Нижегородские татары снова в Казани

Нижегородские татары в Казани

Нижгар татарлары снова в Казани.

Безнекеләр тагын Казанда.

Уважаемые работники органов местного самоуправления, ветераны муниципальной службы, депутаты, чья профессиональная деятельность связана с организацией управленческого процесса на местном уровне, поздравляем Вас с Днем местного самоуправления!

Беренче юллардан ук безнең белән тыгыз хез-мәттәшлектә торып, халык файдасына эшчәнлекләрен җәелдергән авыл һәм район башлыкларын вә депутатларын чын күңелдән Җирле үзидарә көне белән котлыйбыз!

Халык ихтыяҗын һәм милләтебез язмышын кай​гыртуда аларның һәрбересенә уңышлар, гаиләләренә иминлек, ә үзләренә саулык телибез.



18-21 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча V Халыкара олимпиада узды.
Анда Татар​стан районнарыннан, Россиянең 25 регионыннан һәм Австрия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Бель​гия, Франция, Канада, Кытай, Литва, Азәрбайҗан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре илләреннән 500ләп кеше катнашты.

Безнең төбәктән ана телебез бәйгесенә Татар Моклокасыннан Лина​ра Измайлова (8 класс) һәм Алсу Мустафина (9 класс),

Сафаҗай мәктәбеннән Ләйлә Сәмиуллина (8 класс) һәм Ай​сылу Абдулбәрова (10 класс),

Семочкидан 10 класс укучысы Динара Хөснетдинова һәм Зур Рбишча мәктәбеннән Эльмира Закирова (11 класс) барып кайт​тылар.

Аларның чыгышлары турында “Туган як”ның киләсе “Яшьлек” кушымтасында укыр​сыз.

Игътибар! 23 апрель 13.00 сәгатьтә Спас мәдәният-күңел ачу үзәгендә Гүзәлия Зиннәтуллина җитәкчелегендәге “Арт-Септима” вокаль студия-сенең отчет концерты узачак.

Ә 8 майда Уразавыл мәдәният йортында (19.00) Марат Ярул​лин сольный концерт бирәчәк. Аның чираттагы музыкаль җиңүе турында 2 биттә укый аласыз. Кысксы, җырлы тамашаларга рәхим итегез.

21.04.2017
Олег ӘндӘРҖанОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.