Кыска яңалыклар 20.11.2017

новости газета туган як

Благоустройство села Базлово.

Глава администрации села Базлово Али Аймасов отметил — в населённых пунктах сельсовета немало сделано в плане благоустройства: отремонтированы дороги, уличное освещение, спилены аварийные деревья, ликвидированы свалки, организован вывоз мусора.

В с.Тукай в ДК установили 70 кресел, сделан декоративный ремонт;в ФАПе нужно провести ряд ремонтных работ:

отремонтировать фасад здания и крышу, произвести ремонт системы отопления.

Авылларда

Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов белдерүенчә, аның карамагына кергән авылларда көнкүрештә мөһим булган cоциаль объектларның кышкы сезонга әзерлеген тикшергәннәр.

Тукай боксеры Рушан Арифуллин Кыстау администрациясе кубогы ярышларында үз авырлыгында җиңү яулаган.

Петряксның иң өлкән кешесе булып Бөек Ватан сугышы ветераны, хөрмәтле Абдрахман Аляутдинов санала. Алла бирсә, яңа елның беренче аенда ул 100 яшен тутырыр.

Татар Моклокасы мәктәбе командасы Вазьянка мәктәбендә үткән өстәл теннисы ярышла-рында кече төркемдә беренче урынны яулаган.



Кочко-Пожар һәм Мөтеравыл китапханәләрендә Халыклар бердәмлеге көне һәм Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан балалар өчен чаралар, тематик кичәләр үткәрелгән.

Камка клубында шул даталар уңаеннан җирле үзешчәннәр концерт биргән.

Суыксу клубында 4 ноябрь көнне өстәл уеннары буенча авыл чемпионаты булып үткән.

Сафаҗай хоккей командасы Сечен районының ачык чемпионатында старт алды. Турнирда катнашырга барлыгы алты команда язылган.

Мөтеравыл администрациясе башлыгы Хәсән Бәдретдинов хәбәр итүенчә, аның составына кергән авыллар урамнарын быел кардан “Земля Сергачская” предприятиесенең Т-150 тракторы арчыр.

Зур Рбишчаның яшь көрәшчесе Ваиз Хакимов Түбән Новгородның “Северная звезда” ФСКсында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ирекле көрәш буенча яшүсмерләр ара-сындагы турнирда үз авырлыгында җиңеп чыккан.

Куйсуында атна уртасында тантаналы рәвештә янгын сүндерү депосын ачтылар.

Уразавыл балалар бакчасында сәламәтлек атнасы үткәргәннәр.

Районнарда

Бүләккә юллама

Cергачның “Лидер” ФСКсында Идел буе федераль округыннан шорт-трек буенча яшүсмерләрне Россия чемпионатына сайлап алу туры узды. 123 катнашучы арасында безнекеләр дә яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Мәсәлән, Карга оныгы Файлә Аймалетдинова үз төркемендә җиңү яулаган һәм Россия беренчелегенә юллама белән бүләкләнгән. Сәләтле кызла-рыбыз Самира Арифуллина (Шөбиле) һәм Диана Жамалетдинова (Атяравыл) призерлар рәтенә кермәсәләр дә, тренерлары әйтүенчә, үзләре өчен югары нәтиҗә күрсәткәннәр.

Сергач.ФОК Лидер

Аграр бәйрәм

Спас районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә милләттәшләребез арасыннан бүләкләнүчеләр байтак булган. “Агросоюз” предприятиесе һәм “Мяском” агрофир-масы механизаторлары Хайдәр Әхмәтҗанов белән Гаяр Махмутов, “Байрам” һәм “Салихҗанов” КФХлары җитәкчеләре Рамил Аймасов белән Ирек Салихҗанов, Тукай фермеры Марат Абганеев район админи-страциясе һәм Земство җыены тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр, ә Тукайдан тәҗрибәле аграрий Камил Арифуллин өлкә авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән Рәхмәт хатына лаек булган.

Дипломлы булганнар

Пильна районы Сафаҗай мәктәбе укучысы Эльнара Ата-уллина һәм Петрякс мәктәбе укучысы диляра Гильманова Казанда Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач” фестивалендә уңышлы катнашканнар. Эльнара җыр номинациясендә икенче урынны яулаган, ә диляра үз төркемендә өченче булган. Оештыручылар сәләтле кызларыбызны дипломнар белән бүләкләгәннәр.

20.11.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.