Мәдәният күтәрелештә



с.Сафажай Дом культуры

Үзгәртеп кору чорында бөтенләй игътибарсыз калып, “үлем” хәленә җиткән мәдәният соңгы елларда терелеп, көч-куәт ала бара, аллага шөкер. Хөкүмәттән, җитәкчеләр тарафыннан да игътибар артканнан арта бара, халык та барлык комплексларын якка куеп, сәхнәгә чыга башлады, авылларда үзешчәннәр, иҗади коллективлар саны күбәя, клубларның эше җанлана. Безнең төбәктәге татар авылларына да кагыла бу уңай үзгәреш. Ун-унбиш ел элек азмы-күпме эш күрсәтүче клублар бармакта санарлык кына булса, хәзер, киресенчә, эшләмәүчеләре ике-бер генә.

Сергач районында җиде татар авылы, барысында да диярлек мәдәният учаклары эшли. Кочко-Пожар клубы иң актив эшләүчеләрнең берсе, һәрчак зур-зур чаралар уздыралар, район данын өлкәдә яклыйлар, төрле дәрәҗәдәге конкурс, фестивальләрдән лауреат, дипломант исемнәре алып кайталар. Өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызларының сходы, “Нижгарбикә” конкурсы гел биредә уздырыла, районара “Җәясу” фестивале дә үткән елда анда булып үтте, быел да бу балалар иҗаты фестивале Пожарда җәелер дип планлаштырабыз. Камка клубында эш җанлана бара, Печә, Грибанда калышмый, озак еллар бөтенләй диярлек эшләмәгән Шөбиле клубы да үткән елда өлкә максатчан программа буенча һәм халык тырышлыгы белән ремонтланып, ниһаять, ишекләрен ачты, Мөтеравыл клубы һәрчак актив эшли, үзешчәннәр шулай ук район данын өлкәдә, регионара чараларда яклый. Спас районында дүрт татар авылы, шуның өчесендә клуб бар һәм Татар Моклокасы, Бозлау, Тукай үзешчәннәренең даны тирә-якта гына түгел, бүтән регионнарда да яңгырый.

Пильна районының сафаҗай, Петрякс мәдәният йортлары районда иң яхшылардан санала, мочалилылар да калышмаска тырыша. Кызыл октябрь районында Пашат, Яндавишча клублары актив эшчәнлек алып бара, Суыксу, Актук, Мәдәнә, Семочки клублары тырышып эшли. Рбишча клубы зур ремонт таләп итә, аны булдырсалар, клуб эше җанланыр дип ышанабыз. Район үзәге Уразавылмәдәният йортының эшчәнлеге, әлбәттә, югары бәягә лаек. Сечен районы Красный остров клубы турында аерым әйтеп үтәсе килә. Биредә һәрвакыт клуб эше югары дәрәҗәдә, үткән елда өлкә максатчан программа буенча зур ремонт эшләре башкарылды һәм хәзер бу мәдәни учак кайбер

шәһәр учреждениеләре белән ярышырдый, үзешчәннәр дә тырышып эшли. Райондагы бердәнбер татар авылының иҗади коллективы бер генә чарадан да калмый, җитәкчеләр аларны һәрчак югары бәяли, районара, өлкә чараларының да гел уртасында краснайлылар. Кнәген районындагы шулай ук бердәнбер татар авылы ыргуда да клубның ишекләре ачык.

Соңгы елларда күп кенә иҗади коллективлар – фольклор төркемнәр, хорлар барлыкка килде, араларында регионара фестивальләрдә уңышка ирешеп кайтучылары да бар. Мәсәлән, “Пашатбикә” (Пашат), “Сәрбиназ” (Татар Моклокасы), “Зимцәцәк” (Камка), “Авыл кызлары” (Тукай) фольклор төркемнәре “Түгәрәк уен” фестивальләрендә Нижгар данын яклаганнары бар, Кочко-Пожар, Бозлау үзешчәннәре Казанга барып, ТНВ каналының “Җырлыйк әле!” тапшыруында катнаштылар. Спас районы мәдәният бүлегенең Гүзәлия Зиннәтуллина җитәкчелегендәге коллектив бик күп чараларда катнаша, хәтта Кырымга “Алтын майдан” фестиваленә дә бардылар.Сафаҗай, Петряксның хорлары, Бозлауның “Алтын хәзинә”, Татар Моклокасының яңа гына оешкан “Ак чәчәкләр” төркемнәре дә үз тамашачысын тапты инде. Красный Островның “Чулпан” төркеме дә репертуарын киңәйтеп, тамашачы күңелен яулый бара. Кочко-Пожарның “Заман яшьләре” төркеме күпләргә таныш, Мөтеравылда яңа гына “Аулак өй” төркеме оешты һәм ул да үрләр яулаячак әле.

