Ведущий специалист Магжанов Сабер (село Пица)

Магжанов Сабер юбиляр с.Пица

Үрнәккә лаек белгеч.

Аграр хезмәт һәрвакытта да хөрмәтле кәсеп, чөнки крестьян кешелек дөньясын иң кирәкле ризык – азык-төлек белән тәэмин итә.

Әйе, бүген бу авыр һәм катлаулы хезмәт белән яшь буын аз кызыксына. АПКда, күбесе очракта, совет колхозларында чыныккан тәҗрибәле белгечләр генә хезмәт итә. Печәнең Нариманов исемендәге СПК рәисе Сабер МАГҖАНОВ нәкъ шундыйлардан.

Сабер Садек улы 25 апрельдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Дүрт дистә елга якын хезмәт юлын ул Печә хуҗалыгына багышлый. Ерак 1974 елда ул анда гади кол​хозчы булып эшли башлый.

Яше тулгач, меңләгән яшүсмер кебек үк совет гаскәрләрендә хәрби буры​чын үти. Армиядән кайткач, Работ​ки авыл хуҗалыгы техникумында агроном һөнәрен үзләштерә һәм диплом алгач,

Печә колхозында эшли башлый, ә 1987 елда шул ук кәсеп буенча югары белем ала.



Үзгәртеп кору чорында колхоз​лар базар мөнәсәбәтләренә чыга башлый, шуның нәтиҗәсендә күп хуҗалыклар үз эшчәнлекләрен дә үзгәртеп коралар – башка милек формасы алалар.

Печә колхозы да яңача корыла һәм бу хуҗалыкта Сабер Садек улы башта рәис урын​басары, ә 2003 елдан алып СПКны үзе җитәкли.

Күп тапкыр өлкә, район хөрмәт билгеләренә лаек булган җитәкче эшчәнлеге бүген дә үрнәккә лаек.

Печәнең Нариманов исемендәге СПКсы Сергач районында алдынгыларның берсе.

— Сабер Садек улы тәҗрибәле агра​рий, ә иң мөһиме — ышанычлы дус. Бүгенге кырыс экономик шартлар крестьян эшчәнлеген төрле яктан сыный, какшата.

Нәкъ менә Сабер кебек, һөнәрен тирән белүче профес​сионаллар гына заман таләпләрен эшкә җигеп, үз хуҗалыкларын дөрес курс белән алып барырга сәләтле.

Юбилеең белән, дустым! Саулык, эшеңдә уңышлар телим, — ди “Ачка” хуҗалыгы җитәкчесе Харис Хаки​мов.

— Сабер Магҗанов кебек белгечләр — Сергач төбәге авыл хуҗалыгы терәге.

Ул җитәкләгән хуҗалык озак ел​лар буе район үсешенә өлеш кертә. Димәк, Сергач районы яулаган Губернатор хөрмәт билгеләрендә дә аның өлеше бар.

Ә иң мөһиме – аның тәҗрибәле эшчәнлеге яшь бу​ынга менә дигән үрнәк булып тора. Мин районның авыл хуҗалыгы идарәсе исеменнән һәм шәхсән үземнән Сабер Садек улын матур юбилее белән котлыйм!

— ди Сергач район администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ру​шан Идрисов.

Сабер Садек улы “Туган як” газетасы редакциясенең дә якын дусты. Милли басма тарафыннан оештырылган һәр чарага диярлек ярдәм итә. Бер төркем эшчеләренә бүләк итеп газетабызны да еш кына яздыра.

Магжанов Сабер село Пица

Хөрмәтле Сабер әфәнде, “Туган як” газетасы редакциясе исеменнән теләкләрнең иң изгеләрен кабул итегез! Киләчәктә дә шулай тыгыз элемтәдә эшләргә насыйп итсен иде.

28.04.2017
“Туган як” редакциясе.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.