Нижгар Дайджест(новости)

Нижгар Дайджест

История.Нижегородские татары— часть единой татарской нации.Их число сегодня составляет 50 тысяч человек (в прежние времена до 100 тысяч). Половина проживает в 34 татарских сёлах ,остальные в городах области.

С этнической стороны нижегородские татары как один из компонентов татарской нации относятся к мишарской группе.

Уразавыл үзәк хастаханәсен-дә ремонт эшләре тәмамланган, ә Сергачның дүрт катлы бина­сында әле дәвам итә.

Петрякс администрациясе “Җирле инициативаларга булыш­лык күрсәтү” программасына иске мәктәп урынында сквер төзү проектын тәкъдим итәргә җыена.

Андыда бу программа ниге-зендә Октябрьская урамындагы суүткәргеч линиясен өлешчә ал­маштырырга җыеналар. Шәһәр-леләр дә бу эшкә ярдәм ышан­дырганнар.

Чүмбәли администрациясен-дә льготаларны рәсмиләштерү буенча һәм башка кирәкле доку­ментлар әзерләү эшләрен район социаль яклау бүлеге белгече Гөлфия Жамалетдинова башкара.

Камка мәктәбендә 19 февральдә Әфганда батырлар­ча һәлак булган Марс Мангушев истәлегенә традицион авыл спартакиадасы үтәчәк. Ярышлар, гадәттәгечә, волейбол, чаңгыда шуу, гер күтәрү, армспорт, шах­мат, шашка, ату, өстәл теннисы һәм милли көрәш буенча узды­рылыр.



Татар Моклокасында рәсми рәвештә теркәлгәннәр саны 1078 кеше тәшкил итә. Үткән елда 42 кеше вафат булган, бер бала туган.

село Татарское Маклаково

Кочко-Пожар балалар бакча­сы район мәгариф бүлеге оеш­тырган “Мини-музейлар” конкур­сына 200гә якын теккән курчак экспонатлары күргәзмәсен тәкъдим итеп, авыл бакчалары арасында иң яхшы дип табыл­ган.

Шөбиленең башлангыч класс укучыларына һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә “Оргкомитет-2017” әгъзалары канцелярия әйберләре бүләк иткәннәр һәм бина алдындагы ут баганасына яктырткыч кай­гыртканнар.

Яндавишчаның фольклор коллективы әгъзасы, клубта оештырылган бәйрәмнәрдә мөнәҗәтләр белән чыгыш ясау­чы Рафия Салахова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.

Мөтеравылда һәм Андыда бер сыер тотучы да юк.

Районнарда

Сергач юллары

Сергач районының муни­ципаль юлларына яңа ел­дан хезмәт күрсәтүгә килешү “Спецдорстрой НН” оешмасы белән төзелгән. Нибары аның карамагына 269 километр ас­фальт юллары керә. Ә шәһәр урамнары шулай ук “До­рожник Сергач” муниципаль предприятиесендә кала. Авыл администрацияләре кышкы сезонга килешүләрне күбесе очракта җирле хуҗалыклар белән рәсмиләштергәннәр.

Белемле укучылар

Пильна районы Сафаҗай мәктәбенең 9 класс укучысы Альбина Атауллина тарих һәм хокук фәннәре буенча өлкә олимпиадаларында җиңеп, Бөтенроссия бәйгеләрдә кат­нашырга хокук яулаган. Шушы мәктәпнең укучысы Ислам Османов Казанда рус теле буен­ча регионара олимпиадада бе­лемен сынады. Укучыларының уңышлары турында редакциягә мәктәп директоры Рамил Мусин белгертте.

Яңа җитәкче

Кызыл Октябрь районы мәгариф бүлегенең яңа гына билгеләнгән җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанова җиң сыз­ганып эшкә керешкән инде. Район администрациясендәге чираттагы планеркада ул пат-риотик тәрбиягә игътибар итү, координацион киңәшмә булды­ру кирәклеге турында сөйләде. Актуаль мәгариф пробле­маларын хәл итү максаты белән Әлфия ханым социаль учреждениеләр җитәкчеләре, мәктәп коллективлары белән очрашулар да үткәрә башла­ган.

Үзешчәннәр шөгыле

Спас районының алдынгы мәдәни коллективларының берсе дип исәпләнгән һәм милләттәшебез Гүзәлия Зиннәтуллина җитәкләгән “Арт-Септима” вокал студиясе үзешчәннәре күптәннән милли баш киемнәре әзерләү белән шөгыльләнәләр. Алар заказлар­ны хәтта башка регионнардан да кабул итәләр.

03.02.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.