Кыска яңалыклар 24.03.2017

газета туган як сергач

Строительство (приобретение) жилья

О предоставлении социальных выплат в рамках мероприятий по улучшению жилищных условий граждан, проживающих в сельской местности, в том числе молодых семей и молодых специалистов.

Свидетельства на предоставление социальной выплаты на строительство (приобретение) жилья в сельской местности.

По данной программе в Пильненском районе было выдано 11 свидетельств, в числе обладателей которых 3 молодые семьи и 8 граждан.

Пильна районы администрациясендә җирле үзидарә башлыгы Виктор Козлов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Петр Лиганов Федераль максатчан программа кы​саларында авыл җирендә эшләүче 3 яшь гаиләгә һәм 8 кешегә торак шартларын яхшыртуга ярдәм алу турында таныклыклар тапшыр​ганнар. Милләттәшләребездән бу ярдәмгә Петрякс СПКсы хез-мәткәре Айдар Шарафетдинов һәм Сафаҗайдан Әхтәм Калимуллин гаиләсе ия булганнар.

Кызыл Октябрь районының мәшгульлек үзәге директоры Камил Салахетдинов эш эзләүче граж​даннарны 27 мартта “Вакансияләр ярминкәсе”нә чакыра. Бу көнне алар эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакантлы урыннардан күңелләренә хуш килгәннәрен сайлый алыр​лар. Ә Перевоз төзү колледжы вәкилләре шушы уку йортын​да үзләштерергә мөмкин булган белгечлекләр турында мәгълүмат бирәчәк.



Сергач районы авыл хуҗалыгы тармагында агымдагы елда яңа ин​вестицион проект эшли башлаячак. “АФГ Националь” аграр предприятие​се катнашы белән “Рассвет” ОООсы базасында җиләк-җимеш үстерелер. Җитештерү мәйданы берничә дистә гектар тәшкил итәр һәм шул максат​ларга яңа эш урыннары булдыры​лыр. Бу турыда 9 биттә укыгыз.

Сафаҗай шагыйрәсе Зөлфия Айнетдинова сүзләренә язылган “Ана кабере янында” дигән җыр Марат Эксанов башкаруында дөнья күргән.

Уразавыл мәктәбе каршын​да “Чемпион” дип аталган спорт клубы оештырылган. Аны өлкә департаментында теркәгәннәр инде һәм ул спортны популяр​лаштыру белән шөгыльләнәчәк.

Семочки администрациясе башлыгы Равил Бәдретдинов белдерүенчә, авылның табигый газ булмаган йортларына быел зәңгәр ягулык кертелер. Эшләрне башкаручы оешма вәкилләре авылга килеп сметаларны, план​нарны караган. Ә газ кертүчеләр проектлар әзерләүгә керешкән.

село Семёновка,Нижегородская область,Россия

История села Семёновка,подробнее читайте: село Семёновка (Семоцки авылы) фото и видео

Рбишчадан тамырлары белән булган Олимпия чемпионы Алия Мустафина “Россия 1” федераль каналында “Сто к одному” теле​передачасында катнашкан.

Сафаҗай волейбол команда​сы традицион район чемпиона​тын икенче урында тәмамлаган.

Кочко-Пожар хоккейчылары “Лидер” ФСКсында уза торган “Төнге хоккей лигасы” турнирын​да катнашалар.

Петрякс администрациясе башлыгы Ансар Садретдинов авылдашлары алдында 2016 елда башкарылган эшләр турын​да отчет белән чыгыш ясаган.

Мөтеравылда язгы ташкын​га әзерләнеп, баткак урыннар​ны, күперләрнең сыйфатын тикшергәннәр. Якын арада Са​беров урамы аша күпергә яңа асфальт салыныр.

Ә Бозлау администрациясендә авылларда башкарылачак төзек-ләндерү эшләре планын әзерли башлаганнар.

Яндавишчаның абруйлы ке​шесе, 19 тапкыр парашют белән сикергән кыю десантчы, авылның иң көчле көрәшчеләренең берсе булган Хәмзә Сәйфетдинов 60 яшен билгеләгән. Ә элекке ад​министрация башлыгы, хезмәт ветераны Әхмәт Хайруллинны 70 яше уңаеннан район планер​касында җирле хакимият баш​лыклары Рәхмәт хаты белән бүләкләгәннәр.

24.03.2017
Илнар ТОКТАРОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.