Кыска яңалыклар 14.04.2017

новости газета туган як

Районнарда һәм Авылларда

По Спасскому району пойдут поезда со скоростью до 400 км/час.Высокоскоростная железнодорожная магистраль (ВСМ) «Москва — Казань — Екатеринбург»
В докладе главы администрации района Татьяны Бирюковой было отмечено, что магистраль в границах Нижегородской области пройдёт через Володарский, Богородский, Дзержинский, Кстовский, Лысковский, Спасский, Воротынский районы и город Нижний Новгород. Строительная длина участка пути по Спасскому району составит около 29 км и будет проходить вблизи населённых пунктов: Низовка, Сосновка, Новый Усад, Красный Ватрас.
Строительство магистрали будет способствовать решению важнейших проблем социально-экономического характера: инициирует рост деловой активности в широком комплексе отраслей и развитие отдельных секторов экономики (туризма, торговли, транспорта, строительства), а также финансовой сферы, тем самым, повышая доходы и уровень жизни населения.

Спас районында Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер ма​гистрале булдыру мәсьәләсе буенча иҗтимагый тыңлаулар узган. Эшләрне алып баручы “Скоростные магистрали” кам​паниясе вәкиле белдергәнчә, магистральнең зур өлеше районның Вазьян администра​циясе территориясеннән узачак. Төзү эшләрендә тирә-як мохит​ка зарар китермәү, халыкның комфортлы яшәү шартларын бозмау һәм башка мөһим булган таләпләр үтәлер.



Пильна районы Сафаҗайда спорт белән шөгыльләнү үзе бер күркәм традиция. Бер ярыштан да, бер төрдән дә калмыйлар алар.

Күптән түгел баскетбол ко​мандасы район чемпионатында катнашып, өченче урынга лаек булган.
Сечен районының ачык чемпионатында да хоккейчы​лар өченче урынны яулаган​нар. Районның мини-футбол буенча чемпионаты старт алган, сафаҗайлылар анда да әлегә җиңүләр генә яулап баралар.

Кочко-Пожар хастаханәсенең дәвалау бүлеге персоналы ялга китү сәбәпле, якынча май урта​ларына кадәр эшләмәс, халык​ны теш табибы Оксана Лазаре​ва гына кабул итәр.

Ыргу депосы янгын сүнде-рүчеләр смотр-конкурсында катнаша. Районнан килгән махсус комиссия техниканың һәм бинаның сыйфатын, доку​ментларны тикшереп, депоның эшчәнлегенә югары бәя биргән.

Рбишчаның сәләтле көрәшчесе Ваиз Хакимов чираттагы уңышына ирешкән – Арзама​ста полициянең кече лейте​нанты А.Сорокин истәлегенә үткәрелгән ирекле көрәш буенча регионара турнирда үз авырлы​гында “көмешле” урынны яулап кайткан.

Бозлау администрациясе территориясендәге авылларның учреждениеләрен, янгын сүндерү машиналарын, буалар​ны районнан янгынга каршы мах​сус комиссия килеп тикшергән.

Тукайдан Әлфия Усманова, Бозлаудан Адилә Нафеева һәм Татар Моклокасыннан Рафаэль Махмутов Экология елына багышланган район җыр фестивалендә чыгыш ясаган​нар.

Чүмбәлинең үзәк урам буй​ларын кыргый агачлардан арыт​каннар.

село Чембилей.Нижегородская область

Суыксуның социаль учреждениеләр һәм оешма​лар хезмәткәрләре үз терри-торияләрен чистартканнар.

Уразавыл администрациясе башлыгы Илдар Садретдинов хәбәр итүенчә, төзекләндерү айлыгы кысаларында район үзәгенең үзәк урамында бор​дюрлар чистартыла, яктырткыч​лар яңартыла һәм корыган карт агачлар киселә.

Андыда Сергач почтамтын​нан тыш “Туган як”ны бүген 32 гаилә алдыра.

Шөбиле имамы, иң өлкән муллаларыбызның берсе бул​ган Гаяр хәзрәт Мустафинның хәл-әхвәлләрен өлкә диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт За​киров һәм Пашат имамы Марат хәзрәт Салахетдинов белешеп кайтканнар.

14.04.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.