Уразавыл егетләре БүЛӘКЛӘНдЕ

село Уразовка награждение ко дню полиции

10 ноябрьдә Россиянең эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Быел бу көн икеләтә бәйрәм булды, чөнки совет заманында барлыкка килгән эчке эшләр органнарына 100 ел тулса, революциягә кадәр Россиядә гамәлдә булган полиция хезмәтенә 300 ел тулды.

Сергач район мәдәният йортында закон һәм тәртип сагында торучыларны өлкә Законнар чыгару җыены

депутаты Николай Шкилев, “Сергачский” районара эчке эшләр бүлеге җитәкчесе,

полиция полковнигы Юрий Левкин, Сергач һәм Кызыл Октябрь районнары башлыклары Олег Радаев белән Халит Сөләйманов,

Сергач шәһәре мэры Александр Лаптев җылы тәбрикләделәр һәм алдынгыларны бүләкләделәр.

Милләттәшләребездән юл сагында торучы Олег Хайретдинов Россия эчке эшләр органнарында

яхшы һәм намуслы хезмәте өчен I дәрәҗә медаль белән бүләкләнде (фотода),

өлкән участковый Камил Зариповка чираттагы майор исеме һәм Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләймановның

грамотасы тапшырылды, Уразавылның полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Илгиз Ганеевны да милли район башлыгы

грамота белән бүләкләде.

Егетләр өчесе дә Уразавылда туып-үскәннәр, күп еллар инде бу тармакта хезмәт күрсәтәләр.

Илгиз Ганеев белән Камил Зарипов 17шәр ел погоннарда, ә Олег Хайретдинов 20 елдан артык инде юл тәртибе сагында хезмәт итә.

Алар үзләрен профессиональ булып танытканнар һәм шуңа бүләкләргә ия булдылар да.

20.11.2017
Илнар САДЕКОВ фотосы һәм тексты.

Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (8 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...
Просмотры,караулар 159 просмотров