Кыска яңалыклар 22.12.2017

Новости в татарских селах и районнах газета Туган як

«Лучший благоустроенный населенный пункт»,«Лучший дом многоэтажной застройки»,«Усадьба образцового содержания»

Конкурс на лучший дом, лучшее подворье, лучшую улицу, как и районный конкурс на лучший благоустроенный населенный пункт, стимулирует жителей.
При подготовке к празднику села и деревни преображаются, убирается и украшается силами селян каждый населенный пункт.
Село Сафажай(Красная Горка)первое место в номинации «Лучший благоустроенный населенный пункт»

Беренче урынны алганнар

Пильна районы хакимияте һәр ел авыл администрацияләре арасында “Иң яхшы төзекләндерелгән торак пункты” смотр-конкурсын оештыра. 2017 ел нәтиҗәләре буенча, беренче урын Сафаҗай авылына бирелгән. Глава Фәрит әфәнде Каюмов билгеләвенчә, шул уңайдан якын арада булачак тантанада авыл советы бүләкләнер. Сафаҗай чын мәгънәдә районда алдынгы булып санала. Шушы бүләккә ирешү моны тагын бер кат исбатлый. Бу, әлбәттә, авылның ышанычлы җитәкче кулында булуына һәм халыкның тырышлыгына бәйле.

Олимпиадада җиңгәннәр



Спас районы Татар Моклокасы мәктәбе укучылары укытучы Рамил Юнисов җитәкчелегендә физкультура буенча Бөтенрос- сия олимпиадасының муниципаль этабында катнашканнар. Кече төркемдә Гөлия Меръякупова белән Илдар Султанов беренче, Илгиз Арибҗанов икенче урыннарны алганнар. Өлкән класс укучылары төркемендә Гүзәл Юнисова икенче, Гүзәл Сәбитова өченче урыннарны яулаганнар.

Карантин кертелгән

Сергач һәм Пильна районнарында котыру буенча карантин режимы кертелгән. Сергач районында чикләнү 21 январьга кадәр дәвам итәр, чирле төлке Мөтеравыл администрациясе составындагы Воскресенское авылында табылган. Ә Пильна районында карантин 29 январьга кадәр барыр, куркыныч зонага Сафаҗай авылы да кергән.

Карга кызы Файлә Аймалетдинова Пензада үткән шорт-трек буенча Россия беренчелегенең икенче регионара этабында индивидуаль һәм командалы ярышларда призлы урыннарны алган.

Мөтеравыл администрациясе киләсе елга «Җирле инициативалар» программасына керер өчен ике проект әзерләргә җыена.

Кочко-Пожарның сәләтле кызлары Диляра Әхмәтбаева, Диляра Гаязетдинова һәм Грибаннан Айдар Секамов якшәмбе көнне Сергач район мәдәният йортында үтәчәк “Йолдызлы яңгыр” музыкаль конкурсының финал этабында чыгыш ясар.

Петрякс мәктәбендә укытучы Гөлнара Гимранова җитәкчелегендә География атналыгы узган. Һәр класстан иң актив укучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырганнар.

Татар Моклокасына район администрациясе башлыгы Татьяна Бирюкова килгән булган һәм мәктәптә халык белән очрашып, башкарылган эшләр турында сөйләгән, сорауларга җавап биргән.

Ыргуның Школьная белән Верхняя урамнарында яктырткычларны алмаштыру эшләрен башларга җыеналар.

Уразавылдан чыгып, Пар елгасы аша күпердән алып Атяравыл белән Кызьмавыл борылышларын узганчы якынча 600 метр озынлыкта юл яктырткыч- лары урнаштыралар.

Камка, Грибан, Мөтеравыл, Кочко-Пожар һәм районның башка татар авыллары үзешчәннәре район мәдәният бүлеге оештырган “Кыш бабайлар һәм Кар кызлары” парадында актив катнаштылар.

Анды авылы Рамил Мөхәммәтризаевның тәрбияләнүчеләре Түбән Новгородта тай боксы буенча Содружество кубогы ярышларында уңышлы катнашкан.

село Анда.Нижегородская область

Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов белдерүенчә, биредә урамнардагы баганаларга энергия саклаучы һәм махсус таймерлы яктырткычлар урнаштырганнар. Якын араларда Ишавыл һәм Тукайда да бу эшләр башкарылыр.

Красный Остров авылы урамнарын быелгы кышта җирле фермер Вәлит Якубовның техникасы арчыр.

Суыксуда бу эшне, глава Рәшит Хәсәнов хәбәр итүенчә, үз тракторы белән Әхмәт Юнисов башкарыр.

22.12.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.