Халык яклы башлык

Халык яклы башлык

Муниципальное самоуправление занимает важное место в жизни нашей страны.В Нижегородской области 34 татарских села разделены на 21 администрацию.

21 апрельдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре билгеләп үтә.

Шул дата уңаеннан регион башлыгы Глеб Никитинның безгә юллаган тәбрик хатында язылганча,
бүгенгә муниципаль үзидарә илебез тормышында зур урын били.

Безнең өлкәдәге 34 татар авылы 21 администрациягә бүленгән. Шуларның берсе Яңа Мочали администрациясе.

Аның башлыгы Рафаил АйНУЛЛИНга апрель башында 50 яшь тулды.

Түгәрәк гомер датасы уңаеннан һәм район үсешенә керткән зур өлеше өчен юбиляр Пильна районы хакимияте тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Рафаил Рифатович әлеге вазифага 2010 елның мартында сайлана.

Эшен нәтиҗәле башкарганга, авылдашлары аңа кабат ышаныч белдерә һәм яңа срокка сайлый.

Администрация составына кергән Яңа һәм Иске Мочали авылларында клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын деполары, кибетләр эшли, китапханә, почта бүлеге бар, өч мәчет һәм өч һәйкәл исәпләнә.

Кызганычка, мәктәп белән балалар бакчасы юк, ике авылдан 30га якын бала Петрякс мәктәбенә һәм бакчасына йөри. Администрация территориясендә бер СПК, алты КФХ эшчәнлек алып бара.



Халык 150гә якын сыер асрый. Аларның сөтен Надир Вахитов җитәкләгән кооператив җыя.

Шәхси хуҗалыкларда тагын да 350гә якын мөгезле эре терлек, 100 ат, 650гә якын сарык үрчетелә, 210га якын умарта гаиләсеисәпләнә.
Аграр тармакта эшләүче яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтелә.

Быел хөкүмәт тарафыннан ярдәм алырга ике гаилә чиратта тора. Ике авылда 856 кеше теркәлгән, ә даими яшәүчеләр саны 600гә җитә. Администрация составына рус авылы Куликовка да керә.

Рафаил әфәнде глава буларак юлларның сыйфатын арттыруга зур игътибар бирә, һәр ел зур участокларга асфальт салына. Үткән елда, мәсәлән, Яңа Мочалидагы Колхозная һәм Луговая урамнарына якынча 1 километр капиталь ремонт ясалган.
Гомумән, аның җитәкчелегендә авыл юлларына дүрт километр асфальт һәм ике километр вак таш җәелгән.

Быел да бу юнәлештә эш дәвам итәчәк — трассадан авылга керә торган ике юлга да өлкә хөкүмәте тарафыннан капиталь ремонт ясалыр.

Кем белә, бәлки быел Мочалида үтәчәк Пильна районы сабан туена 7 июльдә яңа такыр юлдан барыр халык.
Сабан туен югары дәрәҗәдә оештыруда спонсорлар, аграр предприятиеләр җитәкчеләренең өлеше зур.

Депутаты земского собрания Нижегородской области

Алар администрация белән тыгыз элемтәдә тора һәм авыл тормышында мөһим булган проектларда теләп катнаша. Рафаил әфәнде, юл уңаеннан, барысына да рәхмәтләрен белдерә һәм киләчәктә дә алар белән тыгыз хезмәттәшлектә торуларына ышана.

Авыл халкы, тулаем алганда, главаның эшчәнлеге белән канәгать. — Рафаил әфәнде турында мин гел яхшы сүзләр генә әйтә алам. Халык ихтыяҗын яклап, авыл файдасына хезмәт итә ул.

Безнең хуҗалыкка да ярдәме тиде — җирләребезне рәсмиләштерергә булышты. Администрациянең тракторы хуҗалык азбарларын кыш көне кардан вакытында арчый. Юл уңаеннан Рафаил әфәндене алтын юбилее белән тәбрик итәм һәм тагын күп еллар туган авылы Мочали файда- сына эшләвен телим, — ди “Хабибуллин” КФХсы идарәчесе Рамил ХАБИБУЛЛИН.

— Рафаилны узган 50 яшьлек юбилее белән котлыйм. Аны халык хөрмәт итә. Каты катламлы юл булдыруы өчен авылдашлар аңа бигрәк рәхмәтле.
Башка актуаль проблемаларны да уңай хәл итә белә. Җәе чыккан саен Аллаһы Тәгаләдән аңа саулык, иминлек сорап, хәтем-догада торам,- ди Усман хәзрәт БАДУЯТДИНОВ.

— Главабыз эшен җаваплы алып бара, халыкка уңай шартлар тудырырга тырыша. Мин яшәгән Набережная урамы күп еллар буе кышын да, җәен дә транспорт өчен узарлык түгел иде.

Рафаилга мөрәҗәгать иткәч кенә, бу проблема хәл ителде — аның тырышлыгы белән ике ел элек урамыбызга вак таш салынды, — ди авылдашы Фәймә СӨННӘТУЛЛИНА.

Без дә Рафаил Рифат улын алтын юбилее белән котлыйбыз, шулай ук аңа һәм җирле үзидарә органнарында хезмәт итүче барча милләттәшләребезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

19.04.2018
Илнар САДЕКОВ.
ФОТОДА: Р. Айнуллин Земство җыены депутаты М.Абдулганиев һәм район башлыгы С.Бочканов белән
2014 елдагы “Авыл көнендә”

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(Родной край) (Сергач,Нижегородская область)



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.