Мәдәнияткә игътибар арту белән таләпләр дә арта бара һәм аларны үтәр өчен безнең татар авыллары клублары тагы да тырышыбрак эшли. Тик барысына да бер теләк — барлык чаралар татар телендә уздырылсын иде, ник дисәгез, кай-чак татар авылы клубында бер татар сүзе яңгырамый.

Сафаҗай бу өлкәдә лидер

Мәдәният хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме алдыннан төбәгебездәге иң зур татар авылларының берсе булган Сафаҗай клубының эшчәнлеге белән таныштырып үтәсебез килә. Авылның мәдәни учагын дүртенче ел инде Илгиз Измайлов җитәкли, элеккечә әйткәндә художество җитәкчесе, ә хәзер методист вазифаларын Рөстәм Абдулбәров башкара.

Энтузиаст булып, үз эшеңә баш-аягың белән чуммасаң, эшләп булмый мәдәният өлкәсендә, ә Илгиз белән Рөстәм нәкъ шундыйлар. Илгизнең әнисе Винера ханым күрше Петрякс авылыннан, атаклы һәвәскәрләр Садия һәм Максут Низамовларның кызы. Максут ага оста баянчы, биш дистә елга якын авыл клубының художество җитәкчесе булып эшләгән. Винера ханым укытучы һөнәрен сайлап, дистәләгән еллар Сафаҗай укучыларына инглиз теленнән белем бирсә дә, үзешчән сәнгатьне ташламый. Олы улы Эмиль да, Илгиз дә һөнәрләре буенча югары белемле педагоглар, тик иҗатка, үзешчән сәнгатькә гашыйклык өстенлек алган – Илгиз башта берничә ел Петрякс клубын җитәкли, 2014 елның декабреннән бирле туган авылында хезмәт итә.

Сафаҗай клубының зур, матур бинасы 1970 елда төзелә һәм яше биш дистә елга якын булган бинага зур ремонт эшләре таләп ителә. Яшь җитәкче бирегә килгәндә диварларны яңарту, тәрәзә-ишекләрне алмаштыру эшләре бара була. Клубны хәлләреннән килгәнчә тиешле сыйфатка китереп, Яңа елга Рөстәм белән бергәләп күңелле генә тама-ша әзерлиләр. Хәзер инде клубның түбәсе тулаем алмаштырылган, матур пәрдәләр эленгән, бүтән күптөрле эшләр эшләнгән. “Федераль бюджеттан да финанс ярдәм булды, авыл администрациясе, җирле СПК, мәчетләр, спонсорлар – берсе дә якта калмады, барысына да рәхмәт”, — диләр Илгиз белән Рөстәм.

село Сафажай(Красная Горка) татарская культура

Яңартылган, барлык уңайлыклары булган, газ белән ягыла торган клуб тышкы кыяфәте белән генә дә тамашачыны үзенә тартып тора, ә инде кызыксынуны коллектив уята. Биредә утыз кешедән торган үзешчән артистлар төркеме тупланган, яшьләре алтыдан алып алтмышка кадәр диярлек, мәктәп, бакча хезмәткәрләре, сатучылар, колхозчылар, укучылар, социаль сфера хезмәткәрләре – кем генә юк, һәм аларны иҗат, мәдәнияткә мәхәббәт берләштерә.“Барлык лекцияләр, вагы-төяге белән елына 200гә якын чара узды-рабыз. Ә инде зурларына килгәндә, картлар көненнән башлап, 9 майга кадәр оештырыла алар. Җәен зур чаралар уздырмыйбыз диярлек, чөнки бик еш Казан артистлары килә, халык шул концертларга йөри”, — ди Илгиз. Ә үзләре алар һәрвакыт 2-3 сәгатьлек искиткеч кызыклы, тематик кичәләр оешты-ралар, пьесалар куялар. Мәсәлән, Әниләр көненә “Әниләр һәм бәбиләр”, 23 февральгә “Кодалар-кодачалар” спектакльләрен куйганнар, Яңа ел кичендә икенче тапкыр инде “Сафаҗай-Багдад” исемле зур мюзикл күрсәтәләр, 8 Мартка “Әбиемнең серле сандыгы” дигән тема буенча “Әйдәгез әле, кызлар!” конкурсын оештырганнар. Һәм һәр чара җыр-биюләр белән үрелеп бара.“Һәрбер кичәне әзерләгәндә безнең төп максатыбыз – гореф-гадәтләребезне саклап үстерү, ана телебезне югалтмау. Мәсәлән,

8 Март көнне узган кичәдә өч команда катнашты – икесе бездән,

берсе Петрякстан. Әби сандыгыннан төрле әйберләр чыгара барды, ә инде катнашучылар шуларга туры китереп, номерлар күрсәтте. Күздән яшь чыгарырдый моңсу монологлар да, көлдереп эчне катырырдый сәхнә күренешләре дә бар иде. Өч сәгатьтән артык барган тамашаны халык бик яратып карады, алкышларын кызганмады”, — дип сөйләделәр әңгәмәдәшләрем.

