«Бишек туе» мероприятие для детей в селе Пошатово

с.Пашатово Бишек Туе

В селе Пошатово мероприятие «Бишек туе» на базе детского сада.

Очень важно с детского сада воспитывать у детей любовь к истории, национальным традициям и обрядам татарского народа.

В мероприятии участвовали работники дошкольных учреждений Краснооктябрьского, Сергачского районов, руководитель комитета по образованию, делам молодежи и спорта Краснооктябрьского района Алфия Мухаметжанова, представитель областной организации татарских женщин «Ак калфак» Найля Жиганшина, руководитель детского фольклорного проекта «Жаясу» Танзиля Паламарчук и другие.

Воспитанники и педагоги Пошатовского детского сада в своем выступлении раскрыли самобытность обрядов родного села.

Пашатта «Бишек туе».

Авылларда мәктәпләр, бак​чалар ябылган чорда мил​ли гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телне саклау мәсьәләсе бигрәк кискенләшә бара, чөнки бу бәяләрне кешедә бала чактан тәрбияләсәң, мәхәббәт уятсаң гына, ул аларны гомер буе онытмас дигән өмет бар. Менә шуларны истә тотып, Пашат башлан​гыч мәктәбендә һәм балалар бакчасында милли тәрбиягә зур әһәмият бирелә, барлык мәдәни чаралар милли төсмер белән ана телендә уздырыла.



Үткән атнада биредә татар халкының иң матур йолаларының берсе булган “Бишек туе”н күрсәттеләр. Мәктәп мөдире Сәрия ханым Аймалетдинова өлкә делега​циясе составында апрельдә Казан​да узган татар хатын-кызларының V Бөтендөнья форумында булып кайт​кан иде. Форум программасы кы​саларында Яшел Үзән шәһәренең бер балалар бакчасында “Бишек туе” йоласын күрсәттеләр. Сәрия Сайрулловна шунда ук: “Без дә, һичшиксез, бу чараны уздырачак​быз”, — диде һәм сүзендә торды – бакча коллективы белән бергәләп һәм районара “Ак калфак” оешма​сы ярдәмендә искиткеч матур һәм эчтәлекле чара әзерләделәр.

Бу бәйрәмгә Кызыл Октябрь рай​он администрациясенең мәгариф комитеты җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендә методистлар, бакча мөдирләре кил​де, Сергач, Пильна районнарының да кайбер татар авылларыннан бакча мөдирләре чакырылган иде.

Матур итеп бизәлгән бүлмәдә әти-әниләр эшләгән бишекләр, милли ашлардан төзелгән само​варлы өстәл урнаштырылган. Ча​раны Сәрия искиткеч матур, моңлы тавышы белән бишек җырын баш​карудан башлады. Аннары яшь әни ролен башкаручы, тәрбияче ярдәмчесе Әминә Үмәрова бала​сын бишектә тирбәтеп йоклатты. Аны әни булуы белән котларга Әби (тәрбияче Гүзәл Алиәкбәрова) белән Бабай (Абдулла Алиәкбәров) килделәр, догалар кылып теләкләр теләделәр. Балага Сөләйман дигән чын мөселман исеме бирелүе дә аларны шатландырды. Чараның бу мизгеле шулай ук зур тәрбияви әһәмияткә ия, чөнки бүген мода ар​тыннан куып, балаларына бернинди мәгънәгә ия булмаган ни татар, ни урыс исемнәре бирүчеләр байтак.

Элек-электән бәби тугач, аны карарга күрше-күлән балалары йөри булган. Шуны искә төшереп, биредә дә бер төркем балалар килеп, нәнигә матур теләкләр теләделәр, бүләкләр бирделәр, бишек җыры җырладылар. Анна​ры инде алмайлар килеп котла​дылар һәм бүләкләрен тапшыр​дылар. Әлбәттә, болар барысы да матур итеп сәхнәләштерелгән формада күрсәтелде. Ахырда мәктәп, бакча һәм җирле мәдәният йорты хезмәткәрләреннән торган “Пашатбикә” төркеме һәм мәктәп-бакча балалары составындагы “Шатыр-ботыр” төркеме башкару​ындагы “Тал бишек” музыкаль ком​позициясе искиткеч матур, дулкын​ландыргыч күренеш булды.

Биредә барлык чаралар зур әзерлек белән, югары дәрәҗәдә уздырыла, бу юлы да шулай бул​ды – балаларның, “Пашатбикә” төркеменең уйнавы сокландыр​гыч иде, ә инде төп рольләрнең берсе булган Әби ролен Гүзәл Алиәкбәрова, һәрвакыттагыча, чын артистларча башкарды. Әлфия Хайдаровна, район мәгариф комитетының бакчалар буенча белгече Равилә Каюмова, район методберләшмә җитәкчесе, Салган балалар бакчасы мөдире Надежда Емелина, “Җәясу” районара фоль​клор фестивале җитәкчесе Тәнзилә Паламарчук бу чарага югары бәя биреп, аның мөһим тәрбияви ролен билгеләп үттеләр.

детское мероприятие Бишек туе в селе Пашатово

“Бишек туе” коллектив әзерләгән милли ашлардан төзелгән чәй та​быны артында җылы аралашу, фи​кер алышу белән тәмамланды.

Бу бакча-мәктәп коллекти​вы бердәм булып эшләгәнгә, нәтиҗәләре дә югары, барлык уздырылган чаралары да ма​тур, район чараларында да алар һәрчак беренче сафта. Алда да шу​лай бер сүздә, бер киңәштә булып, бергәләшеп эшләргә язсын, укыту-тәрбия йорты ябылмасын иде.

26.05.2017
Наилә ЖИҺАНШИНА.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.