 активист” проектында катнашырга чакыралар.
Аның максаты — 300 кешедән җыелган акчага мәчеттә масштаблы ремонт ясау.
2017 елда биредә байтак эшләр башкарылды инде.
Тиешле сумма җыелса, проектны оештыручылар диварларны буяп, ислам каллиграфиясе белән гарәп стилендә бизәргә планлаштыралар, тулаем җылыту системасын, түшәмнәрне һәм идәннәрне яңартырга, баскычлар урнаштырырга җыеналар. Бу эшләр өчен җаваплы итеп Абдулкадер Шәймәрдәнов һәм Зәки Нәвретдинов билгеләнгән.

19.01.2018
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия газеты



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.