360 урынлык залны тутыру проблемасы юкмы дигән сорауга, Рөстәм: “Бездә бер генә проблема – урыннар җитми, ике яклап та халык басып тора, һәрчак 400дән артык кеше җыела. Яңа ел кичне урын җитмәү сәбәпле күп кеше кайтып киткән, шунысы кызганыч”, — дип җавап бирде. Әйе, халык кызыклы, эчтәлекле кичә булачакны белә, шуңа да теләүчеләр күп. Татарча аңламасалар да, Пильнадан да киләләр икән тамаша карарга.

Һәвәскәрләргә рәхмәт

Мәдәният йорты каршында өч ел элек хор коллективы оешкан һәм район конкурсларында авыллар арасында һәр ел беренчелекне яулый. Хор составындагы ирләр костюмнан чыгыш ясый, ә хатын-кызлар үз исәпләренә берди матур күлмәкләр заказ белән китерткәннәр. “Әлбәттә без боерык бирмибез, үз теләкләре белән эшли моны үзешчәннәребез.

Тулаем алганда, костюмнар белән проблема юк түгел, шулай да җаен табабыз, хатыным Эльвира күп костюмнар тегә”, — ди Илгиз. Бөтен декорацияләрне дә үзкуллап эшлиләр алар. Аппаратурага килгәндә, барлык кирәкле җиһазлары бар, үткән елда “Иң яхшы авыл клубы” өлкә конкурсында грант отып, байтак кына кирәкле әйберләрне булдырганнар. Ә киноаппаратураны спонсорлар бүләк иткән.

Кичәләр оештыруның бит тех-ник ягы да бар, монда инде авыл эшмәкәре Илдар Исхаков беренче ярдәмчеләре – музыка, минусовкалар яздыру, видеороликлар эшләп, социаль челтәрләргә элү – болар аның вазифасы һәм ул бик теләп башкара бу эшләрне. Музыкаль белеме дә булгач, Илдар бу өлкәдә чын профессионал. Берничә ел дәвамында барлык кичәләрне видеога төшереп киләләр, зур гына картотека туплаганнар инде.

Мәдәният йортының тагы бер штаттан тыш ярдәмчесе, хезмәткәре бар – Илгизнең әнисе Винера. Ул шулай ук зур теләк белән ярдәм итә — кичәләрнең, концертларның сценарийларын төзи, хорга репертуар сайлый. “Ул безнең командир”, — ди Рөстәм шаярып. Кызганычка, бу юлы Винера ханымның үзе белән аралашу мөмкинлеге булмады, якын киләчәктә аның турында аерым язып чыгарбыз әле.

Соңгы елларда мәдәнияткә игътибар артуы сизеләме дигәч, Илгиз: “Игътибардан да күбрәк таләпләр артты, кәгазь эшеннән баш алыр хәл юк, ничә төрле отчет кына сорыйлар, төрле чаралар уздыру буенча план бирәләр, ә бит һәр чара байтак чыгымнар таләп итә, ярый әле авыл администрациясе, СПК, спонсорлар ярдәм итә”, — дип җавап бирде.

Бездә шулай шул инде, теләсәң ничек җаен тап, әмма эшеңне эшлә, мәдәниятне финанслау һәрчак юк әбәрендә булды, ә эш сорый беләләр. Ярый әле мәдәният хезмәткәрләре бернигә карамый тырышып эшли, алар көче белән милли мәдәниятебез саклана. Бу инде Илгиз һәм Рөстәм кебек энтузиастлар казанышы. Без Сафаҗай клубы хезмәткәрләрен, үзешчәннәрне, алар йөзендә авыллардагы барлык мәдәният хезмәткәрләрен — клубларда эшләүчеләрне, китапханәчеләрне, иҗади коллективларны профессиональ бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар, саулык, гаилә бәхете телибез. Сез чын мәгънәсендә матурлык таратучылар, мәдәни учакларны саклаучылар һәм ул учаклар нәкъ сезнең тырышлык белән дөрләп яна, рәхмәт барчагызга да!

23.03.2018
Наилә ЖИҺАНШИНА әзерләде.

Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (8 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...
Просмотры,караулар 613 просмотров