Буыннар бәйләнеше

село Кочко-Пожарки акция Бессмерный полк 2017

КОЧКО-ПОЖАРда 9 Май бәйрәме “Үлемсез полк” акциясе белән башланды.

Җирле ад​министрация төсле кәгазьгә эшләткән сугыш ветераннарының фотосүрәтләрен күтәреп,

по​жарлылар клуб алдыннан үзәк урам буйлап обе​лискага менделәр.

Хәрби киемнәрдәге балалар бакчасы коллективы Парадка аерым бер төс өстәде.

Бөек Җиңү бәйрәме белән авыл башлы​гы Рөстәм Абдуллин, имам Габделхәй хәзрәт Ибраһимов җылы котладылар,

авылда бердәнбер калган Бөек Ватан сугышы ветера​ны

Әхмәт абый Үмәровка (фотода) хөрмәт күрсәттеләр һәм рәхмәтләрен белдерделәр.

Тәбрикләүне балалар дәвам итте. Балалар бак​часы тәрбияләнүчеләре Венера Фәхретдинова җитәкчелегендә сугыш

елларындагы биюләрне тәкъдим иттеләр, ә мәктәп яшендәге балалар шигырь сөйләделәр.

Ахырда авыл оешмалары һәм кайбер гаиләләр һәйкәлгә веноклар куйды​лар.

12.05.2017
Илнар САДЕКОВ фотосы һәм тексты.

Закладка Постоянная ссылка.
Звёзд: 1Звёзд: 2Звёзд: 3Звёзд: 4Звёзд: 5 (9 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...
Просмотры,караулар 768 просмотров