Кыска яңалыклар 15.12.2017

Новости в татарских селах и районнах газета Туган як

Нормативы ГТО

Нормативы Всеросийского физкультурно — спортивного комплекса «Готов к труду и обороне» (ГТО)
в Краснооктябрьского муниципальном районе Нижегородской области на базе школ Уразовской, Салганской, Семочкинской, Рыбушкинской.

Семь дисциплин сдают 58 детей школьного возраста и 4 взрослых. Успешно прошедшие все испытания будут награждены «золотым знаком» и отмечены на специальной церемонии.

“ГТО” тапшыралар

Кызыл Октябрь районының Уразавыл, Салган, Семочки, Зур Рбишча мәктәпләре базаларында бу атналарда “ГТО” Бөтенроссия физкультура спорт комплексының нормативларын тапшыру бара. Җиде дисциплинаны 58 мәктәп яшендәге бала һәм 4 олы кеше бирә. Барлык сынауларны уңышлы узучылар “Алтын билге” белән бүләкләнер һәм махсус тантанада билгеләнер.

Глава килгән

Cпас районы Бозлау администрациясенә “Бердәм Россия” партиясенең район сәркатибы һәм башлыгы Татьяна Бирюкова килгән. Ул җирле хакимият башлыгы Али Аймасов белән Тукай клубын һәм фельдшер-акушерлык пунктын, Бозлау амбулаториясен караган. Бозлауда Татьяна Валентиновна халык белән очрашкан, 2017 елда башкарылган эшләр турында сөйләгән. Очрашуда шушы авылдан Земство җыены депутаты Рамил Салихҗанов та катнашкан.



Хакимият кабул иткән

Cечен районында да хакимият вәкилләренең авылларда яшәүче гражданнар белән очрашу практикасы бар. Район администрациясе башлыгы Евгений Наборнов сишәмбе көнне Красный Островка килеп, җирле глава Максут Алимов белән бергә халыкны кабул иткән, аларның сорауларына җавап кайтарган, актуаль проблемалар турында сөйләгән.

Куйсуының яңа гына ачылган янгын депосында дүрт кеше хезмәт итә.

Сафаҗай мәктәбе укучысы Эльнара Атауллина Арзамаста үткән «Сияние талантов” Бөтенроссия иҗади конкурс нәтиҗәләре буенча “Халык вокалы” номинациясендә икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.

Анды каберлекләре территориясен имам Рафик Диянов инициативасы һәм җитәкчелеге белән авыл халкы иске агачлардан чистарта.

Кочко-Пожар зиратларында да бу эш алып барыла.

Ыргу егете Надир Исхаков Түбән Новгородта үткән тай боксы буенча Содружество Кубогы ярышларына хөрмәтле кунак буларак чакырылган.

Яңа Мочали администрациясе өлкә автомобиль юллар министрлыгына федераль трассадан авылга керә торган якынча 5 километр юлга ремонт ясатыр өчен гариза юллаган.

Уразавыл волейбол командасы Кызыл Октябрь районы чемпионатында беренче урын яулаган.

Камка, Семочки, Суыксу һәм Кочко-Пожардан хоккей яратучылар атнага ике тапкыр Сергачның “Лидер” ФСКсында иптәшләрчә уеннар үткәрәләр.

Татарские села Нижегородских татар

Семочки һәм Уразавыл мәктәпләренең 7 класс укучылары Җәмилә Әббәсова белән Дамир Яхин яхшы укулары өчен Мәскәүнең Кремль концертлар залында үтәчәк Чыршы бәйрәменә чакыру белән бүләкләнгәннәр.

Зур Рбишчаның яшь көрәшчесе Ваиз Хакимов Арзамаста үткән ирекле көрәш буенча Халыкара турнирда чит илләр көрәшчеләре арасында өченче урынны яулаган.

Шөбиленең яңартылган мәдәният йортына яңа директор итеп Булат Алиякбәров билгеләнгән. Төзекләндерелгән бинага китапханә күченгән инде. Якын арада бирегә администрация һәм почта бүлеге дә күченер.

Пашат урамнарын кардан быел җирле СПК техникасы арчыр.
Татар Моклокасы мәктә-бенең өлкән вожатые Сания Магҗанова “Вожатый года — 2018” район конкурсында уңышлы катнашкан.

15.12.2017
Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Татарские сёла Нижегородской области (список)

В начало → «Туган як»(«Родной край»)электронная версия



Закладка Постоянная ссылка.

Обсуждение закрыто.