Новости в татарских сёлах.Финансовая поддержка

татарские села и районы Нижегородчины

Финансовая поддержка в Краснооктябрьском районе

Депутатом Законодательного Собрания Нижегородской области Антиповым Валерием Александровичем была оказана финансовая поддержка из фонда.
На эти деньги Чембилеевской ООШ был приобретен новый топливный котел,Пошатовской начальной общеобразовательной школе и детскому саду- электроплита и сантехническое оборудование,
Детскому саду в с.Уразовка сантехническое оборудование,цветной принтер и музыкальные колонки.

Депутат ярдәме

Кызыл Октябрь районының кайбер мәгариф учреҗдениеләренә өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Валерий Антипов фондыннан финанс ярдәм күрсәтелгән. Шул акчаларга Чүмбәли урта мәктәбенә яңа ягулык котелы, бер бинада урнашкан Пашат башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасына электр плитасы һәм сантехника җиһазлары кайгыртылган, ә Уразавыл балалар бакчасына төсле принтер, музыкаль колонкалар һәм шулай ук сантехника җиһазлары сатып алынган.

Сафаҗай укучылары



Пильна районы Сафаҗай мәктәбендә быел 178 укучы белем ала. Мәктәп директоры Рамил Мусин белдерүенчә, күптән түгел Альбина Атауллина обществознание фәне буенча өлкә олимпиадасында беренче урын алган. Якын атналарда Альбина тарих, ә Ислам Османов инфор-матика буенча төбәк күләмендә белемнәрен сынарлар.

Спас мәсьәләләре

Спаска атна уртасында өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Александр Ефремцев килгән булган. Ул район һәм авыл администрацияләре башлыклары, комитет рәисләре һәм бүлек мөдирләре, учреҗдениеләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашып, өлкә тормы-шындагы актуаль мәсьәләләр турында сөйләшкән һәм халыкны кабул иткән.

Уразавыл мәктәбе укучылары бөек рус язучысы Максим Горькийның 150 еллыгына багышланган район чараларында катнаша.

Кече Рбишчада яшәүче Мөҗип Невмәтуллинны 90 яшьлек юбилее белән район һәм авыл башлыклары Халит Сөләйманов белән Наил Хөсәинов котлаганнар, Президентның Тәбрик хатын тапшырганнар.

Cуыксудан Рушан Хайретдинов һәм Грибаннан Камил Шәймәрдәнов Сергачның Ленин исемендәге мәдәният йортында 11 февральдә үтәчәк районара гармунчылар бәйгесендә чыгыш ясар-лар.

Анды каберлекләрендә җирле имам Рафик Дианов җитәкчелегендә чистарту эшләре дәвам итә.

Атяравыл, Кызьмавыл, Актук һәм Уразавылда урам яктырткычларына яңа энергия саклагыч лампалар урнаштыралар.

Мочали һәм Сафаҗайфельдшер-акушерлык пунктларына “Телемедицина технологияләре” проекты кысаларында яңа җиһазлар китергәннәр.

Ыргу мәскәүлеләре авылларын төзекләндерү буенча инициатив төркем булдыру максаты белән 10 февральдә башкаланың татар мәдәни үзәгендә очрашырлар.

Уразавылда хоккей буенча Кызыл Октябрь районының ачык чемпионаты 10 февральдә үтәчәк.

Камка мәктәбе базасында Марс Мангушев истәлегенә авыллар арасында традицион Спартакиада 17 февральдә узар.

село Камкино.Спартакиада

Чүмбәлинең “Кыр күле”ндә Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә багышланган биатлон ярышлары, әйткәнебезчә, 22 февральдә чаңгыда тиз йөрүчеләрне һәм мылтыктан төз атучыларны җыяр.

Семочкида фани дөньядан вакытсыз китеп барган авылдашла-ры истәлегенә хоккей турниры 23 февральгә, Ватанны яклаучылар көненә билгеләнгән.

Суыксуда Наил Айсинның якты истәлегенә хоккей турниры 24 февральдә узачак.

07.02.2018
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области(список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия газеты



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.