Кыска яңалыклар 31.03.2017

газета туган як сергач

Реализация федерального проекта «Парки малых городов» в Сергаче.

Объем финансирования данного проекта в 2017 году составит около 4,7 млн руб.

Цель проекта «Парки малых городов» — формирование комфортной городской среды в малых городах, благоустройство существующих парков на основе инициативы и предложений жителей с тем, чтобы они стали более комфортными, современными и посещаемыми местами массового отдыха.

Главой администрации района О.А. Радаевым принято решение о выделении дополнительных средств из местного бюджета в размере 1,5 млн рублей на благоустройство парковой зоны.

В настоящее время завершена подготовка рабочей и сметной документации, получено положительное заключение, выданное ГБУ НО «Нижегородсмета». Следующим этапом в реализации будет проведение процедур по определению подрядчика для выполнения работ по благоустройству парка.

Районнарда һәм Авылларда

Уразавыл мәдәният йортында 8 май көнне, танылган якташыбыз, “Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар конкурсы лауреаты Марат Яруллинның концерты булыр.



Камка мәктәбе директоры итеп рәсми рәвештә тарих һәм обществознание укытучысы Галина Павловна Курмаева билгеләнгән.

Сафаҗай мәдәният йорты үзешчәннәре, елдагыча, район үзәгендә үткәреләчәк “Битва хоров” бәйгесенә әзәрләнәләр. Быел ул экология елына багышлана.

Татар Моклокасы мәктәбе командасы Спаста үткән “Зарница” уеныннан өченче урынны яулап кайткан.

Тукай фермеры Зиннәтулла Мөхетдинов федераль максатчан программа кысаларында авыл җирендә эшләүчеләрнең торак шартларын яхшыртуга ярдәм алу турында таныклыкка ия булган.

Зур Рбишчадан Каримовлар гаиләсе дә шушы программа кысаларында дәүләттән ярдәм алачак.

Атяравыллы авылдашларына мәскәүле Булат Фәйзрахманов Коръәннең мәгънәсен һәм әһәмиятен аңлатучы китаплар бүләк иткән.

село Антяровка,Нижегородская область,Россия

История села Антяровка,подробнее читайте :село Антяровка(Атяр авылы) фото и видео

Кочко-Пожар балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәмен үткәргәннәр.

Сергачта “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән булдырылган “Шәһәрдә комфортлы яшәү шартлары булдыру” федераль программа кысаларында “Кече шәһәрләр паркы” проекты гамәлгә ашырыла. Халык фикерен исәпкә алганнан соң, ял итү паркының эскизы әзерләнер һәм төзелеш эшләре башланыр. Район администрациясе булачак парк астына ике урынны күздә тота, шуның берсе ФСК янында. Бөтен чыгымнарга 4,7 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

Спас районы Тукай авылында гомер кичерүче Саужа Салахутдинованы 90 яшьлек юбилее уңаеннан районның социаль идарә җитәкчесе Ольга Гаранина белән Бозлау хакимияте башлыгы Али Аймасов котлаганнар һәм Президентның тәбрик хатын тапшырганнар. Шул ук көннәрдә ике бишле юбилеен клуб мөдире Татьяна Якупова билгеләп үткән. Аңа туган көне һәм һөнәри бәйрәме уңаеннан иң җылы теләкләрне РНКАТНОның башкарма директоры Рамил Салихҗанов һәм Али Аймасов ирештергәннәр.

Кызыл Октябрь районы Уразавыл балалар бакчасы базасында районның мәктәпкәчә яшендәге балалары өчен “Малышиада” спорт фестивале оештырылган. Аның кысаларында балалар “ГТО” нормативлары да тапшырганнар. Жюри әгъзалары бәяләгәнчә, беренче урынны Зур Рбишчаның “Смешарик”лары яулаган, икенчене Суыксуның “Крепыши”лары һәм Уразавылның “Капелька”лары бүлешкән, өченче урын Мәдәнәнең “Солнышко” сына бирелгән.

31.03.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде..

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.