БЕРЕНЧЕ ҺӘЙКӘЛ

Памятник ко Дню Победы с.Петряксы

Парк в селе Петряксы.

В селе Петряксы Пильнинского района Нижегородской области на центральной площади оборудована большая зона отдыха, включающая в себя детскую площадку с качелями и горками,
сцену для выступлений, скамейки для отдыха и даже фонтан, памятник женщинам и детям войны.
Инициатором этой идеи стал Заслуженный ветеран Нижегородской области, Почетный гражданин Пильнинского района Н.А. Абдуллин,которая была
включена в программу местных инициатив.

Петрякс авылында “Җирле инициативалар” программасы кысаларында быел уникаль проект тормышка ашырылды.
Башка администрацияләр халык, район һәм өлкә ярдәмендә юллар төзесәләр, клублар һәм һәйкәлләр ремонтласалар, суүткәргечләр салсалар, петрякслылар комфортлы ял итү урыны булдырдылар.



Ул авыл уртасында 2800 квадрат метр мәйданда урнашты. Шунда фонтан, балалар мәйданчыгы төзелде, спорт белән шөгыльләнер өчен җиһазлар куелды, ял итәргә эскәмияләр урнаштырылды, тирәсенә яктырту челтәре сузылды.

Ә парк зонасын бизәү буенча иң креатив һәм мөһим идеяне авылның легендар ветераны Нәим ага Абдуллин биргән. Олы буын вәкиле, бөек Ватан сугышы чорын узган аксакал тарихны барлау кирәклеген аеруча яхшы аңлый.

Шуңа күрә ул Ватаныбыз өчен дәһшәтле 1941-1945 елларда илебезгә басып кергән дошманны тар-мар итүгә зур өлеш керткән, тылда ачлый-туклый көн-төн хезмәт иткән хатын-кызларның тиңдәшсез хезмәт батырлыкларын мәңгеләштерер өчен, паркта һәйкәл булдыру кирәклеген белдергән.

Бу идеяне авыл башлыгы, җирле депутатлар һәм урындагы учреждение җитәкчеләре берсүзсез хуплап чыга һәм финанс мәсьәләсен хәл итәргә булыша.

Шундый уникаль һәйкәл безнең татар авылларында гына түгел, гомумән, өлкәдә юк. Паркны һәм һәйкәлне ачу тантанасы киләсе Җиңү көненә планлаштырыла.

Тагын шуны да әйтергә кирәк, авыл башлыгы Ансар Садретдинов җитәкчелегендә пет-рякслылар безнең төбәктә беренчеләрдән булып таушалган суүткәргечләрне яңартуда үзләренең ноу-хауларын уйлап таптылар — иске торбалар эченнән яңаларын суздылар. Шулай итеп, су трассасын тоташ казымауда алар чыгымнар-ны нык оптимальләштерделәр. Кыскасы, афәрин, Петрякс!

Татарское село Петряксы(Батырша авылы)

село Петряксы.Нижегородская область

10.11.2017
Илнар САДЕКОВ.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.